Алып баручы Рөстәм Шакиров Илдус Дәүләновны үзенә яла ягуда гаепли
Алып баручы Рөстәм Шакиров аранжировкалар ясаучы Илдус Дәүләновны үзенә яла ягуда гаепли.
Илдусны соңгы вакытта төрле телевизион тапшыруларга еш чакыралар. Татар эстрадасы артистлары чират торып хезмәттәшлек итүче аранжировкалар остасы бик популярлашып китте. Тапшырулар барышында музыкант үзенә ошамаган, үзе килешмәгән артистларның исемнәрен әйтүдән дә тайчынмый. Шундый очракның берсе «ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруында булган. Илдуска алып баручы: «Сиңа кайсы җырчылар хезмәт хакы түләмәде?» – дип сораган.
Башта: «Бу – «стукачество» дип аталадыр?» – дип, тукталып калса да, ахырдан ул алып баручы Рөстәм Шакиров исемен атый. Дөрес, Илдус сүзләренчә, Рөстәм аны түгел, ә дус аранжировщигын алдаган.
«Бер ярты ел элек минем таныш аранжировщикны «кидать» итте. Акчасын түләмәде. Рөстәм Шакиров дигән бер егет. Ул – тамада, алып баручы булып та эшли. Вакытында түләмичә, алдап йөртте. Качты инде», – дип сөйли ул.
Бу сүзләр тиз арада Рөстәм Шакировның үзенә дә барып ирешкән. Илдусның акканутында Рөстәм: «Мин – җырчы, алып баручы. Бәйрәмнәрегезне менә дигән итеп үткәрербез, мөрәҗәгать итегез. Ярты ел элек тә, 5 ел элек тә Дәүләнов белән хезмәттәшлек иткәнем булмады. Илдус Дәүләнов, үзең өчен генә сөйлә, башкалар өчен түгел. Бу интервьюны үземә яла ягу дип исәплим. Пиар өчен рәхмәт!» – дип комментарий калдырган.
Илдус Дәүләновны яклап язылган: «Рөстәм ул үзе кешедән акчаны каерып ала», «Ул диджейларны да «кидать» итә», «Ул бит халыкны да алдый», – дигән комментарийлар да бар.