Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гөлүсә Шаһбан Азат Фазлыевка җыр авторларын атамаганы өчен үпкә белдергән

0

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрдәге сәхифәсендә «җан авазы» белән уртаклашты.

«Азат Фазлыевның УНИКС залында булып узган концертына чакырулы идек. Азат белән Алсуның репертуарында минем сүзләргә иҗат ителгән «Ярат кына» (Илназар көе) һәм «Әгәр сине очратмасам» (Илдар Әхмәдуллин көе) дигән җырлар урын алган.

Концерт профессиональ режиссер белән эшләнгән булуы беренче нотадан ук күренә. Азат үзенең иҗатына җаваплы карашта һәм бөтен җанын тәнен биреп эшләгәне күренә.1000 урынлы залны шау-гөр китерде дияргә була. Халык аягүрә басып алкышлады, җырлады, биеде. Хәзер күп концертлар шул форматта уза. Программада тамашачының күңелен айкарлык, нечкә кылларына кагылырлык җырлар да, сүзләр дә, кадрлар да күп булды. Азат иҗат белән янып яши, энергиясе дә җитәрлек. Уңышлар гына телим.

Ләкин Азат Фазлыев син үзеңнең искткеч җырларыңның авторларын тамашачыларга күрсәтүне кирәк тапмагансың. Авторларны тамашачыга игълан итү ул авторларга булган хөрмәт һәм киресенчә. Мин үземнең каләмдәшләрем, сүз авторлары, көй авторлары исеменнән язам. Алар минем сүзләрне хуплар дип уйлыйм. Һәм башка җырчыларның да нинди дәрәҗәдә булуга карамастан, җырның «әти-әнисен» - көй һәм сүз авторларын (нинди форматта булса да) һәрвакыт игълан итүләрен сорар идем. Һәр җырның иясе бар. Бу дөньядан киткән авторлар да риза булып, рухлары сөенеп ятсын. Андый җырлар да бик күп. Сүз һәм көй авторлары да шәхес…

Теләсә кайсы җырчы кебек кебек үк һәр шәхес һәм олы хөрмәткә лаек. «Кем язды икән бу җырны», дип үзәгем өзелеп утырдым. Авторларга аерым игътибар күрсәтү ул җырчының дәрәҗәсен күтәрә. Дөрес сүзгә гаеп итү булмас дип ышанам», – дип фикерен белдергән шагыйрә.

Моның белән килешмәгән тамашачылар да булган:

«Саттыңмы, димәк, синеке түгел инде ул! Әле концертларына чакырганнарына һәм синнән сатып алганнарына үзең рәхмәт укы»;

«Алар бит җырны сатып ала. Әйтәсе килсә әйтә, килми икән – юк»;

«Ул җыр Азат белән Алсуга бушка килмәгәндер бит. Матур башкаралар. Билетлар да сатып алмыйсыздыр әле үз акчагызга» дигән комментарийларга «Авторларны матур итеп җиргә таптый беләсез, бәлки авторларсыз алар шундый биеклеккә менмәс тә иде. Кем кемгә рәхмәт укрыга тиеш икән», – дип җавап язган тамашачы.

Андый комментарийларга шагыйрә үзе дә җавап биргән: «Сез сүз ни турында барганын аңламасагыз дәрәҗәгезне төшермәгез, әгәр ул булса, әлбәттә. Сүз минем турыда гына түгел, дөньялыкта эз калдырган, чиксез хезмәт калдырган бакыйлыкка күчкән Робер Миңнуллин, Рәзил Вәлиев, Рөстәм Зәкуән һәм алар бик күп һәм шулай ук бүгенгә кадәр иҗат итеп яшәүче хөрмәтле Зөфәр Хәйретдинов, Марат Кәбиров һәм башкалар кебек шәхесләр турында бара.

«Балаларга шигырь ятлаткан вакытта башта кемнеке икәнен ятлатам. Дөрес эшләмәгәннәр»;

«Аранжировка, сүз һәм көй авторларын экран аша булса да күрсәтергә кирәк. Алайса бөтен дәрәҗә башкаручыларга гына була, бу дөрес түгел»;

«Афәрин, Гөлүсә! Авторлар турында бик дөрес язгансың. Барыбыз да шул фикердә, хәтта тамашачылар да», – дип шагыйрәне хуплауга каләмдәшләре һәм халык та кушылган.

Азат Фазлыев концертының икенче көнендә Гөлүсә Шаһбанга һәм башка авторларга да рәхмәт һәм хөрмәт итүен белдергән. Бу хакта тамашачылар комментарийда яза.

«Молодец, Азат! 19 гыйнварда булган концертында барысына да матур итеп рәхмәт әйткән. Җиткерделәр. Һәр кешенең хезмәте хөрмәткә лаек. Әгәр Азат иҗатташ дусларының (мин генә түгел, күпләр ясады ул кисәтүне) сүзләрен ишетеп авторга рәхмәт әйткән икән бу сөендерә. Рәхмәт әлбәттә», – дип рәхмәткә рәхмәт белдергән Гөлүсә Шаһбан.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко стала первой теннисисткой в 21-м веке, выигравшей 19 матчей подряд на Australian Open






Легойда прокомментировал слова протоиерея Ткачева о грехах и ударах HIMARS

Европейская провокация на Балтике провалилась

Города Германии могут столкнуться с нашествием крыс из-за запрета на яды

За год до выставления на приватизацию проектный институт приобрёл дорогостоящую недвижимость в центре Москвы