Өч бала белән ялгыз калган Фидаил Хисамиев: «Окоп шәмнәре ясаудан күңелгә рәхәтлек иңә»
Бүген бердәм команда инде елдан артык вакыт эчендә 13 меңнән артык шәмне солдатларга озаткан икән. Бигрәк тә, укучы, студент яшьләрнең шушы эшкә өлеш кертүе куандыра, ди Фидаил.
Фидаилнең бу эшкә керешкәндә максатчан булуына таң калырлык. Әле эш башлап җибәргәндә, тормыш иптәше дә урын өстендә була. 3 баланы да тәрбия кыласы бар. Бер караганда, үз мәшәкате дә чиктән ашкан кебек. Шулай да, Фидаил әйтүенчә, ул үз кайгысына гына бикләнеп калмый, ил-көн өчен дә йөрәге әрни, булышасы, файдалы буласы килү теләге зур була. «2023 елның ноябрендә башланган эш бу. Ул чакта мин, хатын урын өстендә булу сәбәпле, эштән киткән идем», – дип сөйли авыл хуҗалыгында 24 ел агроном булып эшләгән Фидаил Хисамиев.
Фото: © Фидаил Хисамиев архивыннан
«Авыл группасына: «Әйдәгез, егетләргә булышыйк», – дип яздым»
Зур акчалар белән булышып булмый бит инде фронтка, шуңа «окоп шәмнәре ясап карасам» дигән уй туды да күңелдә, парафинга заказ биреп, шәм ясап карадым. Барып чыкты бу эш. Бер ролик килеп эләкте кулыма: солдатлар окоп шәмнәре белән җылынган ролик ул. Иң башта 30дан артык шәм ясадым, 1-2 тартма чыкты, үземә күп тә тоелды әле, ә роликны карагач, бу шәмнәрнең хәрбиләребезгә бихисап күп кирәген аңладым.
Шуннан авыл группасына: «Әйдәгез, егетләргә булышыйк», – дип яздым. Парафинга заказ бирдек. Акча күчерә башладылар. Башта калай банкаларны Иләбәрдә волонтерлык белән шөгыльләнүче Рамил исемле егеткә илтеп биргән идем. Үзебездә эш хутка киткәч, ул банкаларны кире алып кайттым. Авылдашлардан, туганнардан байтак акча җыела башлады. Терәлеп торган күрше 5 мең сум күтәреп керде, аның туганнары җыелып, ул нәселдән генә берьюлы 15 мең сум акча килде.
Мине Татарстанда эшли торган «парафинга заказ» группасы белән тоташтырып куйдылар. Шул группаның кураторы Андрей Касаткин белән танышып киттек. Шулай парафинга арзан бәядән заказ бирдек. Эш күләмнәре артып киткәч, берүзем генә алып барып булмас, дип тә уйладым. Ул чакта мунча алдында эшли идем. Егетләргә сыйфатлы булсын дип, тырышып эшләгәндә, өй шартларында көненә 30-40 банканы тутырып була инде. Бер таныш егет килеп, «үзем дә киләм, бер урын табыйк әле» дип тәкъдим итте. Үземнең элекке эш бүлмәсен сораган идем. Аннары, эшче куллар сорап, мәктәпкә мөрәҗәгать иттем. Өлкән сыйныф егетләре катышып китте шулай. Тиз генә группа оештырдык. «Штаб» дип йөртәбез, штабта эшли башладык. Узган ел кышкы сезонда эреткән парафин 3 тоннадан артып китте, 9,5 мең шәм эшләгән идек. Быелгы сезонда инде 1,5 тоннадан артык парафин эреттек. Хәзер җибәрергә әзерләгән 4,5 мең шәм бар. Барлыгы 13 меңнән артык шәм ясап озаттык. Тиздән 200 кило парафин кайтасы бар, Татарстанга Ярославльдән кайта ул. Башка район волонтерлары белән дә шулай хәбәрләшеп эшлибез, – ди Фидаил.
«Банканың озынлыгы диаметрдан сантиметрга артып китә икән, шәмнәр төтенли»
Бүген инде эшләре җайга салынган: банкалар, катыргылар да китерәләр. Командада – уннан артык кеше. Кемдер барасы җиргә рульдә йөри, кемдер чимал кайтару өчен җаваплы, кемдер банка, катыргы кисә. Мәктәпләр дә парафин тутыруда катнаша икән. Фидаил әйтүенчә, хәрбиләргә тегендә өстәмә эш булмасын өчен, төгәл эшләү таләбе куела.
