«Дөрес аяк киеме һәм егыла белү»: табиб бозлавык вакытында егылмас өчен 2 киңәш бирде
2 көн эчендә бозлавык аркасында җәрәхәтләр белән 50ләп кеше табибларга мөрәҗәгать иткән
Татарстанда температураның даими үзгәреп торуы аркасында юллар әледән-әле боз белән каплана. Көндез термометр баганалары уңай күрсәткечләргә җитә, вакыт-вакыт яңгырлар ява, ә төнлә температура минус булганга, бөтен җир бозлана. Юллар туры мәгънәсендә боз шугалагына әверелә. Интернет киңлекләрендә хәтта: «Казанда шугалак Черек күл шугалагыннан башка бөтен җирдә», – дигән шаярту чыккан.
Мондый һава торышы аркасында җәрәхәт алу куркынычы җитди арта. Травматолог-ортопедларның эшләре күп тапкырга арта.
«Казан буенча 11 һәм 12 гыйнварда, бозлавык аркасында имгәнүләр белән «ашыгыч ярдәм»гә 54 кеше мөрәҗәгать иткән», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Чагыштыру өчен: бәйрәмнең унбер көнендә – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр – Казанның «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шундый җәрәхәтләр турында 198 мөрәҗәгать килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсенең 2нче кабул итү бүлеге мөдире, травматолог-ортопед Денис Пыжиков сөйләде.
Фото: rkbrt.ru
Сынган урыннар тернәкләнү 6 атна чамасы вакытны ала. Бу вакыт кеше актив тормыш алып бара алмый. Бу ай ярым эчендә сөякләрнең 90%ы кушыла, ләкин аннары кешегә яңадан йөрергә яки кулларын селкетергә өйрәнергә туры килә.
Нинди җәрәхәт вакытында табибка ашыгырга кирәк?
РКБ бүлеге мөдире мәгълүматлары буенча, егылудан һәм җәрәхәтләрдән беркем дә сакланмаган. Хастаханәгә бозлавык вакытында сынулар белән төрле яшьтәге кешеләр эләгә – яшьләр дә, өлкәннәр дә. РКБда җәрәхәтләр белән тәүлегенә уртача 60-70 кеше мөрәҗәгать итә, хәзер һава торышы аркасында пациентлар саны 100гә кадәр арткан. Очракларның өчтән береннән артыгы – имгәнүләр. Мондый пациентларга табиблар беренчел кичектергесез ярдәм күрсәтәләр, рентген ясыйлар. Әгәр имгәнү куркыныч булмаса, дәвалану буенча киңәшләр бирәләр һәм өйгә җибәрәләр.
Фото: © «Татар-информ»
Табиб сүзләренчә, әгәр кеше кулын яки аягын бөкли алмаса, җәрәхәтләнү ихтималы зуррак. Өстәвенә, аяк я кул табигый булмаганча кәкре яки шыгырдый икән, проблеманы үзең генә хәл итә алмыйсың.
«Әгәр сездә бу билгеләр бар икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип ассызыклады Денис Пыжиков.
Бозлавыкта җәрәхәт алмас өчен нишләргә?
Травматолог-ортопед бозлавык вакытында җәрәхәтләнмәс өчен киңәш бирде. Аның сүзләренчә, реаль нәтиҗәле киңәш икәү генә.
«Дөрес аяк киеме сайлау мөһим. Ул киң табанлы һәм зур протекторлы булырга тиеш. Аяк киеме һәрвакыт һава торышына карап сайланырга тиеш, аны кию уңайлы булырга тиеш», – дип ассызыклады Денис Пыжиков.
Икенче файдалы киңәш – дөрес егылырга өйрәнергә кирәк.
Фото: © «Татар-информ»
«Егылуны хәтта алдан уйлап, дөрес егылырга өйрәнергә кирәк. Аяк-кулларны үзеңә тартып, янтаеп егылырга кирәк. Ләкин еш кына кешеләр кулларын сузалар – шулай аларны сындыралар да», – дип аңлатты табиб.
Остеопорозга дучар булган һәм еш кына хәрәкәт координациясе бозылган өлкән яшьтәге кешеләргә мондый һава торышында гомумән урамда йөрмәскә кирәк. Әби-бабайларга үзләре белән урамга өстәмә терәк сыйфатында таяк алырга киңәш итәләр, тик, практика күрсәткәнчә, егылудан ул сирәк коткара. Травматолог-ортопед барыбер, бозлавык вакытында өлкәннәргә өйдә калу яхшырак, дип басым ясый.
Калганнарга табиб әкрен хәрәкәт итәргә киңәш итә – кешенең сәламәтлеге бары тик үзенең югары җаваплылыгына гына бәйле, дип искәртә экспертлар.
«Татар-информ»нан Эвелина Киселева язмасы тәрҗемә ителде