Ризат Рамазанов «Балачагым» җыры турында: «Күз яшьләремне чак тыям»
Ризат Рамазанов социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Балачагым» җырын тәкъдим итте.
«Бу җырны Марат Галимов җибәргәч, тыңлаганда, салкын тир бәреп чыкты, үземнең балачагым кино тасмасы сыман күз алдымнан узды. Җиңел булмаган балачагым. 3 ел урын өстендә ятканым искә төште. Бу җырны башкарганда да күз яшьләремне көчкә тыеп калам», – дип язган җырчы.
«Балачагым» җырының сүзләрен Гөлшат Фәиз язган, ә көен Марат Галимов иҗат иткән.