Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Кеше бәхетендә бәхет төзеп булмый

0

Минем классташым – исемен язмыйм, 15 яшеннән безнең иң уңган егетебез белән йөри башлады. Җырлый-бии, көрәшә, волейбол уйный – ут кебек егет, аны сайлагач, бар кызлар да көнләште, чөнки ул егет белән йөрергә теләүче кызлар бик күп иде. Әмма, нишлисең – көнләшергә генә кала. Ул кыз усал иде, егетне тартып алырга омтылучылар булмады. Әллә нинди тыйнак кызлар бар иде – әмма ул егет шуны сайлады. Шундый сүз бар бит – гадәттә, бер генә кеше гына чынлап ярата, ә икенчесе үзен яратырга рөхсәт бирә. Алар да шулай иде – егет ярата, тегесе аның яратуын кабул итте. Ул егет үзен яраткан күпме кызны елатып калдырды. Ул егет кызын укырга кертер өчен дә тырышты. Үз башына.

Ул кыз укырга китүгә бер байның малае белән танышкан һәм бу егетне ташлады. «Ул хәерче малай, миңа андый кирәкми», дигән. Яңа егетенең зиннәтле тормышына кызыгып, кияүгә дә чыкты.

Егетебез аңа шалтыраткан, ялварган, кайтуын сораган диделәр. Аннары янаган да икән, туегызны уздырмыйм дигән. Кыз сорарга килгәндә килеп чыгып комачауламасын дип, ниндидер егетләр дежур торды урамда. Әмма ул аларның барыбер туйларын бозды. Билгеле инде, аны туйга чакырмадылар. Әмма ул туй көнне килгән, киленгә бүләк бирәм дип алдап туй буласы бинага кергән һәм заллга кергән урында үзенә кул салган. Туй буласы урынга погонлы кешеләр кереп тулган, бөтен туйның рәте киткән, кемнәрдер әле егетнең үзенә кул салганын да күргән икән – алар үзләрен начар хис итә башлады, ашыгыч ярдәм чакырганнар, кыскасы, бу егет әйткән сүзен тоткан – бәйрәмен тараткан. Теге кыз шунда ачаргаланып каргаган: «Минем гомеремдәге иң матур көнне бозды, нигә нәкъ менә бүген шуны эшләргә», дигән.

Ул әле дә шул кешедә кияүдә. Бөтенебез дә белеп тора – ире ачыктан-ачык өстеннән йөри, әллә ничә сөяркәсе бар, сөяркәләреннән балалары бар. Бу хатын да белә – әмма аерылып та китә алмый – аның беркемгә дә кирәге юк бит. Кеше бәхетендә бәхет төзеп булмый дип, еш сөйләшәбез классташлар белән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Джокович снялся с полуфинала Australian Open в Мельбурне






Москва и Нью-Дели планируют встречи на высшем уровне в 2025 году

Центробанк России продал юани на 4,7 млрд рублей: отчет за январь 2025 года

В поисках «Щастья!»: яркая премьера от Аллы Сигаловой

Экономист Сасим: хищения электричества серыми майнерами достигли 10 млрд рублей