Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Аграр университет ветеринар академия белән кушыла: «Алда штатны кыскарту бурычы тормый»

0

Уку йортларын берләштерү эше 1 апрельгә кадәр тәмамланырга тиеш. Яңа югары уку йорты «Казан дәүләт аграр университеты» исемен йөртәчәк. КДАУ ректоры Айрат Вәлиев үзгәртеп коруның ничек узачагы һәм аның мәгънәсе турында сөйләде.

– Аграр университетта көндезге һәм читтән торып уку формалары буенча 5200гә якын студент белем ала, укытучылар саны – 151 кеше, гомумән, хезмәткәрләр саны 370тән артык. Без инженерлар, агрономнар, икътисадчылар әзерлибез, шулай ук катнаш белгечлекләр – урман эше, экология, җир төзелеше һ.б. укытыла. Шулай ук без аграр көллиятләребез, техникумнарыбыз өчен укытучылар да әзерлибез. Ветеринария академиясендә 2300гә якын студент укый, 300 хезмәткәр эшли, шул исәптән – 109 укытучы. Аларның әзерлек юнәлешләре – ветеринария медицинасы, зоотехния, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, ветеринария-санитария экспертизасы, кинология. Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты АПК инженерларының, агрономнарының, икътисадчыларының һәм башка белгечләренең квалификациясен күтәрү белән шөгыльләнә. Анда штатлы хезмәткәрләр 50гә якын, шул исәптән 10лап укытучы.

Казанда авыл хуҗалыгы вузларын берләштерү турында күптән сөйләшенә иде инде. Соңгы тапкыр үзгәртеп кору турында узган җәйдә Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Татарстанга килгәч фикер алыштылар. Үзгәрешләр нәрсә белән бәйле?

– Аграр университетны һәм ветеринария академиясен берләштерү идеясе, чыннан да, ел саен диярлек төрле дәрәҗәдә каралды һәм менә тормышка ашты. Үзгәртеп коруның максаты – конкурентлыкка сәләтле аграр юнәлештәге эре югары уку йорты булдыру, шул исәптән халыкара дәрәҗәдә дә. Мондый эреләнү федераль дәрәҗәдәге дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр ача. Эш шунда, мондый программаларга керү өчен сайлап алуның билгеле бер критерийлары бар, шул ук вакытта югары уку йортының масштабы, әзерлек юнәлешләре, фәнни потенциалы сизелерлек әһәмияткә ия. Шулай булгач, югары уку йортларының кушылуы киләчәктә «Приоритет-2030», «Алдынгы инженер мәктәпләре» һәм башка программаларда катнашырга мөмкинлек бирәчәк, Моңа кадәр безнең югары уку йортлары студентлар саны һәм финанслау күләме критерийлары буенча туры килмәү аркасында аларда катнаша алмый иде. Моннан тыш, агымдагы елда Татарстан «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектына керде. Аның кысаларында «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырылачак, ул матди базаны яңартуны, торак төзүне һәм фәнни хезмәткәрләргә стимул бирүче түләүләрне күздә тота. Үзгәртеп корудан соң университет анда катнаша алачак. Һәм, әлбәттә, фәнни проектлар буенча багланышлар мөһим әһәмияткә ия. Без предприятиеләребездә гамәлгә кертү өчен яңа технологияләр, инновацияләр тәкъдим итәргә, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тиеш.

– Яңа вузда сезнең университет исемен саклап калу КДАУның яңа структурада өстенлек итүен аңлатамы?

– Сорау болай булырга тиеш түгел. Без хәзер – бердәм коллектив, анда һәркемнең хокуклары һәм бурычлары тигез. Исем мәсьәләсе – мирасны, тарихны саклау мәсьәләсе. Безнең югары уку йортларының тарихы бик тирән: аграр университетка – 100 елдан артык, ветеринария академиясенә – 150 елдан артык, һәм, әлбәттә, брендны саклау мәсьәләсе бик мөһим. Шуңа күрә ветеринария академиясе үз исеме белән яңа югары уку йорты составына керәчәк, ә ТИПКА өстәмә белем бирү институты булачак. Составында берничә институт булган бер югары уку йорты булачак: агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану; икътисад, механизация һәм техник сервис; Казан ветеринария медицинасы академиясе; өстәмә белем бирү, шулай ук урман хуҗалыгы һәм экология, урта һөнәри белем бирү факультетлары.

