Генпрокуратурага җиткән күпхатынлылык турындагы фәтва: «Хатын-кыз белән уйнамасыннар иде»
17-18 декабрь көнне Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы «РФ мөселман җәмәгатьчелегендә күпхатынлылык проблемалары» фәтвасын кабул итте. Әлеге фәтвадә ир-атның икенче, өченче һәм дүртенче хатынга өйләнә алу шартлары китерелә. Шуны да әйтергә кирәк, фәтваны эшләүдә дин белгечләре генә түгел, ә юристлар да катнаша, һәм ул үз эченә имамнар, яшь парлар өчен киңәшләр, шулай ук никах килешүе формасын да алырга тиеш иде.
Әмма фәтва чыккач, социаль челтәрләрдә РФ мөселманнары Диния нәзарәтенә, күпхатынлылыкны рөхсәт иткән өчен, тәнкыйть агылды, ләкин нәзарәт бернинди яңа әйбер дә уйлап тапмады – барысы да инде Коръән тарафыннан «рөхсәт ителгән». Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әйтүенчә, фәтва дини күрсәтмәләрне аңлату һәм мөселманнарны күпхатынлы никахларга карата җавапсыз мөнәсәбәттән, барлык хатыннарга карата да тигез карамауны кисәтү максатында эшләнгән була.
Нәрсәгә кирәк иде соң фәтва?
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе Шамил Аляутдинов (Галәветдинов) үзенең телеграм-каналында күпхатынлы никах төзегәндә якларның бурычларын җентекләп бәян итү җаваплылыгын алу сәбәбен алдагы очраклар белән аңлата.
Россиянең төрле төбәкләрендәге Россия мөселман җәмгыятьләренең йөзләгән имамнары, дини никах сылтавы белән икенче яки өченче хатын булып чыккан, әмма күпмедер вакыттан соң «ир» тарафыннан җиңелчә кире кагылган һәм бернәрсәсез, бернинди хокуксыз калган хатын-кызларның шикаятьләрен тыңлый. Чынбарлык шундый ки, мондый никахка керүчеләр үз хокуклары һәм бурычлары турында тиешле хәбәрдарлыкка ия түгел, шуңа күрә гади сөяркә хокукларында калалар.
Икенче проблема шунда ки, ир-ат үзенең беренче хатынына да, икенчесенә дә каноник үтә җаваплы адым турында хәбәр итми. Нәтиҗәдә, имамнар хатын-кызларның җирле җәмгыятькә үз хокукларын яклауны сорарга килүләре белән очраша, тик алар берни белән дә ярдәм итә алмыйлар, чөнки дөньяви да, дини дә – бернинди базис та юк.
Хәзерге заман мөселман ир-атларының күбесе, әгәр дә дингә килгәнче вакыт-вакыт зина кылу гадәте булган икән, бергә яшәү өчен никахлашуның дини йоласын үткәрү дә җитә, ә теләсә нинди вак сәбәп булганда соңрак җиңел аерылышырга мөмкиннәр, дип саный. Мондый очракта икенче хатыннар да, полигам никахта туган балалар да бөтенләй бернинди хокукларга ия түгел, ди ул.
Шамил Галәветдинов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе урынбасары Илдар Галәветдинов мөрәҗәгатендә фәтваның күпхатынлы гаилә корырга теләүчеләрнең мөмкинлекләрен чикләвен билгели.
«Кешеләр «Голәмәләр шурасы күпхатынлылыкны рөхсәт итте» дип, дөрес акцент куймадылар, бу алай ук түгел. Фәтваның исеме дә «РФ мөселман җәмәгатьчелегендә күпхатынлылык проблемалары» дип яңгырый. Без аңлыйбыз, күпхатынлылык булган, бар һәм булачак, әлеге практика бигрәк тә ислам динен тотучы төбәкләрдә киң таралган. Әмма хатын-кызларның, балаларның хокуклары бик еш бозыла, кешеләр дини никахка барганда, алар җилкәсенә төшә торган зур җаваплылыкны аңламый. Шуңа күрә фәтва кешеләрне моның кирәкме-юкмы икәнлеге турында уйланырга өндәү өчен язылган иде. Мин икенче хатын алырга ниятләгән кешеләрне, фәтва чыкканчы, моны эшләргә чакырам, чөнки фәтва кешене күп яктан чикли һәм зур җаваплылык йөкли», – дигән иде ул үзенең телеграм-каналында, фәтва кире алынганчы.
