Югары Ындырчыга утырып чыкканнарны китермиләр: авыл халкы «Интертат»ка рәхмәт әйтте
Апас районының Югары Ындырчы авылы халкы, авылда балалар бакчасы эшчәнлеген туктатып, ул бинада элек хөкем ителгәннәр, йорт-җирсез калганнар өчен ресоциализация үзәге ачу нияте темасына язылган мәкалә өчен, «Интертат» электрон газетасы редакциясенә рәхмәтен җиткерде.
-
Апас районында төрмәдән чыкканнар өчен үзәк ачуга халык каршы
«Безнең Апас районы Югары Ындырчы авылы халкы алдында килеп туган проблема чишелмәслек кебек иде. Аллаһка шөкер, бу мәсьәлә уңай якка хәл ителде: үзәк ачылмаячак, балалар бакчасы үз көчендә эшләп калды. Авыл җыенында катнашып, тавыш бирү юлы белән үзәк ачылуга бертавыштан каршы чыккан, петициягә кушылган авылдашларга, тирә-яктагы күрше авыллар халкына һәм җыенга кадәр бу проблеманы үзләрендә яктыртып, мәкалә бастырган «Интертат» газетасы редакциясенә олы рәхмәтебезне белдерәбез», – диелә авылда яшәүчеләр җибәргән хатта.
Фото: © Апас башлыгы Айрат Җиһаншинның телеграм-каналыннан
Авылның активисты Фәнис Бакиров сүзләренчә, 21 гыйнварда район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашында үткәрелгән җыенда бу тема җыенга кадәр үк массакүләм мәгълүмат чараларында күтәрелгәнен искәрткәннәр.
«Алар «авыл халкы өчен куркыныч булмаячак» дип сөйләсәләр дә, «авылда ул үзәкне ачуга без каршы» дидек. Тавыш бирү юлы белән нәтиҗә чыгардылар. Халык бертавыштан каршы чыкты. Балалар бакчасы эшләвен дәвам итәчәк», – диде Фәнис Бакиров.
Фото: © Апас башлыгы Айрат Җиһаншинның телеграм-каналыннан