Ләйсән Гыймаева виртуаль дустының уңайсыз соравына җавап биргән
Татар эстрадасы җырчыларын халык игътибар белән күзәтеп бара. Нәфис буй-сынлы Ләйсән Гыймаевадагы үзгәрешләрне сизеп алганнар. Сизеп кенә калмаганнар, кызыксынуларын канәгатьләндерү өчен, җырчыга сорау юллаганнар.
«Бәби көтәсезме? Сорау өчен гафу итегез инде», – дип язып җибәргән берәү.
Җырчы бу сорау күпләрне борчуын аңлап алган һәм халыкка җавап биргән. «Юк, тазардым. Сәбәбен әйтимме?» – дип язган ул.