Фәтва: «Күпхатынлылыкның төп шарты булып, ирнең барлык хатыннарына карата да гадел һәм тигез хокуклы мөнәсәбәте тора»
Фәтваның эчтәлеге белән дә танышырга тәкъдим итәбез. Фәтвада иң беренче чиратта ир-атның нинди очракларда икенче, өченче, дүртенче хатын ала алуы билгеләнә. Ул алдагылар:
- хатынның сәламәтлеге торышы буенча, ягъни репродуктив яшь тәмамлану яисә башка объектив сәбәпләр аркасында бала табуга сәләтсезлеге;
- хатынның бала табарга теләмәве;
- ир-атның ялгыз хатын-кызга һәм аның балаларына социаль һәм матди ярдәм күрсәтү теләге;
⎯ ир белән хатынның җенси ярашмаучанлыгы.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Шулай ук фәтвада «күпхатынлылыкның төп шарты булып, ирнең барлык хатыннарына карата да гадел һәм тигез хокуклы мөнәсәбәте тора» диелә.
«Ир кеше барлык хатыннарын да бертигез матди тәэмин итәргә, аларның һәркайсына аерым торак бирергә, барлык хатыннары белән бергә килешенгән чират буенча бертигез вакыт үткәрергә тиеш була. Әгәр бу шартлар үтәлмәсә, ир-атка күпхатынлы никахка керергә рөхсәт ителми», – дип бирелә документта.
Никахлы гаиләсе булган ир-ат үз хатынына башка хатын белән никахлашырга җыенуы турында, шулай ук өйләнергә җыенган хатын-кызга беренче хатыны булуын хәбәр итәргә тиеш. «Әгәр дә аңа (икенче хатынга – ред.) бу хакта хәбәр ителмәсә, һәм ул моның белән килешергә әзер булмаса, ул иреннән аерылышуны таләп итәргә хокуклы», – ди фәтва.
Моннан тыш ир-ат дини никахта туган балаларының атасы булуын юридик яктан рәсмиләштерергә тиеш булачак.
Күпхатынлылык турында Коръәндә нәрсә әйтелә?
Әлеге сорау белән без Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул алдагы аять-хәдисләрне китерде.
Аллаһы Тәгалә «Ән-Ниса» сүрәсендә болай дип әйтә: «Ятимнәргә гадел була алмам, дип курыксагыз, үзегезгә ошаган хатыннарга өйләнегез: бергә, икегә, өчкә, дүрткә. Әмма аларга гадел булмам, дип курыксагыз, берәүгә генә өйләнегез» (4:3).
Күпхатынлылык элек тә кешеләр арасында булган, әмма ислам хатыннар санын чикләгән. Бер кеше, аның исемен әйтмим, ислам динен кабул итте, ә аның 10 хатыны бар иде, ә Аллаһның Илчесе (с.г.в.), беләсезме, нәрсә әйтте? «Дүртесен калдыр, калганнарын җибәр», – диде ул.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) икенче хатынын беренчесе өчен сеңлесе дип атады: «Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган хатынга дин буенча сеңлесе белән аерылышуны сорарга рөхсәт ителми», ә икенче хатын – беренчесенең сеңлесе.
Без шулай ук хәзрәттән: «Мөселман кешесенең күпхатынлылыкны кабул итмәве көферлек буламы?» – дип сорадык. Ул болай диде: «Инкарь итсә, көферлек була».
Чишелешме, әллә дәвамы булырмы?
Алда әйтелгәнчә, фәтва чыгуы халыкта бик көчле резонанс тудырды: кемдер Голәмәләр шурасын яклап чыкса, икенчеләре гаепләде.
Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте инициативасына беренчеләрдән булып Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов җавап бирде, ул фәтваны гамәлдәге законнарны кире кагуга өндәү омтылышы дип атады һәм аны ЛГБТ* (хәрәкәт экстремистик дип табылды һәм Россиядә тыелды) эшчәнлеге белән чагыштырды. Документка Кеше хокуклары буенча Советта да игътибар иттеләр, анда күпхатынлылыкны рөхсәт итүне мөселманнарның үзләренең үзенчәлеклелеген һәм дөньяви илдә дини кануннарның Россия кануннарыннан өстенлеген күрсәтүләре дип санадылар. Оешма әгъзаларының берсе Кирилл Кабанов моның экстремизм чагылышы булуын белдерде.
«Царьград ТВ»га нигез салучы Константин Малофеев: «Россия мөселманнары Диния нәзарәте Россиянең конституцион төзелешенә һәм безнең илдә закон өстенлеге принцибына каршы чыкты», – диде һәм Генераль прокуратурага гариза җибәрүләрен белдерде.
