Мин сеңлемнең егетенә кияүгә чыктым һәм икесен дә югалттым
Дөресен генә әйткәндә, мондый хәлдә калырмын дип, беркайчан да уйламадым. Безнең сеңлем белән яшь аермабыз 3 яшь, без аның белән һәрвакыт якын идек, әти-әниебез балаларының шундый тату булулары белән горурлана иде. Без бит бертуганнар гына түгел, иң якын дуслар да идек, мин, олы бала буларак, һәрвакыт сеңлемне якларга әзер идем. Әмма тормыш кайчак шундый көтелмәгән сынаулар чыгара, шундый борылышлар ясый, барысы да үзгәрә.
Безнең белән дә шундый хәл булды. Бервакыт сеңлем, безнең белән таныштыру өчен, егетен өйгә алып кайтты. Һәм мин башымны югалттым! Мин аның сеңлемнең егете икәнен белә торып, үземне туктатып кала алмадым. Әйе, ул Брэд Питт түгел иде, ләкин аның искиткеч харизмасы бар иде!
Ул шаяртырга ярата, теләсә нинди темага сөйләшә ала иде, кыскасы, сеңлемә тәкъдим ясаганын белә торып, мин аңа гашыйк булдым. Ул кичне мин бик озак йоклый алмадым. Ничек инде шулай, ул миннән яшьрәк һәм миннән алда кияүгә чыгачакмы? Миңа инде 25 яшь, мин карт кыз булып калачакмынмы? Бу уйлар миңа йокларга ирек бирмәде, иртә белән инде мин сеңлемне күралмас дәрәҗәдә идем. Хәзер мин аны көндәшем буларак күрдем.
Өйдә барысы да сеңлемнән читләшә башлаганымны сизделәр. Барысы – ул әни белән әтием, ә бу ахмак бернәрсә дә сизмәде, ул тулысынча гашыйк иде, ул өйдә дә сирәк була иде. Ә мин бу вакытта көнчелектән яна идем.
Ничек икәнен әйтмим, тик өйдә беркем дә булмаганда, мин кунакка килгән сеңлемнең егетен үземә караттым. Сеңлемнең тиз генә өйгә кайтмаячагын белә торып, аны көтәргә күндердем. Бер бокал шәраб тотып, тормыш, киләчәк турында сөйләшә башладык, брудершафтка эчтек. Бу үбешү мине акылдан яздырды, әллә шәраб шулай исертте, кыскасы, без бергә булдык.
Һәм мин балага уздым. Мин шок хәлендә һәм нәрсә эшләргә белми идем. Сеңлемә аның яраткан кешесеннән йөкле икәнемне ничек әйтергә? Барысын да белгәч, әти-әнием нәрсә әйтер? Мин туганнарымның реакциясеннән курыктым, һәм безнең тормышыбызның элеккечә булмаячагын аңладым. Бу хәл чыннан да тормышымны «аңа кадәр» һәм «аннан соң»га бүлде.
Аборт турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Ул вакытта миңа инде 25 яшь иде. Нәрсә генә булса да, мин баланы саклап калырга булдым.
Мин егеткә йөкле икәнемне әйткәч, ул шок хәлендә калды. Ул минем сеңлемне ярата иде, ләкин шул ук вакытта баланың әтисез үсәргә тиеш түгеллеген дә аңлый иде. Ул суга төшкән кебек йөрде, ләкин ахыр чиктә миңа тәкъдим ясады. Без барысын да сеңлемә сөйләдек. Аның һәм әти-әниемнең реакциясе турында әйтеп тормыйм. Сеңлемнең йөзен әле дә хәтерлим. Ул минем мондый адымга баруыма ышана алмады…
Мин ирем янына күчтем. Кызым тугач, әти-әнием яраткан оныклары өчен мине гафу итте кебек. Ләкин мөнәсәбәтләрдә элеккеге җылылык юк иде инде.
Сеңлем минем балам белән бик теләп вакыт уздырды, аны иркәләде, уенчыклар, киемнәр сатып ала иде, ә минем белән элеккечә аралашмады. Ул чакта мин: «Ул бит ялгыз, баласы да, песие дә юк, сеңлесенә сарыф итсен, аңа да яхшы, безгә дә яхшы», – дип уйлый идем.
Әлбәттә, еллар узгач, без барыбер аралаша башладык, тик инде бертуганнар кебек түгел, ә танышлар кебек кенә. Мин аны аңлый идем һәм гаепләмәдем. Ул кияүгә чыкмады, минем уйлавымча, ул үзенең тормышка ашмаган мәхәббәтен минем кызыма – үзенең сеңлесенә бирде. Мөгаен, ул аңарда яраткан кешесенең сыйфатларын күргәндер, чөнки минем кызым – үз әтисенең күчермәсе кебек. Үсә башлагач, кызым апасы белән тагын да якынайды, алар бергә кинога, кибетләргә йөрделәр.
Кызым мәктәпне тәмамлагач, ирем миннән китте. Сеңлем янына китте, ул аны бөтен бу еллар дәвамында яраткан. «Мин сиңа бүтән бернәрсә дә тиеш түгел, кызым үсте», – диде ул.
Мин инде пенсиядә. Ялгызым гына яшим, Әти-әнием инде исән түгел. Аерылышканнан соң, кызым миннән ераклашты. Әлбәттә, ул моннан күп еллар элек нәрсә булганын белде. Әтисе белән минем сеңлемнең бер-берсен яратуларын, һәм аны сеңлемнең яраткан егетеннән табуымны белгәч, ул әтисенең гаиләсендә яшәүне өстен күрде.
Хәзер, әлбәттә, аның үз гаиләсе, тик барыбер ул һәм аның балалары вакытларын сеңлемнең гаиләсендә уздырырга ярата, ә мин чит кеше кебек. Ә сеңлемнең барысы да яхшы: яраткан ире белән яши, ул еш кына социаль челтәрләргә алар ял итәргә барган төрле шәһәрләрдән фотолар куя.
Миңа аларның бәхетен күзәтүдән башка чара калмый. Менә шундый бумеранг, мин үз эгоизмым аркасында сеңлемне югалттым, ирем аның янына китте, кызым аны үз әнисеннән якынрак күрә. Бу шундый авыр!
Кыскасы, тормыш барысын да үз урынына куйды. Әлбәттә, сеңлем белән мөнәсәбәтләрне инде кире кайтарып булмаячагын аңлыйм, тик кызым белән мөнәсәбәтләрне җайга саласым килә, ул бит – минем иң якын кешем. Минем иң зур теләгем – аларның мине гафу итүләре!
«Sakhaday.ru»дан тәрҗемә