Илдар Хәкимов чәчен пеләшкә алдырган?
Гүзәл Уразова бик кызык фото күрсәтте. Гаилә Яңа ел каникулларын гаиләләре белән Мәскәү шәһәрендә уздыра, күмәк фотолар ясый. Иң соңгы төшкән фотоларының берсендә Илдар Хәкимов бөтенләй яңа образда. Ул чәчен пеләшкә алдырган.
Гүзәл Уразова язылучыларыннан: «Илдарга килешәме болай?» – дип сораган.
Халыкның күбесе, Илдар чәч белән матуррак, дигән фикердә. Алар җырчыга чәчен үстерергә кушалар. «Нишләттегез Илдарны?», «Хәләлеңне картайтма, матурым, Илдарга болай килешми», – дип язалар.
«Шәп, чын мафиозник кебек. Ияләшкәч матур була, шулай йөрсен», – дип язучылар да бар. Кайберәүләр, бу кеше – Илдар түгел, аның абыйсы, икенчеләре, Илдарның Мәскәүдәге туганы, дип уйлаганнар. «Әллә махсус операциягә китәргә җыенамы икән?» – дип фаразлаучы да булган. Тагын берсе пеләш Илдарны «Шрек» мультигы героена охшаткан.
Ә безгә фотоның махсус программа аша үзгәртелгән фотомы, яки бу – җырчының чыннан да яңа образымы икәнлеген беләсе кала.