«Фатирда тураклап, урманга илткән». Уфада югалган ир-ат мәетен яшерергә сөйгәне булышкан
Уфада яшәүче ир-атны үтереп, мәетен тураклаганнар. «Башинформ» Тикшерү идарәсенә һәм Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән шул хакта хәбәр итә.
Ведомстволар белешмәсе буенча, 2024 елның 31 декабрендә Уфада яшәүче хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп, 36 яшьлек игезәк туганы югалуын әйтә.
Хокук саклаучылар югалган кешенең шәхесен, аның белән аралашучыларны, видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнә, телефоннан сөйләшүләрен ачыклый.
Билгеле булганча, соңгы 2 атнада бу ир-атның фатирында 35 яшьлек хатын-кыз яши. Аны табалар. Сорау алганда, бу хатын криминал турында сөйли, тикшерүчеләр җинаять эше ача.
Тикшерү версиясе буенча, 27 декабрьдә бу хатын бергә яши торган яңа ир-аты белән элеккеге сөйгәне фатирына килә – хатын әйберләрен алып китәргә тели. Исерек ир-атлар талаша. Фатир хуҗасы хатынның яңа ир-аты килүен ошатмый. Хуҗа кеше бу ир-атны кыйный, хатын, куркып, фатирдан чыгып китә. Аннары кире килгәч, яңа танышының үлүен күрә. Фатир хуҗасы мәетне якындагы урманга илтә.
- Уфада яшәүче ир-атны сөйгәненең элеккеге егете үтереп, мәетен тураклаган, дип язган идек.
Башта бу ир-ат гаебен кире кага, тик дәлилләр туплангач, гаебен таный. Аны сак астына алганнар.
Торак йорттагы видеокүзәтү камералары язмаларыннан аңлашылганча, ир-атның мәете кисәкләре салынган пакетларны өйдән алып чыгарга сөйгәне дә булыша. Бу хатын үзенең гомере өчен курыккан булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
«Полиция хезмәткәрләре белән аралашканда бу хатын сөйләгәнчә, Яңа ел алдыннан ул 36 яшьлек таныш ир-аты белән элек бергә яшәгән ире фатирына килә. Яңа дустына ул фатир хуҗасы белән якын мөнәсәбәттә булганын, ул аны кыйнап торуын әйткән. Фатирда ике ир-ат сугыша башлый, хуҗа кеше килгән ир-ат үләрлек зыян китерә. Бер тәүлек узгач, ул мәетне тураклый, аннары хатын белән бергә мәет кисәкләрен алып чыгып, якындагы урманда яшерә», – дигәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.