Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фаҗигале үлгән Рөстәм Әүбакировның әнисе: «Улым чаңгыда кайтып керер төсле...»

0

Быел 3 гыйнварда чаңгыда шуарга чыгып китеп, хәбәрсез югалгач, туганнары, дуслары аны бер атна эзли. Тик 10 гыйнварда гына аны табалар. Кызганыч, водолазлар Казансу төбеннән аның мәетен чыгара. Ул тирән кар каплап киткән ерганакта була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаразынча, Рөстәм, чокыр бар икәнен белмичә, шул урынга шуып төшкән, кар тирән булу сәбәпле, ул урында боз катламы калын булмаган. 11 гыйнварда Рөстәм Әүбакировны Мамадыш тракты, 40 адресы буенча мөселман зиратында җир куенына салдылар.

10 гыйнварда «Интертат»та хезмәттәшләре, шагыйрь дусларының Рөстәм турында якты истәлекләре белән мәкалә чыккан иде. Әнисе Ләйлә ханым, ул вакытта, улын җирләгәннән соң гына, соңрак сөйләшергә теләк белдерде, шулай ук тагын берничә хезмәттәше, дусты да истәлекләре белән уртаклашасы килеп, безгә мөрәҗәгать иттеләр.

«Ул беркемне кире какмады, инкарь итмәде, рәнҗетергә курыкты»

Ләйлә Әүбакирова бүген улы Рөстәмнең өчесен үткәрүләрен әйтте. Шулай ук, аның балачагы белән бәйле хатирәләрен яңартты.

Бик ачык, шат күңелле бала иде ул. Малайлар белән футбол уйнарга бик ярата иде. Өйгә арып-талып кайткач та, кеда эче ком белән тулган булыр иде. Диванга барып ята да, бер 10 минуттан икенче подъезддан малайлар футбол уйнарга чакыра. Бу тора да тагын җыенып чыгып китә. Үзе алҗыган инде, чыгасы да килми шикелле, тик ул беркемне кире какмады, инкарь итмәде, рәнҗетергә курыкты, – диде Ләйлә апа.

Ул сөйләгәнчә, Рөстәмнең үсмер чагында әтисен югалтуы күңеленә үтә дә тәэсир иткән, төшенкелеккә дә бирелеп алган. Студент чакта укуын ташлап та торырга туры килгән. Шул вакытта егет әбисе белән яшәп алган. Соңрак Рөстәм, үзен кулга алып, Казан университетының филология факультетында укырга керешә, эш урыны да эзли башлаган.

Эш эзли торгач, хезмәт биржасы аша бер оешмага килде. Анда урын буш түгеллеге ачыкланды да, университетка нәшриятка керергә киңәш иттеләр аңа. Соңгы елларны шунда эшләде. Ә шигырьләрен ул университетта укыганда яза башлады. Минем үземә аның беренче язган шигырьләре авыррак, моңсурак кебек тоелды, аннары җиңелрәк, яктырак шигырьләр иҗат итте, – дип сөйләде Ләйлә апа.

Иптәшләренең Рөстәм турында «тыйнак, итагатьле» дип сөйләүләре гаҗәп тә түгел шикелле. Әнисе аның гаиләдә шундый тәрбия күреп үскәнен әйтте. Ләйлә апа белән сөйләшкәндә үк, тавышында иплелек, сабырлык, әдәплелек сизелә. «Әтисе дә фәннәр кандидаты иде, тыйнак, зыялы кеше иде», – ди Ләйлә ханым.

Аның сүзләренчә, Рөстәмне беркайчан матди әйберләр кызыксындырмаган, ул һаман рухи кыйммәтләр белән, хыялыйлыгы белән үз дөньясында яшәгән.

Балачагыннан шундый булды ул. Хәтердә әле: берсендә дачага барабыз шулай, ул арттан бара. «Рөстәм, әйдә инде тизрәк, калышма», – дим. Ул миңа кул болгап: «Комачаулама, әни», – ди. Үз дөньясында, үз фикерләре белән барышы булган инде аның, – ди Ләйлә апа.

Яраткан шөгыльләреннән берсе чаңгыда йөрү булган.

Чаңгыда йөрергә ярата иде, еш шуды. Монда Казансуда чаңгы юлы бар бит, әби-бабайлар да шуа анда, ул көнне бары тик бәхетсезлек дип кенә атап була. Кызым Зөһрә шалтыратты миңа, аның һәрвакыт интуициясе көчле, күңеле сизгән. Алар бергә яшиләр. «Рөстәм озак торды, кайтырга тиеш иде инде», – ди. Ул, аны эзләп, Казансуга да барган хәтта, тик соң булган инде. Рөстәм, күрәсең, ул чакта инде төшеп киткән булган. Анда соңрак тагын кешеләр шуган, алар да күрмәгән инде аны.