Шундый нечкәлеге бар эшнең: банканың озынлыгы диаметрдан сантиметрга артып китә икән, шәмнәр төтенли. Шуңа озын банкаларны кисеп, егетләр киселмәсен өчен бөкләп, кәгазьләрен чистартып, әзерләп куябыз. Катыргы тутыруның да нечкәлекләре дә бар. Һава керсен өчен, бушлык та калырга тиеш, һава кермәсә, тагын төтенли. Коммуналь хезмәтләр дә китереп тора банкаларны, чөнки чүплеккә чыгара торган сансыз кешеләр дә бар.
Башта азык парафины белән эшләдек, аннары завод чыгармый башлады. Интернеттан төрле маркаларга заказ биреп, корымламыймы, исе ничек чыга, дип сорашып, шулай эшләп маташабыз инде, – ди Фидаил.
Фото: © Фидаил Хисамиев архивыннан
Фидаил Хисамиев кулы астында эшләүче егетләрнең исемнәрен дә сораштык. Алар түбәндәгеләр: Илшат Төхвәтуллин, Ирек Төхвәтуллин, Таһир Төхвәтуллин (укучы), Юлбат имамы Фаил Төхбатуллин, Ранис Хуҗин (студент), Ильяс Хәмитов (студент), Рәсул Хуҗин (студент), Рәсим Хуҗин (студент), Илсаф Сәйфуллин (студент), Азамат Хисамиев (укучы), Тимур Ахунов, Рамазан Мәрдәнов, Рафаэль Гомәров.
«Шәмнәргә ихтыяҗ бик зур»
Әйткәнебезчә, Фидаил үзе караган роликтан ук шәмнәргә мохтаҗлык бик зур булуын аңлаган.
Шәмнәргә ихтыяҗ бик зур. Андагы егетләр белән сөйләшеп торабыз. Эш тыгыз, «Солдатка аш» штабы белән дә эшлибез, алар банкалар җыеша. Эшмәкәрләргә, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәргә тырышабыз. Ил белән җыйгач, җыела инде суммалар. 3 тонна парафинга 300 мең сумнан артык акча китте, юл чыгымнары да бар бит әле. Безнең берничә йөртүче бар, кирәк булса, гуманитар ярдәмне алып кайтабыз, илтеп бирәбез, – ди Фидаил.
Фото: © Фидаил Хисамиев архивыннан
Бу шөгыль аңа азмы-күпме йөрәк сагышын да басарга булышканын әйтте ул, чөнки, тормыш иптәше авырганда, шактый сынаулар аша узарга туры килгән гаиләгә.
Тормыш иптәшем белән 21 ел бергә тордык. 3 бала үстердек. Олы кызыбыз Азалия студент, Казанда укый, кайтып йөри, улыбыз Азамат 8нче класста, төпчек кызыбыз Сылу 2нче класста укый.
Тормыш иптәшем 2018 елдан неврологик чирдән интекте, кая гына бармадык, тик дәвалый алмадылар. Диагноз куелган вакытта, нервыларының 80 проценты үлгән, диделәр. Дәваларга соң, дип аңлаттылар. Соңгы тапкыр Мәскәүгә барып караган идек. Анда тагы да кәефе китеп, реанимациягә эләкте, аннары Казанга күчерделәр. 1 ел да 8 ай ИВЛ аппаратында булды, сөйләшә дә алмады, барыбер аңлаша идек инде. Эштән китеп, аны карадым. Хәле төрлечә булды, алмашынып торды: яхшырып та, начараеп та китте. Узган ел августта вафат булды. Яңадан тормыш корырга да рөхсәт биреп, караганга рәхмәт әйтеп китте инде ул... – диде Фидаил.
Фото: © Фидаил Хисамиев архивыннан
«Егетләрдән рәхмәт сүзе ишетү – иң зур бәяләмәдер, мөгаен»
Өч бала әтисе төшенкелеккә бирелергә ярамаганын бик яхшы аңлый. «Мин үзем оптимист, ничек тә ырып-ерып барырга тырышам», – дигән сүзләре шуңа дәлил. Шушы шөгыле дә бер юаныч булып торуын әйтте.
Бу эшемнән мораль канәгатьлек тоям. Үзеңне патриот итеп хис итү бар. Октябрят, пионер булдык, ул вакытта да ил өчен горурланып яшәү тәрбиясе эләгеп калды бит инде. Бәлки, шул заманнарны кайтарасы килү теләге белән уянган эш булгандыр әле ул. Ул чакта кеше кешегә ышана иде, ишекләрне бикләү юк иде. Хәзер кеше үзенә ябылып, бикләнеп яши бит. Ачык күңелле кешеләргә яшәү җиңелрәк, дигән фикергә килдем мин шәхсән үзем.
