Фирдүс Тямаев төркеменнән киткән Рүзәл Минһаҗев белән нинди мөнәсәбәттә калуын әйтте
Фирдүс Тямаев үз төркемендә эшләп киткән шагыйрь Рүзәл Минһаҗев белән очрашкан. Рүзәл хәзер үз төркеме белән гастрольләрдә йөри. Ул хатыны белән Фирдүс Тямаевка кунакка килгән.
«Энекәшем Рүзәл өемә кунакка килде. Бөтенесе: «Рүзәл кая китте?» – дип сорый. Рүзәл безнең төркемнән китте, үзенә аерым команда җыйды, үзе аерым гастрольләр белән йөри. Безнең дуслык калды. Арабызда бернинди талашу, бәхәс юк», – дип сөйли Фирдүс Тямаев.
Рүзәл аңа үзенең «Егет без» дип аталган шигырьләр җыентыгын бүләк иткән. Бергә эшләгән 3 елда алар 60 җыр яздырган.
«Фирдүс абый, син – минем тормыш укытучым. Син – яшьләребез өчен үрнәк, халкыбыз өчен маяк, безнең өчен горурлык. Тормыш бәхете һәм күңел тынычлыгы телим», – дигән матур сүзләр язган шагыйрь бүләк иткән китабына.