Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Озак еллар камыр ризыклары пешерүче Зөлфия Идрисовадан өчпочмак бавыр пирогы рецепты

0

Зөлфия Идрисова үзенең телеграм каналында гадәти булмаган формада ясалган бавыр пирогы рецепты белән уртаклаша. Ул үзе 30 елдан артык тәҗрибәсе булган оста пешерүче. Чәчәкләр белән бизәлгән пирогның эчендә бавыр дип уйламассың да.

Камыр өчен:

  • 250 г арыш оны
  • 250 г югары сортлы бодай оны
  • 350 мл кефир (1 процентлы)
  • 150 г көнбагыш мае
  • ярты чәй кашыгы тоз

Оннарны кушасы, кефир, май, тоз салып, камыр басасы. Камырны кулларга һәм савытка ябышмый башлаганчы басасы. Аннан камырны 20 минутка «ял итәргә» калдырырга, өстен томаларга. Бер пирог өчен бу камырның яртысы кирәк була.

Эчлек өчен:

  • 400 г бавыр
  • 200 г пешкән дөге
  • 100 г кыздырылган суган
  • тәменчә тоз һәм борыч

Бавырны иттарткычтан чыгартырга яки блендерда вакларга һәм пешереп алырга. Пешкән бавыр, дөге, кызган суганны бергә болгатырга, тәменчә тоз һәм борыч өстәргә. Эчлек коры килеп чыкса, бераз май өстәргә мөмкин.

Камыр җәяргә, эчлеген салырга һәм өчпочмак формасында бөгәргә. Табага салганда җөйле ягы аста кала. Пирогны 50 минут 200 градуска кадәр җылынган мичтә пешерергә.

Пешекче пирогны матур итеп бизәү ысулын да күрсәтә. Түгәрәкләп киселгән камырдан ул чәчәк ясый. Аларны пирогка беркетә һәм урталарына кунжут сибә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Ольховский

Теннисист Ольховский: Тин сыграл великолепно в матче с Медведевым






Врач: погружение в ледяную воду — серьёзное испытание для организма

ЖК в виде огромной стены из золота может появиться в Москве

Ликсутов: неправильно припаркованные авто на набережных мешают прогулкам и создают аварийные ситуации!

Илона Гуськова: 6 способов защитить свои данные в век цифровизации