Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда химиядән мәктәп олимпиадасында уннан артык бала агуланган

0

Химиядән олимпиаданың республика этабында катнашу өчен Казанның «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексына килгән мәктәп укучылары агуланган.

5-17 гыйнварда «Дуслык» олимпиада үзәгендә мәктәп укучылары арасында химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узган. Чараның икенче көнендә, төшке аштан соң кайбер балалар үзләрен начар хис итә башлаган. Үзәкнең медицина хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм чакырган. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче ул балаларны икенче корпуска күчереп торганнар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Табиблар тикшергәннән соң, 16-17 яшьлек 12 баланы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә алып киткәннәр, аларда эчәклек агулану билгеләре булган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балаларның хәле канәгатьләнерлек. Алар төгәл диагнозны билгеләү өчен тулы тикшеренү уза.

Хәзерге вакытта белгечләр агулануның сәбәбен ачыклый. Казанның Совет районы прокуратурасы «Дуслык» үзәгендә балаларның туклану һәм яшәү шартларын тикшерүне оештырган. «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Роспотребнадзор тикшерү үткәрә.

Бу хәлне ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шәхси контрольгә алган. Балалар агулану очрагыннан соң, 17-19 гыйнварда узарга тиешле физика буенча олимпиада 26-28 февральгә күчерелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Большой шлем

Александра Панова в паре с Ханьюй Го обыграли дуэт из США в 1/16 финала AO — 2025






С 20 января в Рязанской области изменится расписание электричек

Интерьерный гороскоп: узнай какой стиль подходит твоему знаку

Депутат Водолацкий назвал встречу президентов России и Ирана знаковым событием

Суд арестовал имущество Лерчек на весь срок предварительного следствия и суда