Ярый, Аллаһка шөкер, таптык. Агымсу алып китсә, беркайчан белмәс идек, һаман эзләп, көтәр идек. Җирләгәч тә, барыбер көтәбез инде. Тәрәзәдән карагач, Рөстәм чаңгыда кайтып керер төсле. Аны Аллаһ үзенә алды шул, бик якты, изге күңелле кеше иде ул. Җавап кайтарып, кешегә дә суга алмый иде бит ул, – диде Ләйлә апа.

Фото: © Ләйлә Әүбакированың шәхси архивыннан

Рөстәмне эзләгән вакытта, сеңлесе Зөһрәнең иптәш кызына төш кергән булган. Ләйлә апа шул хакта әйтте. «Лифтта икәү баралар икән. Ул Рөстәмгә: «Ник өйгә кайтмыйсың, кайчан кайтасың инде», – дигән. Рөстәм: «Шулай кирәк», – дип җавап биргән», – дип сөйләде.

««Шигырьләрең ошый» – дип, ешрак әйтәсе калган икән шул...»

КФУда эшләүче Надежда Андронова Рөстәм Әүбакиров белән Казан университеты нәшриятында 10 еллап эшләгәнен, аннары «Ученые записки» журналының берләштерелгән редакциясендә дә бергә хезмәттәшлек итүләрен әйтте.

Беренче тапкыр нәшриятка эшкә урнашырга килгәндә күрдем Рөстәмне. Башка претендентларга кебек үк, аңа мәкалә бирдем. Хаталары күп иде, берничә көннән төзәтеп алып килергә куштым. Ә ул икенче көнне үк килде, миңа кәгазьләрне сузды, анда төзәтүләр булмагач, башта гаҗәпләндем. Җентекләбрәк карасам, ул бу мәкаләне төзәтеп, яңадан бастырып чыгарган икән. Шулкадәр төгәл язылган иде ул, ирекле, җиңел тел белән, мәкалә халыкара журнал дәрәҗәсендә иде. Шул чакта «мин профессионал белән очрашканмын икән» дип уйладым. Әле шагыйрь икәнен белми идем аның. Бик тыйнак, ярымтавышка гына, анда да бик кирәк булса гына сөйләшә иде. Аз сүзле булса да, күзләре янып тора иде аның, ә күзләрендә гүя күңеле балкый иде.

Гадәттә, берәр гаделсезлек күрсә, сөйләшә идек без. Дөньядагы һәр гаделсезлек борчый иде аны. Гомумән, контраст шәхес иде ул: тыштан тыныч, тотрыклы кебек, ә эчтән тынгысыз, гел эзләнүчән, борчылучан булды аның күңеле. Берсендә, бер әни кешенең кечкенә баласын бик ачуланып, кул белән дә кизәнүен күреп, эшкә бик борчылып килгәне хәтердә. Аның белән бу хакта сөйләшеп алдык. Сөйләшә башлагач, ачылып та китә иде ул үзе, шаярып ала, көлеп тә җибәрә, җорлыгы да бар иде.

Тагын бер хәл истә. Мин Рөстәмгә бездә эшләгән бер редакторның хаталары күп булуы турында сөйләгәндә: «Ул хаталары гына түгел, башка хаталары да күп иде аның», – дип әйтеп куйды. Аннары кисәк дәшми башлады. «Нәрсә булды, Рөстәм?» – дигәч: «Ник әйттем инде, ничек кешене шулай сата алдым», – дип бик кайгырды. «Ярар, борчылма, минем өчен ул мөһим түгел», – дип аңлаткач, бераз җиңеләеп киткән кебек булды. Бу – аның кешеләрне рәнҗетергә теләмәве, начар сөйләргә яратмавы, кайгыртучан булуы турында сөйли иде. Ярдәмчел иде. Мин сорамасам да, «ничек булышыйм» дип кенә торды.

Аның тышкы тотрыклылыгы, күңеле шигырьләренә салынгандыр, дип уйлыйм. «Шигырьләрең ошый», – дип, ешрак әйтәсе калган икән шул, мин аңа бер генә әйттем кебек. Шундый изге, рухи, иҗади кешенең бүген безнең белән булмавы бик кызганыч, – диде Надежда Андронова.

