Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Иң яхшы спортчы Равил Нотфуллин: «Улымның исеме «Аллаһ уты» дигән мәгънәгә ия»

0

Мәскәүнең «Торпедо» футбол клубы капитаны Равил Нотфуллин Футбол илкүләм лигасының 2024 елда ел уенчысы булып танылды, дип яза ФНЛ каналы.

Тавыш бирүдә аны бөтен кеше дә телгә алган – ул барлыгы 87 балл җыйган. 31 яшьлек спортчы сезонны уңышлы тәмамлый: «гол пас» системасы буенча 6+6 (лигада икенче күрсәткеч, шулай ук иң яхшы «пас» бирүче), уен ахырында хәл иткеч голлар, иң яхшы туры функционал һәм команда уенына максималь йогынты ясау. Язын Равил «Химки» буелән уенда 4 нәтиҗәле гамәл башкарган (championat.com).

Сораштыруда барлыгы 21 уенчының фамилиясе телгә алынган. Икенче урында – Александр Ломакин, «Енисей», 53 балл, өченче урында – Кевин Андраде, «Балтика», 27 балл.

Равилнең 2020 елда torpedo.ru басмасына биргән интервьюсыннан өзек:

Күптән түгел, декабрьдә, улың туды. Ленар нинди булып үсә һәм аның тууы сезнең гаиләгә ничек тәэсир итте?

Һәркем өчен гаиләсеннән башка яхшырагы юктыр. Балаң тугач, үзеңне башкача тота башлыйсың, тернировкалардан соң, бигрәк тә уңышсыз уеннардан соң өйгә кайтып, гаиләне, улымны күргәч, бөтен негатив юкка чыга. Улымның холкы күренә башлады инде – ул тиктормас, аңа бөтен нәрсә кызык, бер сүз белән әйткәндә, актив егет.

Үзеңне яхшы әти дип саныйсыңмы? Бик адреслы сорау түгелдер, тик үзтәнкыйтьне читкә куеп торсак, гаиләңә һәм улыңа биргән вакыт җитәрлекме?

Һәрвакыт омтылырлык нәрсә була. Уен кырында да мин гел гаиләм өчен тырышам, алар алдында лаеклы күренәсем килә, тормыш җитеш булсын, һәм якыннарым бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын, дим.

Равил Нотфуллин гаиләсе – хатыны Надия һәм улы Ленар белән

Фото: © torpedo.ru

fckhimki.com басмасына биргән интервьюсыннан өзек:

Быелның апрелендә РПЛда беренче голыңны керттең һәм аны гаиләңә багышладың. Шул турыда сөйлә әле.

«Химки» өчен узган уеннарда әти булдым – улым туды. Ленарга өч яшь ярым. Барлык тренировкалардан соң, әлбәттә, ял итәсе килә. Әмма әти бурычы – гаилә бурычлары барлыгын аңлыйсың. Җәй көннәрендә улым белән күбрәк вакыт уздыра алам, чөнки ул балалар бакчасына йөрми. Футболчы тормышы – даими тренировкалар, җыеннар, уеннар, каядыр барулар. Хатыным, озак очрашмыйбыз, дип, шаяртып зарланып алырга да мөмкин. Әмма мин гаиләм хакына эшлим.

Улыңны да футболга өйрәтәсеңме?

Алар хатыным белән матчларга йөри. Бу яшьтә бер чор икенчесен алыштырып тора. Бер мизгелдә ул футбол белән кызыксынды, аннан сүрелде. Хәзер кабат футболга мәхәббәте уянды. Бездә туп белән бернинди мәҗбүр итү дә юк. Матчларны караганда – уен кырында мине таный, команда белән төшкән фотоларда да мине таный.

Ленар исеме нәрсә аңлата? Бу исемне син сайладыңмы, әллә хатыныңмы?

«Аллаһ уты» дигән мәгънәгә ия. Хатыным белән үзебезгә ошаган исемнәрне тупладык. Ленар исеме аның исемлегендә дә, минекендә дә бар иде.

Россиядәге иң матур өч шәһәр?

Мәскәү, Түбән Новгород өлкәсе һәм Казан. Мәскәү – өебез, Түбән Новгород өлкәсендә бик күп туганнарыбыз бар, без анда күп вакыт уздырабыз.

Рус һәм татар кухнясында иң яраткан ризыкларың?

Борщ, бәлеш, өчпочмак, ат казылыгы.

Футбол уйнаудан тыш, тормышта иң яхшы осталыгың нинди?

Моны хатынымнан сорау яхшырак булыр. Үземнән шуны әйтә алам, кеше ресурслары чиксез. Кайвакыт үзебездән көтмәгәнне дә эшләргә мөмкинбез.

Хатыны Надия белән

Фото: © «Известные, выдающиеся татары. Татарский мир» «Вконтакте» төркеме

Равил Сәгыйть улы Нотфуллин (Равиль Нетфуллин) 1993 елның 3 мартында Мәскәүдә туган. «Торпедо» ярымсакчысы. Россиянең спорт мастеры (2019). 8 яшеннән «Торпедо-ЗИЛ» спорт мәктәбенә йөри башлый. 2011 елга ЦСКАга килә, 2013 елда – Воронежның «Факел»ында. 2014 елда – «Солярис»та, 2016да – Ярослав «Шинник»ында, 2017 елда – Курск «Авангард»ында. 2018 елда – «Химки»да, 2022 елда – Мәскәү «Торпедо»сында. Кабат «Химки»га кайтып алгач, 2024 елның июлендә – «Торпедо»да.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Янчук назвал фаворита Открытого чемпионата Австралии по теннису






Ефимов: за 5 лет в ВАО построили и реконструировали 37 соцобъектов

ВЕСЬ ГОД НА СТРАЖЕ

В Москве пройдет Кубок чемпионов по сноуборду с участием иностранцев

Суд обязал выплатить деньги со счета Б.Ю. Александрова в Монако его дочери