Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

АКШта Яңа ел төнендә теракт: 10 кеше үлгән, 30 яраланган

0

Яңа ел төнендә Америка Кушма Штатларының Яңа Орлеан шәһәрендә автомобиль шәһәр үзәгендә бәйрәм иткән халык төркемен бәрдергән, дип хәбәр итә «CNN».

Инцидент Бурбон-стрит кварталының төп урамында, шәһәрнең иң популяр туристлык урыннарының берсендә булган. Бу урамда күпсанлы барлар, рестораннар һәм төнге клублар урнашкан. Һөҗүм вакытында алар барысы да кешеләр белән тулы булган.

Шаһитлар «BBC News»ка сөйләгәнчә, автомобиль йөртүче, халык төркемен бәрдереп, машинадан чыккан һәм тирә-юньдә булган кешеләргә ата башлаган. Полиция, җавап итеп, шулай ук атыш башлаган. Машина йөртүче атыш вакытында үтерелгән. Ике полицейский яраланган. Фаҗига булган урында шартлаткыч табылган, дип яза Fox News.

Шәһәр ашыгыч хезмәтләренең беренчел мәгълүматлары буенча, 10 кеше һәлак булган, тагын 30 кеше хастаханәгә озатылган.

Луизиана штаты губернаторы Джефф Лэндри булган хәлне «коточкыч террорлык акты» дип атаган һәм һөҗүм урыны янында булганнарның барысын да әлегә бу районнан ераграк торырга чакырган.

Һөҗүм итүчеләр, аларның саны, мотивлары турында әлегә төгәл мәгълүмат юк.

Моңа охшаш теракт 20 декабрьдә Раштуа ярминкәсе вакытында Германиянең Магдебург шәһәрендә булган иде. Йөзләгән кеше Раштуага бүләк алырга, ял итәргә Иске базар янына чыга. Шул вакытта бер ир BMW автомобилендә кешеләр өстенә менә. 5 кеше һәлак була, 200ләп кеше яралана, аларның кырыгы – авыр хәлдә. Терактны Согуд Гарәбстаныннан килгән 50 яшьлек Талеб исемле кеше эшләгән. Ул кулга алынганда атып үтерелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов и Рублев пробились в финал турнира ATP в Гонконге в парном разряде






Умер экс-директор омского театра «Арлекин» Станислав Дубков

Актер Театра имени Гоголя и заслуженный артист России Александр Зотов умер в 69 лет

Органные произведения Баха прозвучат в Пскове в Рождественский сочельник

«Желтый» уровень погодной опасности продлили в Москве из-за гололедицы