Аңлашылганча, яңа университетта бер генә ректор булачак. Ул кайчан билгеләнәчәк?

– Ректор, кагыйдә буларак, республика җитәкчелеге белән килештереп, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән билгеләнә. 1 апрельгә кадәр гамәлгә куючылар билгеләнәчәк һәм хәбәр итәчәкләр. Әлегә мин һәм минем хезмәттәшләрем элекке вазифаларда эшлибез.

Югары уку йортлары берләшкәннән соң бюджет урыннары саны сакланырмы? Әллә артырга да мөмкинме?

– Бюджет нигезендә укучы һәм коммерция нигезендә укучылар нисбәте бүген аграр университетта якынча 60 процентка 40 процент, ветеринария академиясендә 80 процентка 20 процент тәшкил итә. Бюджет урыннары саны кимемәячәк. Мин, киресенчә, үзгәртеп коруны исәпкә алып, аларны арттыру мөмкинлеге булыр дип уйлыйм. Әмма бу мәсьәләгә игътибар белән якын килергә кирәк, чөнки биредә – «медальнең икенче ягы» – кабул ителүче абитуриентларның сыйфаты, БДИның уртача баллы. Безгә бөтен илдән, шулай ук чит илләрдән талантлы абитуриентларны җәлеп итәргә кирәк, һәм безнең югары уку йортларын зурайту бу бурычны хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш.

Уку өчен түләү үзгәрерме?

– Университет 2 югары уку йортының варисы булып тора, һәм студентларның ветеринария академиясе белән төзегән килешүләре саклана. Уку өчен түләү төзелгән килешүләр нигезендә калачак. Алар эшләвен дәвам итә, бары тик без студентлар белән өстәмә килешү төзибез, чөнки килешү ягы үзгәрә: ветеринария академиясе урынына – аграр университет. Киләчәктә уку бәясе күтәрелергә мөмкин, әмма ел дәвамында инфляция дәрәҗәсеннән артык түгел.

– КДАУ һәм КДВМА тәмамлаучылар нинди дипломнар алачак?

– 2025 елның 1 апреленнән соң укуларын тәмамлаучы студентлар үзләре укыган белгечлекләр буенча Казан дәүләт аграр университеты дипломнарын алачак.

Теләсә нинди үзгәртеп кору хезмәткәрләр арасында борчылу уята. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган югары уку йортлары коллективлары җыелышында хезмәткәрләрнең хезмәт хакын 15 процентка арттыру мөмкинлеге турында сүз барды. Хезмәт хакын арттыру штат санын шул ук 15 процентка кыскартуны күздә тотмыймы?

– Кушылу рәвешендәге үзгәртеп кору предприятиене бетерүне һәм хезмәткәрләрне эштән чыгаруны күздә тотмый. Хәзерге вакытта безнең алда штатны кыскарту, хезмәт хакы фондын янга калдыру бурычы тормый. Әзерлекнең барлык юнәлешләре дә һичшиксез саклана. Бүгенге көндә булган укытучылар составы элеккеге режимда, шул ук юнәлешләр буенча эшләячәк. Бары тик юридик рәсмиләштерү процедурасын узарга кирәк булачак. Аграр университет аңа кушыла торган ике югары уку йортының варисы булып тора, шуңа күрә хезмәткәрләр белән гамәлдәге хезмәт контрактларына өстәмә килешүләр төзеләчәк.

Хезмәт хакына килгәндә, хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә тикшерелә. Хезмәт хакы структурасы база өлешеннән һәм төрле өстәмәләрдән тора. Штат расписаниесе буенча база өлеше үзгәрешсез һәм билгеле бер эш күләме өчен билгеләнгән. Аграр университетта нормативлар ветеринария академиясенә караганда 10-15 процентка югарырак булганлыктан, КДВМА хезмәткәрләренең база өлеше безнең дәрәҗәгә кадәр арттырылачак. База өлешеннән тыш, хезмәткәрләрнең шәхси казанышлары белән бәйле өстәмә түләүләр дә бар: бастырылган фәнни мәкаләләр саны, алынган патентлар саны, төрле конкурсларда катнашу, өстәмә килешү эшләре. Бу өстәмә акчалар конкрет галимгә, укытучыга яки өстәмә килешүләр кысаларында теге яки бу эшләрне башкаруга җәлеп ителгән хезмәткәргә бара.

