Фатирда 20 мәче асраучыдан күршеләре зарлана: «Йоклаганда, өстебездән тараканнар йөгерә»
Чаллыда бер йортны тараканнар баскан. Күршеләр әлеге һөҗүмнең сәбәбен Плюшкин синдромлы өлкән яшьтәге ир белән хатын аркасында булган дип саный.
«Челнинские известия» редакциясенә Дарья Сафиуллина мөрәҗәгать иткән. Ул әнисенә кунакка баруның үзе өчен коточкыч хәлгә әйләнүен сөйләгән: 29/12 тугыз катлы йортның өченче подъездын тараканнар тутырган.
- Тугызынчы катта әниемнең күршеләре - өлкән яшьтәге ир белән хатын аркасында тараканнар үрчеде. Аларның фатирында бик күп мәче яши, антисанитария. Алар бу тараканнарның үрчүенә сәбәп булды, - дип саный Дарья Сафиуллина. - Күршеләр көрәшергә тырыштылар, подъезддагы проблемалы торак белән янәшә стеналарны эшкәрттеләр. Ләкин бу хәлне тагын да катлауландырды: хәзер стеналарга ябышкан тараканнар эленеп тора: кайберләре үлде, кайберләре тере килеш эленеп тора.
«Тараканнар белән бергә»
Без шушы йортка барырга булдык. Беренче катта тараканнарны очратмадык, ә тугызынчы катта алар ашыкмыйча, үзләренчә: идәндә, стеналарда, түшәмдә, лифт төймәсендә йөрделәр. Җиденче каттан яшәүче Сергей Пакшинцев үзенең фатирына чакырды. Ул тараканнарның өстәл буйлап йөгерүен күрсәтте.
Ир кеше беренче тапкыр өендә таракан күрүен сөйләде. «Бервакыт йокы аралаш өстемдә утырган черкине үтермәкче булып үземә суктым. Уянып киттем, карасам, бу черки түгел, таракан икән. Йоклаганда, караватта да, безнең өстән дә йөгерәләр».
- Мин монда 1997 елдан бирле яшим, әмма андый хәл белән беренче тапкыр очрашам. Беренчедән, моны тугызынчы катта яшәүче күршеләрнең мәчеләре күп булуы белән бәйлим – 20 дән артык. Икенчедән, ир белән хатын инде карт, аларның сәламәтлекләре бик яхшы түгел, - дип аңлатты Сергей Пакшинцев.
Олы яшьтәге пар белән бер катта яшәүче Юлия Сафиуллина тараканнар белән килешергә әзер түгел.
- Көтелмәгән кунаклар килмәсен өчен, вентиляцияне скотч белән ябыштырдым. Шуңа күрә минем балкон һәрвакыт диярлек ачык - һава ничектер йөрергә тиеш бит инде. Чыбыклар үтә торган ярыкларны сыладым. Бик күп акча корткычлардан саклану өчен профессиональ химия сатып алуга китә. Бөтен җирдә бөҗәкләр өчен тозаклар куелган, эшкә барыр алдыннан агулы спрейлар сиптерәм, – дип уртаклаша Юлия Сафиуллина. - 20 ел бу йортта яшим, әмма соңгы ярты елда шундый куркыныч хәл башланды.
Әлеге йортта яшәүчеләр иртән һәм көндез күршеләренең арба тотып кибетләр буйлап йөрүен, мәчеләрне ашатырга дип, балык һәм ит алып кайтуларын күрә. Алар үзләренең өйләрендә яшәүче мәчеләрне генә түгел, урамда яшәүче мәчеләрне дә ашаталар икән.
- Әлеге йортта яшәүчеләрнең күбесе югары катлардан баскычтан төшәләр, чөнки күршеләреннән соң лифтта коточкыч ис кала. Йортсыз хайваннарны ашатсын, без каршы түгел, әмма бит торакны да, үзеңне дә чиста тотарга мөмкин, - дип ачулана халык.
Кибетләрдә дә аны беләләр.
- Ул кибеткә кергәндә, мәче сидеге исе тарала. Аның кыяфәте каралмаган, өс-башы да йортсыз кешенеке кебек. Соңгы дүрт елда шундыйга үзгәрде. Мөгаен, бу аның хатынының сәламәтлеге белән бәйледер. Берничә ел элек аның хатынына бик нык салкын тиде. Вакытында хастаханәгә мөрәҗәгать итмәде, нәтиҗәдә ул бетеренде. Шуңа күрә аңа өйдәге эшләрне башкару җиңел түгелдер. Алар икесе дә үз акылында, яхшы сөйләшәләр, - ди сатучы.
Ир-ат кибеттән тавык муеннары, путасса сатып ала. Көн саен бу продуктлар өчен 250 сумнан 300 сумга кадәр акча бирә.
Фатир хуҗасы Татьяна Миронова белән дә сөйләшеп булды. Бөкрәйгән тәбәнәк кенә бер хатын безгә ишек ачты, фатирга чакырмады, ләкин бүлмәдә чүп-чар күп икәне, идәннәр пычрак булуы, алар буйлап тараканнар йөгереп йөрүе күренә иде. Без биш мәче күрдек: өчесе ишек төбендә көтелмәгән кунакларга карап утыралар иде, берсе кухнядагы шкафка, икенчесе залдагы диванга утырды.
