Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Атылып үлгән полиция хезмәткәренең дуслары: «Аның кебекләр турында дөрес кеше диләр»

0

Һәрьяклы тикшерү уздыру һәм һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау өчен, Чаллыга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы аппараты хезмәткәрләреннән махсус комиссия килгән. Аларга Эчке эшләр идарәсе буенча да, К. Марсельның идарәгә күчкәнче элеккеге эш урыны булган «Комсомольский» полиция бүлеге буенча да сораштыру уздырырга туры киләчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 13 гыйнвар көнне Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясендә Эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәре, полиция майоры Марсель К. вафат була. Ул иртәнге сәгать 8дә үзенең эш кабинетында башына утры коралдан ату җәрәхәте белән табыла. Кома хәлендә аны хастаханәгә китерәләр, ләкин 9:45тә ул вафат була.

Марсель үлем алды язуын калдырмаган. Һәлакәт урыныннан аның кесә телефоны алынган.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 105нче «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Үлгәннән соң суд-психиатрия экспертизасы да билгеләгән. Ахыргы карар тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.

«Без шок хәлендә!» – бу сүзләрне Марсель К.ның берничә танышы әйтә.

«Марсельны белә идем, ул тумышы белән Чаллыдан, җирле уку йорты – ТИСБИны тәмамлады, тәкәббер түгел иде, барысы белән дә яхшы аралашты, – ди телефон аша аның хезмәттәше. – Аның кебекләр турында «дөрес кеше» диләр. Ничек истә калды? Озын, зифа буйлы, сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм тәмәке тартмый торган. Табигате буенча тәвәккәл иде, мәсәлән, һөнәри конкурсларда катнашудан баш тартмады һәм һәрвакыт җиңүләр белән кайтты».

Икенче бер әңгәмәдәш булган хәлне аңламавы турында әйтә. Чөнки Марсель 13 гыйнварда гына чираттагы ялыннан чыга, ял итә, көч туплый, әти-әниләре белән Яңа ел бәйрәмнәрен билгеләп үтә, әмма алардан аерым яши. Иртә белән үз кабинетына керә һәм... Сейфтан хезмәт коралын алырга аны нәрсә этәргән? Нинди хәл аның шушы юлга басуына сәбәпче булган? Бу сорауларга әлегә җавап юк…

«Челнинские известия»дән тәрҗемә




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева ответила, есть ли у неё подруги в WTA-туре






В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемую в краже дорогостоящих товаров

Температура составит от 2 до 4 градусов тепла в столице 18 января

Марочко: ВС России контролируют львиную долю Часова Яра

Кто главные жертвы школьного буллинга