– Шуңа да карамастан, КДАУ һәм КДВМА – профильләре буенча охшаш югары уку йортлары. Кабатланучы структуралар һәм вазыйфалар белән нишләячәксез?

– Теге яки бу юнәлешләр буенча махсуслашкан кафедралар кисешми, шулай булгач, монда проблемалар көтелми. Гомуми кафедраларга килгәндә – философия, математика, физкультура һәм башкалар, аларның укытучылары бер мөдир җитәкчелегендә бердәм кафедра составына керәләр. Укытучыларның урнашу урыны алар булган җирдә калачак. Ветеринария академиясендә, мәсәлән, бездәге кебек үк, спорт комплексы, стадионнар бар, ягъни физик культура дәресләрен үткәрү өчен барлык шартлар да бар. Алар дәресләрне ничек үткәргәннәр – шулай үткәрәчәкләр дә. Студентлар шул ук төркемнәрдә, шул ук күләмдә укуларын дәвам итәчәк, шуңа күрә педагогик йөкләнеш шул ук калачак. Фәнни юнәлешләр буенча кисешүләр бездә юк, шулай булгач, студентлар үзләренең фәнни җитәкчеләре белән шөгыльләнүне дәвам итәчәк. ТИПКАда берничә кыскарту очрагы булырга мөмкин, чөнки аларның укытучыларында тотрыклы йөкләнеш юк.

Проректорларга килгәндә исә, студентлар саны һәм эшчәнлек юнәлешләре арту сәбәпле, яңа юнәлешләр кертергә туры киләчәк. Мәсәлән, укыту-тәрбия эше буенча проректор түгел, ә һәр юнәлеш буенча – тәрбия һәм укыту буенча аерым проректорлар булачак. Кабатлану вазыйфаларын биләүчеләрне без башка юнәлешләргә җәлеп итәбез. Эш барысына да җитәрлек.

Өстәмә белем бирү институты (элеккеге ТИПКА) квалификация күтәрү, һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү юнәлешләрен җитәкләячәк. Шул ук вакытта алар аграр университетның һәм ветеринария академиясенең өстәмә белем бирү программаларын үз эченә алачак. Аспирантураны берләштерәбез.

Минемчә, минималь кирәкле үзгәртеп корулар 1 апрельгә тәмамланачак, ул вакытта без бердәм югары уку йорты буларак эшли башлаячакбыз. Уку елын бернәрсә дә үзгәртмичә диярлек эшләп бетерербез, әмма җәйге чорда, мөгаен, уку процессына, кафедралар структурасына, белем бирү программаларына үзгәрешләр кертү зарурлыгы туар. Ә алга таба безгә беркем дә камилләшүне, структураны үзгәртүне, әзерлек юнәлешләрен төзәтүне, федераль һәм төбәк министрлыкларыбыз, республика Хөкүмәте, агрохолдингларыбыз, фермерларыбыз куйган максатлар һәм бурычлар өчен яңа фәнни проектлар ачуны тыймый... Шуңа күрә, үзгәртеп кору чараларыннан соң, университет коллективына заманча чакыруларга җавап бирә торган югары уку йортын үстерүнең яңа стратегиясен эшләргә һәм кабул итәргә кирәк. Ул безгә Евразиянең әйдәп баручы аграр белем бирү һәм фән үзәгенә әверелергә мөмкинлек бирәчәк.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Фәридә Якушева




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Мэдисон Киз

Киз получит 2,2 миллиона долларов за победу на Australian Open






«Сьон» с Миранчуком разгромно проиграл «Базелю» в чемпионате Швейцарии

Купить Песню. Песни на продажу. Продажа песен. Продажа Авторских песен.

Челябинский боксер стал победителем Кубка России

В Кургане женщина въехала в остановку транспорта