Моннан соң, Илдар Галәветдинов Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте адресына күпхатынлылыкны законлаштырырга омтылуда гаепләүләренең бөтенләй нигезсез һәм фәтваның бары тик аңлату документыннан гына гыйбарәт булуын әйтте. Үзенең телеграм-каналында ул дини никахның Россия законнарына каршы килмәвен алдагы сәбәпләр белән аңлатты:
Дини никахның хокукый статусы булмау;
Дин иреге принцибы, ягъни РФ Конституциясенең 28нче маддәсе дин тоту иреген, дини йолалар һәм ритуаллар башкару хокукын кертеп, гарантияли. Никах укыту – дини йола, ул дин тоту иреге кысаларында гамәлгә ашырыла һәм законнар белән тыелмый;
РФ Гаилә кодексына каршы килмәү, ягъни никах РФ Гаилә кодексы белән көйләнми, әмма ул аңа каршы да килми.
Шулай ук автор никах төзү – ир-ат белән хатын-кыз арасында ислам кануннарына нигезләнгән ирекле килешү булуын билгели. Әгәр дә яклар никахның ЗАГСка теркәлмичә юридик көчкә ия булмавын аңласалар һәм килешү буенча үз өсләренә йөкләмәләр алсалар, бу – Россия Федерациясе законнарын бозмый.
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, фәтва махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарның тол хатыннарын һәм ятимнәрне яклый, дип чыкса да, Генераль прокуратура фәтваны, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту өлкәсендә гамәлдәге законнарга һәм дәүләт гаилә сәясәте нигезләренә каршы килү сәбәбе белән, кире алуны таләп итте.
Шамил Галәветдинов шул ук көнне фәтваны кире алуларын игълан итте.
Фәтва алынгач, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов Голәмәләр шурасына «Россиянең мөселман организмы тәнендәге яраны ачу җаваплылыгын» алган өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Фото: © «Татар-информ», архив
«Тема четерекле һәм кешеләрнең шәхси, интим тормышына кагылганга күрә, аны Дәүләт Думасында директив рәвештә закон кабул итү, «тыелган» дип игълан итү аша хәл итү – бөтенләй мөмкин түгел. Без, мәсәлән, депутатларның һәм губернаторларның бертуктаусыз бала табарга өндәүләреннән демографик вазгыятьнең яхшыруын күрмибез.
Шура күпхатынлылыкны рөхсәт итмәде һәм берничек рөхсәт итә дә алмый, чөнки ул инде дөньяви Ибраһим Пәйгамбәр (с.г.в.) диннәренең изге язмаларында законлаштырылган. Ә аларның текстлары, Россия законы нигезендә, хөкем ителми. Киресенчә, фәтва – дини традиция кысаларында дөрес аңланмаган күпхатынлылыкны чикләү омтылышы», – ди ул.
Ул шулай ук җәмәгатьчелеккә фәтваның тулы тексты тәкъдим ителмәвен, ә бары тик резолютив өлеше генә чыгарылуын да әйтә.
Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Бу фәтва кабул ителүдән бернәрсә дә үзгәрми»
Фәтва чыкканнан соң, җыелган фикерләрне тәкъдим итәбез.
Җәлил хәзрәт Фазлыев (Татарстанның Баш казые):
Мөселманнарга күпхатынлылык Коръәндә рөхсәт ителгән бит инде. Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте булгач, башка беркемнең дә рөхсәте кирәкми. Аннан соң Коръәндә «хатыннарның һәрберсен тигез күрегез, тигез күрмисез икән, берсе белән генә торыгыз» диелгән.
Бу – «биш тапкыр намаз укырга, аракы эчмәскә» дигән кебек инде. Моңа беркемнең дә фәтва бирәсе юк, Коръәндә «дүрт хатынга кадәр ала аласыз» дип әйтелгән. Аллаһы Тәгалә кушканны тикшерергә беркемнең дә хакы юк.
Әлеге фәтва кабул ителүдән бернәрсә дә үзгәрми, ә менә дәүләт тарафыннан башка никахларны теркәү рөхсәт ителсә, үзгәреш булыр иде. Безнең күпхатынлылык Коръән тарафыннан рөхсәт ителә, ә хөкүмәт икенче, өченче хатыннарны теркәми, аларның закон каршында хокуклары юк, ә дәүләт аларны теркәргә ризалашса, бу – хатын-кызның хокукын яклау булыр иде. Чөнки икенче-өченче хатыннарның закон каршында хокуклары юк, аларның никахлары ЗАГСта теркәлми. Бу фәтва бернәрсәне дә үзгәртми.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Наилә Җиһаншина (Мөслимәләр берлеге рәисе):
Дүрт хатын алу Коръәни Кәримдә язылган, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте буенча бергә, икегә, өчкә, дүрткә өйләнергә ир-атларның хакы бар. Коръәндә язылган икән, без аңа берничек тә каршы чыга алмыйбыз. Ләкин аның әле дәвамы да бар: «Әгәр дә сез хаксызлыктан курыксагыз, шул вакытта сезнең өчен берне генә алу хәерле», – диелә. Димәк, дүрт хатын алырга ярый, әмма иң күп игътибарны «хаксызлык» сүзенә юнәлтергә кирәк, дип саныйм. Дүрт хатын аласың икән, дүртесен дә тигез күрергә, дүртесен дә тигез итеп яратырга, дүртесенә дә фатир һәм машина алып бирергә – барысы да бертигез булырга тиеш.