Бу эшкә тотынганда ук, балалар, мәрхүмә хатын да хуплады, шуңа да гел уңай килеп торгандыр ул безнең. Яңа танышлыклар да артты бит: кайларда, кемнәр генә белми инде безне хәзер. Республикадан читтә дә. Күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек иңә шушы эштән, – дип сөйләде Фидаил.
Булышып булганда, шундый рәхәт бит ул, ди Фидаил. Арташ авылыннан бер егеткә посылкалар җибәрә алмаганнар. Фельдшер егет, госпитальдә эшли, бер тапкыр да посылка бармаган. Өенә дә 1 еллап кайтмаган. Сораган әйберләрен, кирәкле даруларын җибәрәсе килгән гаиләсенең.
Аралашу күп булгач, «шул юнәлешкә баручылар юкмы, егеткә посылка җибәрәсе бар иде» дип, хәйран җирләргә мәгълүмат ыргыттым. «Кирәк булса, шәмнәр белән булыша алабыз», – дидем. Шуннан Мөслимнән, Казаннан, Минзәләдән хәбәргә чыктылар. Бүген шул егетнең әнисе рәхмәт әйтеп яза. Егетләрнең үзләреннән дә килә рәхмәт сүзләре.
Бер егет ялга кайткан иде, әле менә күптән түгел кузгалды юлга. Апасы «тегендә» кадәр илтеп куя икән, берочтан гуманитар йөк тә төяп китәләр. Шәмнәр сорадылар, биреп җибәрдек. Алардан рәхмәт сүзе ишетү – иң зур бәяләмәдер, мөгаен. Бер генә кеше түгел, группа хезмәте бит ул. Кемдер банкалар җыеп китерә, кемдер кисә, кемдер ул банкаларны юып, чистартып китерә, андый кешеләргә рәхмәт укыйбыз. Казаннан да: «Кирәк булса, әйтегез, банкалар күп җыелды», – дип чыгалар.
Егетләргә булышасы килә инде. Минем кул астында, бергә эшләгән 5 егет махсус хәрби операциядә хәзер. Мин дә булышмасам, кем булыша инде аларга. Алар тегендә икесе очрашканнар да, шул шатлыктан минем белән видеоэлемтәгә чыктылар. Бер иптәшләренең туган көне икән, аның яудан чыгышына шулпа кайнатабыз, дип сөенәләр, мәче дә бар бит, дип, аны да күрсәтәләр. Ул сөйләшүнең кыйммәтен, аларның хис-кичерешләрен аңлатып бетереп булмый, күңелләр тулырлык, – дип уртаклашты Фидаил Хисамиев.
Эшли башлагач, үзеннән-үзе шулай эш бүленеше оешты, һәркемнең эшкә кулы ятып китә. Беренче килгән кеше дә тик утырмый, ниндидер эшкә тотына да эшли. Команда бердәм, үзем була алмаганда, башкалар алына. Бүлмәдә эшләрне тәртипләп, эшләп куялар. Вазифалар һәркемгә бүленгән. Мин әзер парафинны банкага агызам, кемдер – банка, башка берәү катыргы кисә, – диде.
Фото: © Фидаил Хисамиев архивыннан
Күңел эше белән янып йөрүчеләрне игътибарсыз да калдырмыйлар икән. Волонтер таныклыклары биреп, күңелләрен үсендереп җибәрәләр.
– Быел 10 егеткә волонтер кенәгәләре эшләп бирдек, эшләгән сәгатьләре язылган. Яңа ел бәйрәмнәрендә матур итеп сәхнәгә чыгарып тапшырдык. Студент, укучы егетләр, олылар да бар, – диде Фидаил.
Әле андый кенәгәләр тапшыру традициясе дәвам итәр, дип өметләнә ул. Фидаил Сабаның аграр көллияте директоры янына барып, аннан да эшче куллар сорап кайтканын әйтте.
Халык бердәм инде, берләштерә бу хәсрәт, битараф булмаган кешеләр бик күп. Тыныч тормышның кадерен белмәгәнбез, 2020 елга кадәр бик тыныч яшәгәнбез икән, дип сөйләшәбез. 2020 елда ковид, изоляцияләр башлангач, дөньяның тынычлыгы бетте. Соңгы елларда тормышка шушы хәлләр аркасында икенче төрле карый башладык. Теләк кенә кирәк. Бәрәкәте булса, җитә икән бит акча да. Хәзер төп мәсьәлә – парафин алу инде. Парафин булса, эшлибез. Ул бит уртак эш, – ди Тенеки егете.
Фидаилгә ярдәм итәргә теләүчеләр аның үзенә яза ала.