«Кичер безне, саклый алмадык шул, адаш дустым, позывной – «Мингаз»…»
Яңа ел бөтен гаиләгә дә куанычлы хәбәрләр, шатлык-сөенечләр белән генә килми шул. Ел башында ук Тукай районы Иске Абдул авылында яшәүче Минһаҗевлар гаиләсенә махсус операциядә батырларча һәлак булган уллары Данир Минһаҗевны соңгы юлга озатырга туры килгән. Хушлашу мәрасименнән видеолар белән хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыючы, егетләрнең тугры дусты, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев уртаклаша.
Хәрбине озатырга килгән халык авыл урамнарына сыймый….
Рүзәл фамилиясе буенча адашы Данир Минһаҗевка багышлап шигъри юллар да иҗат иткән.
«Позывной – «Мингаз» !!!
Ил өстеннән ачы җилләр исә,
Бу хәбәрдән йөрәк яшьләнә…
Әй син, язмыш, нигә насыйп иттең
Кыска гомер безнең яшьләргә…
Очрашулар көткән чакта күңел,
Әрнүләрдән өзелде кылым…
Югалтуга ничек түзәр икән,
Сине көткән сөйгән Абдулың…
Җиңел булмады шул тормыш юлың,
Бәхетле көннәрең булды аз…
Кичер безне, саклый алмадык шул,
Адаш дустым, позывной – «Мингаз»…»
02.01.25.09.46.
Сезнең Рүзәл.
Иске Абдул...».