- Өч бүлмәле фатирда ирем белән яшибез – аңа 74 яшь, миңа 73. Бездә ун мәче Бар, башта ирем берничәсен тапты, аннары алар үрчеделәр. Шәһәрдә приютлар юк, аларны кая тапшырасың, урамга чыгарып ташламассың бит. Өйдә эшләрне эшләргә өлгермим, миңа авыр. Улым еракта яши. Ә тараканнар бездә генә түгел, башкаларда да барлыкка килде. Елы шундый килде, июльдә бөҗәкләр һөҗүме булды. Агулый алмыйм - мәчеләр зыян күрәчәк, - диде пенсионер.
– Без ЖЭКка мөрәҗәгать иткән идек, – дип сүзгә кушылды Юлия Сафиуллина. - Хезмәткәр килде, стенаны юарга тырышып карады, ләкин тагы да начаррак булды: пычрак стена буйлап сыланды, ә корыган бөҗәкләр шулай калды.
Суд аша куып чыгарырга
Әлеге йорт карый торган «Челныстройремонт» идарәче компаниясендә хәбәр итүләренчә, бу гариза контрольдә тора – тәртип урнаштырырга, шул исәптән подъездны җыештырырга вәгъдә иткәннәр. Тараканнар белән мәсьәлә ачык кала.
Чаллы районара торак инспекциясе консультанты Нәфисә Сәлимҗанова мондый вәзгыятьтә, барыннан да элек, идарәче компаниягә шалтыратып кына калмыйча, язма мөрәҗәгатьне дә калдырырга кирәклеген аңлатты. Шул ук вакытта халык кулында икенче теркәлгән нөсхә калырга тиеш.
- Подъездны юешләп җыештыру аена ике тапкыр башкарылырга тиеш. Аның эшләнгәнлеге турындагы актка имзаны йорт, подъезд буенча өлкән яки теләсә кайсы милекче куя. Подъезддагы мәгълүмат стендында җыештыру графигы урнаштырылырга тиеш. Йортта яшәүчеләрнең гаризасы буенча, подъездда пычрак булса, планнан тыш җыештыручы хезмәткәрне җибәрергә тиешләр. Биредә яшәүчеләр җыештыру вакытында катнашырга һәм аны үтәүнең сыйфатын тикшереп торырга хокуклы, әмма бу хакта алар УКга хәбәр итәргә тиеш, - дип аңлатты Нәфисә Сәлимҗанова.
Торак инспекциясендә подвалларны дератизацияләү – тычканнардан эшкәртү – аена ике тапкыр оештырыла дип өстәделәр. Гомуми файдаланудагы урыннарда тараканнардан дезинфекция яшәүчеләрнең гаризалары буенча башкарыла. Фатирларны милекчеләр үзләре эшкәртә.
- Фатирларында антисанитария булган күршеләргә карата да уртак көч белән эш итәргә кирәк. Биредә яшәүчеләрдән, УК, Роспотребнадзордан торган комиссия җыярга кирәк. Бу очракта, торакка мәчеләр күп булганлыктан, ветеринария күзәтчелеген дә чакырырга мөмкин. Комиссия эшенең нәтиҗәсен документаль-акт белән рәсмиләштерергә кирәк, - диде консультант. - Ләкин башта хуҗаларны мәчеләрне алырга күндерергә, тәртип урнаштырырга һәм фатирны тараканнардан эшкәртергә булышырга кирәк. Әгәр тыныч килеп чыкмаса, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда торакны тәртипкә китерү турында Карар кабул ителәчәк. Россия Торак кодексы буенча күпфатирлы йорттагы фатир тиешле хәлдә тотылырга тиеш.
Илнең Гражданлык кодексының 287.7 маддәсе буенча, әгәр милекче күршеләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозуын дәвам итсә яки бинаны тиешенчә файдаланмаса, суд аша, җирле үзидарә органнары ярдәмендә проблемалы торакны гавами сатуларда сатуга ирешергә кирәк.
Җинаять кодексының гамәлдә булмавына торак инспекциясенә мөрәҗәгатьләр язарга кирәк.
Плюшкин синдромы
Клиник психолог Гөлназ Мансурова өлкән яшьтәге ата-аналарның якыннарына һәм күршеләренә табиб-психиатрга, клиник психологка яки неврологка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
- Плюшкин синдромы булган өлкән яшьтәге кеше якыннарын барлык әйберләрнең һичшиксез кирәк булачагына һәм һәрберсенең әһәмияте барлыгына ышандыра. Еш кына җыелган әйберләргә кагылырга ярамый, утильләштерү турында әйтеп тә торасы юк. Тәртип урнаштыру җәнҗалга әйләнергә мөмкин. Мондый кешеләр еш кына шәхси гигиеналарын санга сукмый башлыйлар, үзләрен ризык белән тәэмин итә алмыйлар, – дип аңлатты Гөлназ Мансурова.
Мондый хәл төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килә: баш сөяге-ми җәрәхәтләре, инфекцияләр (энцефалит, менингит), деменция, психологик факторлар: ярлылык, ялгызлык.
Авыруның башлангыч стадияләрендә кешегә табибка мөрәҗәгать итәргә ышандырып ярдәм итәргә мөмкин. Җибәрелгән вариантларда бары тик агрессия генә булачак. Психолог сүзләренчә, мәҗбүри дәвалау суд аша мөмкин.
«Челнинские известия»дан Ольга Степанова язмасы тәрҗемә ителде
«Челнинские известия» фотолары