«Хәзер аның өчен догада булырга минем чират җитте…»

Филолог, журналист, шагыйрь Алсу Гай Нулла (Аlsou Gainullah) Рөстәм Әүбакиров белән 15 елдан артык таныш.

Без 2009 елның көзендә «ARS-поэтика» оешмасында таныштык. Беренче көннән үк дуслашып киттек. Мин ул вакытта Казан федераль университетында филология факультетының соңгы бишенче курсында укый идем. Бер курска кечерәк кызлар белән студентлар һәм әдәбиятны яратучылар өчен «ЛУЧИК» исемле (Литературно-УЧебно- Исследовательский Кружок) әдәби түгәрәк оештырдык. Шунда башка шагыйрьләр – Булат Ханов, Рәис Хәбиров-Гиреев белән Рөстәм Әүбакиров та йөри башлады. Актив катнаша иде, игътибарга лаеклы тирән фикерләр әйтә иде, кайчак мәзәкләр дә сөйләде. Шунда Рөстәмнең шигырьләренә күбрәк мөрәҗәгать итә башладым. Дуслашу көчәеп, туганлык хисенә күчә башлады: кичләрен дә, иртәләрен дә, буш вакытта да төрле фәлсәфи темаларга – аеруча яшәү белән үлем, яшәү мәгьнәсе, иҗат, дуслык hәм чын мәхәббәт, дин проблемалары һәм Аллаһы Тәгалә турында «ВК»да языша идек, ә «Ars» студиясеннән соң тарихи урамнарда озаклап сөйләшеп йөри идек. Минем шигырьләремә рецензия яза иде. Язышуда ныграк ачыла иде Рөстәм.

2010 елның беренче яртысында мин педпрактика уза идем. Мине каты гына кәефсезләндергән вакыйгалар булып алды, шул вакытта Рөстәм үзенең дәртләндерә торган шигырьләрен укыды. Алар миңа язылган иде кебек. Сорагач, җавапка сәер елмаеп кына куйды. Шул ук елда мин диплом язып, XX гасыр башы татар шагыйрьләренең әсәрләренә анализ ясый идем. Рөстәм шул эзләнүгә кушылырга тәкъдим итеп, берничә шигырьгә үзенең интерпретациясен ясады. Шигырьләр миңа яңа яктан ачылды. Шунда мин Рөстәмнең ярдәмчел hәм әдәби сүзнең мәгънә төсмерләрен, энергетикасын, көчен нечкә тоемлаучы шәхес булуын күрдем. Ул вакытта ул әле филология факультетын да бетермәгән иде. Мин диплом алганда, мине котларга гадәттә кимәгән ак күлмәк, соры чалбар белән килде. Шул ук елны яраткан дәү әнием вафат булганнан соң, һәрвакыт мине юатырга, булышырга тырышты. Ә 11 августта туган көнемә минем яраткан ал төстәге каләм белән поэма язып бүләк итте.

Рөстәмне чын шагыйрь дип әйтеп була: сүзне, кешене, кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләрне, кешенең хисләрен hәм дөньяны тирән сизә, аңлый иде. Көндәлек сөйләшүдә дә нәзакәтлелек, мәгънәле сөйләм, шигъриятне куллана иде. Тормышның башкалар күрми торган якларын күрде. Үзенең матур дөньясында яшәде ул. «У меня личная вселенная, только моя. И она тоже работает. И работает без сбоев, просто я сопротивляюсь», – дип язган иде ул 2014 елда. Шуңа күрә иреклек, азатлык аның өчен гомере буе әһәмиятле булды. Үзенең кайгы-сагышына да сәнгать hәм мәдәният аша карый иде, шунда сыену тапты.

Сәясәттә, илдә булган гаделсезлекне бик кискен тойды, тынычлык яклы иде. «Все-таки мир во всем мире дороже любых амбиций», – дип язды миңа. 2021 елда хыялдагы эш табу проблемасы турында язды. Хыялларының күбесенең тормышка ашып өлгермәгәне аны борчый иде.

