Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Фаршлы пиде рецепты

0

Пиццага охшаган пиде – төрекләрнең милли ризыгы. Пиццадан аермалы буларак, пиде түгәрәк түгел, ә «көймә»не хәтерләтә һәм классик рецептында эчлеккә фарш, яшелчәләр, тозлы сыр салына.

Камыр өчен кирәк: 100 г җылы су, 50 г сөт, ярты чәй кашыгы чүпрә, 1 чәй кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы эретелгән ак май, 1,5 стакан чамасы он.

Эчлек өчен кирәк: 250 г ит фаршы, 1 суган, 1 помидор, 1 болгар борычы, 1 чәй кашыгы томат пастасы, 100 г тозлы сыр, 3-4 аш кашыгы көнбагыш мае, тәменчә тоз һәм борыч.

Иң элек ачы камыр басып, кабарсын өчен, 1 сәгатькә җылы урынга куярга. Бу камыр 3 пиде ясарга җитә.

Ул арада эчлекне әзерли торырга. Уртача зурлыктагы суганны турап, табада көнбагыш маенда кыздырып алырга, аннары шуңа фарш, ә бераздан вак итеп туралган помидор белән борыч салырга. Шулай ук томат пастасы да өстәргә мөмкин. Тәменчә тоз һәм борыч сибәргә. Фарш пешеп җиткәнче (7-10 минут), болгатып торырга. Эчлек сусыл булырга тиеш, коры кебек тоелса, су өстәргә киңәш ителә. Соңыннан бу әзер фаршка «Фета» кебек тозлы сыр кисәкләрен кушарга.

Кабарган камырны өчкә бүләргә, һәркайсын озынча түгәрәк итеп җәяргә. Камыр өстенә (кырыйларына җиткермичә) сусыл эчлекне тигезләп салырга. Шуннан соң камырны, көймә рәвешенә китереп, кырыйларын бөреп куярга һәм йомырка сарысы сыларга.

Пиде 220 градуска кадәр кызган газ мичендә 15-20 минут пешә. Аны кайнар килеш ашасаң, аеруча тәмле.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублёв сохранит место в топ-10 рейтинга ATP после вылета Шелтона в полуфинале АО






Источник 360.ru: три человека пострадали в ДТП в Москве

Тотальная "ядерка" могла начаться в 10 утра 26 января 1995 года

Британца Джонсона арестовали за мат на улице в Москве

Как вырастут маткапитал и пособия на ребенка с 1 февраля