Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Мин дә фермага эшкә барам!»: 18 яшьлек Радмила, сыерлар дип, укуын ташлаган

0

Мордовиянең Ләмберә авылында яшәүче Радмила һәм Рөстәм Неваевлар – авылны сайлаган яшьләр. Алар икесе дә бер хуҗалыкта терлек караучы булып эшли. Абыйлы-сеңелле Рөстәм һәм Радмила авылда әниләре белән бергә яши.

Радмила өчен абыйсы үрнәк була. Кыз терлекче һөнәренә очраклы килә. Абыйсы янына фермага баргач, ул аның ниләр белән шөгыльләнүен, сыерларга мөнәсәбәтен күзәтә. Сыерлар егетне ярты сүздән аңлаган кебек тоела, алар акрын гына мөгрәп җавап кайтара һәм телләре белән үзләрен кайгыртучының кулларын яларга тырыша. Барысын да күзәтеп торган Радмила өйгә кайтуга әнисенә: «Мин дә фермага эшкә барам!» – ди. Абыйсы да аның ниятен хуплый. Шулай итеп, 18 яшьлек кыз «Нива» хуҗалыгына савым сыерларын караучы булып эшкә урнаша.

Терлекче булып эшли башлагач, ул көллияттә укуын да туктата. Ләмберә урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Радмила, юристлыкка укырга дип, Саранск көллиятенә кергән була. Аңлашылганча, 2 елдан соң кызның планнары кинәт үзгәрә, һәм ул көллияттә укуын туктатып тора. Маллар белән эшләү теләге беренче урынга чыга. Тик ул яңадан юридик белем турында хыялына кире кайта.

Башта фермада җиңел булмады, – дип искә ала Радмила Неваева. – Бу юнәлештә алга таба бара алмам дип уйладым, ләкин үземне кулга алдым – эшләдем. Беренче чын хезмәт хакын алгач, минем бөтен шикләрем берьюлы юкка чыкты. Өстәвенә, терлекче һөнәрен үзләштерүдә миңа абыем Рөстәм генә түгел, ферманың башка хезмәткәрләре дә, шул исәптән мөдиребез дә актив ярдәм итте. Хезмәт коллективында мин игътибар һәм ярдәм тойдым. Бу кайгырту намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт итү өчен зур этәргеч булды, – ди яшь терлек караучы.

Радмила да, Рөстәм дә үз ишегалдындагы һәр сыерны номерлары буенча белә. Икесе дә иртәнге 7гә «Нива» сөт-товар фермасының терлекчелек корпусына эшкә бара. Бер ишегалдында эшлиләр, 130лап савым сыерын карыйлар. Хезмәттәшләре «терлекче һөнәрендә аяклар ашаталар» дип шаярта икән, чөнки көн дәвамында күп йөрергә туры килә. Иң мөһиме – хайваннарны тырышып карау: сыерлар астын вакытында чистартырту, тиресне механик транспортерга кадәр күчерү, маллар алдыннан азык калдыкларын җыю, азык таратылганнан соң коелып калганнарын җыю һәм башка эшләрне башкару.

Абыйлы-сеңелле Рөстәм белән Радмила Неваевлар Яңа ел алдыннан хыяллары белән дә бүлешкән. Алар «Яңа елга сугышсыз керергә» теләгән, егетләребезнең җиңү белән кайтуларын көтәләр.

Мордовия татарларының «Юлдаш» газетасы сайтында чыккан Наилә Насыйрова мәкаләсенә нигезләнеп әзерләнде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Australian Open. 12 января. Турнир начнут Котов, Зверев, Рууд, Мирра Андреева, Павлюченкова, Потапова, Блинкова, Соболенко






Собянин открыл новый велопешеходный мост в Нагатинском Затоне

" Я покорила Манеж и сделала много селфи со звёздами": актриса Ольга Королёва рассказала о работе на неделе красоты

Shot: Угрожавшему взорвать самолет во время полета грозит пять лет колонии

2,7 га обновленного пруда в Москве: реабилитация вернула комфорт отдыхающим