Журналист Ләйсәнә Садретдинова: «Хәдичә әбиемә 105 яшь тулды»
«ТНВ» телеканалында чыга торган «Халкым минем» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова матур хәбәр җиткерә.
«Хәдичә әбиемә бүген 105 яшь тулды. «Мин синең хакта сюжет әзерлим», – дигәч: «Тукта, матурланып алам», – дип, түбәтәен рәтли башлады. Ул һәрвакыт шулай шаян булды. 105 тулса да – шундый», – дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Котлыйбыз! Нык сәламәтлек, күтәренке рух теләп калабыз!