Фәнзилә Җәүһәрова Шүрәлене тыю турында: «Бу – мәгънәсезлек һәм алай булырга тиеш түгел»
- Ноябрь башында «Шүрәле» товар билгесе хокукына ия булган «Национальные игрушки» ширкәте «Казанские подарки» ширкәтен судка бирә. «Шүрәле»не «Национальные игрушки» үзенеке итеп терки, шулай итеп, «Казанские игрушки» «Шүрәле» дип язылган сыннарны ясап, закон бозган булып чыга. (Сыннарны ясап түгел, нәкъ менә анда «шурале» дип язып куеп). Шүрәле сыннары иясе, товар билгесенә булган хокукны бозган өчен, 200 мең сум күләмендә компенсация сораган. Татарстан арбитраж судьясы Хөснетдинова «Национальные игрушки» дәгъвасын яклый, дөрес, компенсация суммасы 10 тапкырга киметелә. Шүрәле сыннары ясаган оешма 20 мең сум компенсация түләргә, дәүләт пошлинасы өчен чыгымнарны үз өстенә алырга тиеш булып чыга. Шулай ук, дәгъвалы сыннар – «шүрәле» дип язылган сыннар юкка чыгарылырга тиеш.
– 2023 елның апрелендә «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде. Әлеге канун нигезендә, теге яки бу халыкның мифологик күзаллаулары матди булмаган мәдәни мирас объектлары буларак билгеләнә. Мин Шүрәленең график сурәтен яки башка мифологик персонажларны куллануны тыю – абсурд дип саныйм.
Шүрәле, Су анасы яисә башка персонажларның график билгеләре, бу очракта «Шүрәле» дип язылган булу, ниндидер бер төрле мәгънәсез һәм авторлык хокуклары законы белән матди булмаган этномәдәни байлык турындагы закон арасында килешмәүчәнлек яисә ике законның үзара кисешүе килеп чыга, дип исәплим. Ике Федераль закон («Авторлык хокукы һәм чиктәш хокуклар турында» РФ Законы 09.07.1993 N 5351-1 һәм «Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгы турында» РФ Законы 20.10.2022 № 402-ФЗ законы) уйланылмаган, аның ахырына кадәр эшләнелеп бетмәгән каршылыклары яклары бар.
Юристлар ике законны да тикшереп, өйрәнеп, уртак фикергә килергә тиеш, дип уйлыйм. Гомумән, суд, теге яки бу ситуациягә бәйле законнар булмаган очракта, алар гамәли практикага бәйле таяна. Безнең Шүрәлегә бәйле әлеге шикаять белдерүчегә, аның шикаятен дөрес дип табу һәм моны шикаятьче файдасына хәл итү... Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр һәм башка татар халык әкият персонажлары кемнеңдер авторлык хокукларына килеп керә икән, бу очракта, кая барып чыгарбыз?!
Әлбәттә, мин судның карары белән килешмим. Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, татар җәмәгатьчелеге күтәрелергә һәм үзенең фикерен белдерергә тиеш. Бу – канун кысаларында федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Мондый юридик казуслар булырга тиеш түгел. Әлеге казус киләчәктә дә начар прецедентка китерәчәк. «Шүрәле» дип сыннарга гына язу түгел, бәлки, кемнеңдер «Шүрәле» дигән кәнфит ясыйсы килер? Алар сыннарга гына бәйле шикаять белдерәчәкме? Кемдер «Шүрәле» дигән кунакханә ачарга теләсә? Татар халкының мифологик персонажлары аллеясен эшләсәләр, яки балалар паркларында аларга бәйле аллеялар эшләсәләр, алар турында аңлатма бирергә кирәк икән, димәк, без, бу – персонаж дип, исемен атамыйча язабызмы?
Әлеге хәл киләчәктә шактый күп каршылыкларга һәм сорауларга китереп чыгарачак. Бу – мәгънәсезлек һәм алай булырга тиеш түгел. Әгәр дә ике закон бергә килешеп бетә алмый икән, димәк, авторлык хокукларына бәйле аерым пунктлар кертергә кирәк. Теге яисә бу халыкның, бу очракта татар халкының Шүрәлесе һәм башка персонажлары аларны мифологик күзаллаулары, аларга бәйле төрле сыйфатлар, әйтик, язулар – берничек тә авторлык хокукларына ия була алмыйлар.
Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасына килгәндә, Тукай аны бик соң язган булса, авторлык хокукларына ия булыр иде. Россиядә авторлык хокукы авторның гомере буена һәм аның вафатыннан соң 70 ел дәвамында гамәлдә була. Яисә аның варислары авторлык хокукларына ия булып, дәгъва белдерергә мөмкин. Шул исәптән, рәссам Байназар Әлминовның «Шүрәле»гә бәйле сериясе, иллюстрацияләре бар. Ул да авторлык хокукларына ия, чөнки ул аның күзаллауларына нигезләнгән. Аның картинасын халык мирасы дип әйтә алмыйбыз. Ләкин Шүрәле персонажы, аның белән бәйле татарча язу һәм рус теле нормаларына туры китереп, график язуы, билгесе, рус теле орфоэпиясенә утыртылган әйтелеше – барысы да авторлык хокуклары кысалары белән чикләнә торган сүзләр. Беренче чиратта, мифологик персонажлар була алмый, – диде Фәнзилә Җәүһәрова.
-
«Шүрәле» товар билгесенә хокукларны рәсмиләштергән компания Шүрәле сыннарын ясап саткан оешманы судка биргән, һәм аның шикаяте өлешчә канәгатьләндерелгән.
-
«Шүрәле»не юк итәргә»: Татар халкының әкият геройларын яклаучы табылырмы?
-
Шундый-шундый хәлләр! «Кычкырадыр: «...– ул бит минем алтын тарак!»
-
«Су анасы» мәсьәләсендә Мәдәният министрлыгының катгый җавабы: «Килешүләр булмаячак!»