Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Өендә 14 эт асраучы Флүн бабай, йортындагы үзгәрешләрне күреп, шатлыктан биегән

0

«Интертат»та Актаныш районы Пучы авылында өендә этләр, мәчеләр белән яшәүче Флүн бабай турында язма чыккан иде. Флүн бабай инде күп еллар буе үзе генә гомер кичерә. Үзен ялгыз хис итмәскә аңа этләре, мәчеләре ярдәм итә. Әмма бу «дуслык»ның бер зур тискәре ягы да бар – 14 эт, 3 песи асравы нәтиҗәсендә Флүн бабайның йортында санитар-гигиена шартлары юк дәрәҗәсендә.

  • Өендә 14 эт, 3 песи асраучы Флүн абый: «Җан ияләре бит алар»

Алай да, Флүн бабай үзенең картлыгын барлык уңайлыклары булган, чиста-пөхтә өйдә уздырыр дигән өмет барлыкка килде. Шушы авыл блогеры Ләйсән Миргаязова, үзенең «подписчик»лары белән, Флүн бабайга ярдәмгә алынды.

Клининг компаниясе килеп, бабайның йортын ялт иттереп юып чыгарды. Этләрен ишегалдындагы сарайга яптылар. Флүн бабайга яңа кухня өстәле, телевизор, кием-салымнарын куярга шкаф, бик күп яңа киемнәр, урын-җир әйберләре, савыт-сабалар кайтты. Боларның барысын да блогерның язылучылары бабайга хәер итеп җибәргән. Ләйсәннең берничә язылучысы хәтта, үзләре килеп, бабайны баштанаяк яңа киемнәргә киендергәннәр. Егетләр кебек чибәрләнеп киткән Флүн абый бу шатлыктан биеп үк җибәргән.

Ләйсән сүзләренчә, Флүн абыйның электр проводкасы да бик начар хәлдә. Шушы көннәрдә бер электрик аны көйләргә теләк белдергән.

Флүн бабайның газ плитәсе дә бик куркыныч иде. Җыелган акчаларга яңа газ плитәсе дә кайтып төште. Бабайның йортына су кермәгән, юыну өчен мунчасы да юк. Ләйсәнгә кыйммәт булмаган бәягә генә кечкенә мунча алып килеп бирергә дә тәкъдим ясадылар. Якын көннәрдә Флүн бабайның рәхәтләнеп мунча керү мөмкинлеге дә булмагае әле.

Иң мөһиме – бабайның элекке гадәтләреннән арынып, этләрен өй эченә кертмичә, чиста итеп яшәве. Ләкин хайваннар яратучы, нечкә күңелле бабайның җаны түзмәгән – зур этләре тышкы якта калса да, көчекләрне жәлләп, өенә керткән. Блогерның видеолары аша бу хәлне күреп бабайны тәнкыйтьләүчеләр, кеше хезмәтен әрәм итә дип ачуланучылар да күбәйде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Australian Open. Расписание 6-го дня. Соболенко, Алькарас, Джокович сыграют на Арене Рода Лэйвера, Шнайдер – на Арене Маргарет Корт






В Госдуме предложили снизить число обязательных предметов по ОГЭ

Илона Гуськова: 6 способов защитить свои данные в век цифровизации

ВЕРСИЯ: ЯНИСА ТИММУ МОГЛИ ОТРАВИТЬ И ЗАСУНУТЬ В ПЕТЛЮ? И ДЕЛО ГЕНЕРАЛА КИРИЛЛОВА. НОВОСТИ. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Специалист Васильева рассказала о мерах поддержки семей с ребёнком-инвалидом