Бүгенге мөселман җәмгыятендәге ир-атлар, күңелләре тарта икән, икенче, өченче, дүртенче хатын алалар, алар дәүләтнең рөхсәт итү-итмәвенә, Конституциягә карап тормый. Диния нәзарәте, нәкъ менә шул хатыннарның бернинди хокукы булмаганлыкка йөрәкләре әрнеп, фәтваны чыгарды. Ул хатын-кызлар ир-атларга ышанып кияүгә чыгалар, аларның балалары да туа. Һәм хокуксыз булганлыктан әлеге хатын-кызларга: «Бар, кайтып кит», – дип озатып та җибәрәләр. Балалар әтисез кала, ЗАГСта кавышмагач, алиментка да биреп булмый. Шуңа күрә әлеге фәтва, күпхатынлы гаилә корасың икән, барлык хатыннарга да тигез карарга кирәклеген ассызыклый. Берсе – үз фатирында, ә икенчесе – арендага алынган торакта яшәргә тиеш түгел. Тәэмин итә алмыйлар икән, хатын-кыз башын әйләндереп йөрмәсеннәр.
Мин моның белән бик килешәм, кешеләр ишетсеннәр һәм хатын-кыз белән уйнамасыннар иде.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков, архив
Гөлназ Мөхәммәд (яучы):
Дини кешеләр елына бер мәртәбә тапкыр булсада әлеге мәсьәләне күтәреп, халыкка белгертеп алалар. Хәзер Россиядә ирләр азайгәч, әлеге мәсьәлә әһәмиятлерәктер инде.
3 ел элек тә, хәзер дә Россиядә ир-атлар азрак иде. 40-50 яшьтәгеләр Әфган, Чечня һәм урам сугышлары белән бәйле рәвештә бик нык кырылды, аннан соң безнең чор ир-атларына эчкечелек тә туры килде. Хәзерге вакытта инде ирләрнең азлыгы наркотиклар, төрле тарта торган әйберләр кулланулары белән дә бәйле.
Безнең менталитет өчен ир кешенең бер генә хатын белән яшәве хас. Дөресрәге, бер генә кешене яратып яшәү. Хатын-кыз иренең берничә кеше белән мөнәсәбәттә булуын кабул итә алмый. Һәрбер кешенең үз әйбере булуын теләгән кебек, хәзер бит юклык заманасы түгел. Элегрәк аяк киемен, өске киемне берничә кеше кигән, әмма хәзер һәрбер әйбер кешенең шәхси. Ә үзеңнең кешең булу – ул тагын да әһәмиятлерәк, дини яктан күпхатынлылык рөхсәт ителсә дә, безнең хатын-кызларыбыз күпчелек очракта ир-атның үзләренеке генә булуларын тели.
Үземнең танышларым арасында берничә хатын белән яшәүчеләр юк, әмма ишеткән бар. Андый гаилә озак яшәми, бәлки, кемнәрдер түзә торгандыр: ирләре бик бай булган очракта яки фанатик рәвештә динне тотучылар.
Фәтва кабул итүдән бернәрсә дә үзгәрми, барысы да ир кешенең вөҗданына, гаделлегенә генә кайтып кала, ә андый гадел кешеләрне, үрнәк итеп сөйли торганны күргәнем юк әле минем. Барысын да төгәл иттереп, санап кына яшәүче кешеләр бармы икән ул?! Һәм андый мөмкинчелекләре булган ир кешеләр бармы икән ул бездә?!
Фото: © «Татар-информ», архив
Шулай ук әлеге мәсьәләгә карата Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов: «Сәяси казуслар килеп чыкмасын өчен, башта аларны дин галимнәре белән дөньяви галимнәр үзара аңлашып, соңыннан гына халыкка чыгарырга тәкъдим итәр идем», – дигән иде.
Күпхатынлылык темасына кагылышлы соңгы интервьюсында Рамил хәзрәт Юнысның да әйткән сүзләре бар. Ул, 95 процент ирләр күпхатынлылыкка әзер түгел, дип белдерде.
Галим, эшкуар, спортчы Нияз Хисмәтов дүрт хатыны барлыгын «Интертат»ка сөйләгән иде.