Гаилә кору хыялы булган кебек иде. 2019 елның 2 октябрендә ул миңа шулай дип язды (русчадан тәрҗемә – «Интертат»): «Гаилә һәм эш – ике кул кебек. Алар туры килсә, куллар канатка әйләнә. Аннан инде күккә дә очып менәргә була. Аларны табар өчен ярты гомерем калган әле». Димәк, Рөстәм әле кимендә 39 ел яшәргә җыенган булган. 2021 елда гаилә темасына сөйләшкәндә, ул миңа: «Минем дә гаиләле буласым килә, әмма соңыннан тагын ялгызлыкка күңел тарта. Менә шундый инде без», – дип язды. Ә 2021 елның 31 мартында ул миңа шулай дип ачыктан-ачык язды: «Миңа хәзер кешеләр түгел, ирек кирәк. Эшләнмәгән эшләремне эшләп бетерәм дә, аннары!». Мин әйттем: «Гомереңнең азагына кадәр өлгерә алырсың дип ышана алмыйм», – дип. Ул: «Өлгерергә кирәк, алайса тормыш барып чыкмаган була инде», – дип җавап бирде. Хәзер кызганам шулай язганыма. Кем белгән бит?!

Рөстәм һәрвакыт үзендә дә, дөньяда меңләгән сорауларга да җавап һәм яңадан-яңа мәгънә эзләде, шуңа күрә ялгызлык һәм җәмгыять арасында җәфалангандыр. «Мин кешеләр белән сөйләшергә яратмыйм, әмма кеше арасында миңа рәхәт», – дип тә әйткән иде ул шул ук елны. Тик үлемнән куркуны бервакытта да белгертмәде. Үлемгә карата мөнәсәбәте фәлсәфи иде аның. Минем дәү әнием вафат булгач: «Мин сине аңлыйм, азакка кадәр булмаса да. Минем өчен үлем – котылу. Әмма теләсә кайсы очракта да якын кешеңнең үлүе тутыруы кыен булган бушлыклар калдыра», – дип әйтте. Һәм яшәүгә реалист кебек карап, 150 ел яши алуга ышанмый иде: «Алай үзеңә артык ышану инде ул, Алсу», – дип язды. Дәү әнидән догалар өйрәнгән Рөстәм Аллаһы Тәгалә турында күп уйланды. Аңа карата мөнәсәбәте үзгәреп торса да, Аллаһ һәрвакыт Рөстәмнең башында да, йөрәгендә дә зур урын алды. «Барысы да Алладан», – дип әйткән иде ул берзаман.

Рөстәм – чын дус, туган, матурлыкны, хакыйкать һәм сүз сәнгатен бөтен йөрәге белән ярата торган шагыйрь hәм интеллигент. Миңа авыр булган чакта: «Мин синең өчен догада булырмын», – дип әйткән иде. Хәзер аның өчен догада булырга минем чират җитте… – дип уртаклашты Алсу.

«Бинага кергәндә, миңа инвалид коляскасы белән булышканы исемдә»

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Лилия Заһретдинова Рөстәм Әүбакиров белән әдәби берләшмәдә танышкан.

Яшь, талантлы, ярдәмчел кешеләр вакытсыз китүе бик кызганыч. Моңа ахыргача ышанып та җитеп булмый. Мондый яңалыклар аяз көнне яшен суккандай кабул ителә. Рөстәм Рәисович тыныч, зыялы, киң йөрәкле кеше иде минем өчен. Берничә тапкыр Наилә Ахунова җитәкчелегендәге «Белая ворона» әдәби берләшмәсе язучылары һәм шагыйрьләренең иҗади очрашуларында катнаштык.

В.Тушнова исемендәге 17нче Ачык фестиваль финалы, бүләкләү тантанасы Боратынский музеенда үткән иде, шул чакта бинага кергәндә, миңа инвалид коляскасы белән булышканы исемдә. Мин фестиваль финалына Әлмәттән килгән идем. Үзенчәлекле шигырьләрен сәнгатьле итеп, ярым елмаю катыш укый иде ул. Рөстәм турында хәтер Казанның иҗат даирәсендә, шагыйрьләр китапларында, укучылар күңелендә саклансын иде. Рөстәм Әүбакировның туганнары, коллегалары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерәм, – диде Лилия Заһретдинова.

Рөстәм Әүбакировның авыр туфрагы – җиңел, урыны җәннәттә булсын! Иптәшләре аның шигырьләр җыентыгын да бик күрергә теләгәннәрен әйткән иде. Андый китап дөньяга чыксын иде, дигән теләктә калыйк!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская: Я очень ждала Australian Open, но подхватила какой-то вирус






Рабочий метр: затраты на жилье для преподавателей аграрных вузов компенсируют

Отец Яниса Тиммы обратился к Екатерине Гордон за юридической помощью

Покрылась сыпью, начался приступ: 40-летняя учительница умерла в московской клинике во время процедуры по жиросжиганию

В массовом ДТП с автобусами в Солнечногорске погиб один человек