Яшь җырчы Лия Шәмсинаның хыялы чынга ашкан: «Бәхетемнән күзләрем яшьләнде»
Яшь җырчы Лия Шәмсина социаль челтәрдә Фарсы култыгында үзе күргән могҗиза белән уртаклашты. Лия диңгез ялтыравының шаһиты булган.
«Мин Дубайда могҗиза шаһиты булдым! Бу – минем хыялым иде. Әлеге теләкне мин хәтта хыяллар картасында билгеләгән идем. Дөресен генә әйткәндә, бу хыялым кайчан да булса чынга ашачагына ышанмадым! Бәхетемнән күзләрем яшьләнде. Шушы мөмкинлеккә юл ачканы өчен Ходайга рәхмәтләремне укыйм», – дип язган Лия социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Диңгез ялтыравы – табигый күренеш. Ул – диңгезнең яки океанның өске катламы ялтырарга сәләтле микроорганизмнар белән тулгач барлыкка килә торган күренеш. Бу вакытта төнлә сулык эчтән ялтырый кебек тоела.
Артур Маузер һәм Лия Шәмсина, яңа туган кызлары белән, Дубайга күченүләре турында хәбәр иткән идек.