Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025

«Күз тиде, ахры»: татар блогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) гаиләсендә күңелсез хәл

0

Татар блогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) хатыны Илүзәнең авылдагы төп йортында, барлык уңайлыкларны булдырып, ремонт ясаганнар иде. Ирле-хатынлы блогерлар ремонт барышын язылучыларына күрсәтеп барды. Бу көннәрдә күңелсез хәл булган. Аларның йорт эчен су баскан, идән асты су белән тулган.

«Шлангмы?» – дип сорап язучыга «әйе» дип җавап биргән Ринат. Видеода ул носкидан су эчендә юыну бүлмәсе уртасында басып тора.

Видеода күренгәнчә, идәнгә җәелгән линолеумны кубарып алганнар, идән бүрткән.

«Күргән һәрбер кеше «авылдагы ремонтыгыз шундый матур» дип торды. Күз тиде, ахры. Күрсәтсәм – анда коточкыч. Ярый әле иминиятләштергән идек. Белгеч килергә тиеш», – дип яза Ринатның хатыны Илүзә.

Шулай да блогерлар артык кайгырып, борчылып утырудан берни дә үзгәрмәячәген аңлый. Бераз кәефләрен күтәрү өчен, биеп тә алалар.

Бик кызганыч. Кыш уртасында ничек җилләтеп бетерерсез икән инде? Аллаһ ярдәм бирсен.

Ничек җыештырып бетерәсез инде. Торба туңганмы?

Эшләгәнгә эш язган инде. Эх, күз тиде микән?

Акча түләп аквапаркка бардыгыз, монда – бушка! Аллаһ ярдәм бирсен, – дигән комментарийлар белән халык блогерларның хәленә керергә тырышкан.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев прекратил сотрудничество с французом Симоном






Детское направление 7-го сезона «Музыка в Метро» открыли в Москве

Власти Подмосковья разрешили изымать дачи в пользу застройщиков

В Кремле отметили Международный день русского романса

Росгидромет: Москвичам не стоит ждать сильных снегопадов на этой неделе