Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025

«Бала төшә, сепсис, бөерләре эшләми...» Йөкле хатын комага киткән дә үлгән

0

Ингушетиядә йөкле хатын комага киткән һәм вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Ингушетиядә яшәүче күп балалы хатын 14 гыйнварда перинаталь үзәктә үлә. Биредә ул 1 ай чамасы ята. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Әлеге хәлдә медицина хезмәткәрләрен гаеплиләр.

20 декабрьдә кич белән 35 яшьлек йөкле хатынның кисәк кенә хәле китә. Туганнары «ашыгыч ярдәм» чакыра, һәм аны Назрань шәһәренең перинаталь үзәгенә алып китәләр. Табиблар аңа «20 атнада үсүдән туктап калган йөклелек» диагнозы куя. Шул ук көнне хатынның баласы төшә, күп итеп кан китә башлый.

Хатынны башка медицина оешмасына күчерәләр. Социаль челтәр кулланучылар язганча, дежур табиб эшен башкармый һәм пациентны карамый. Кичтән иртәнгә кадәр хатынның каны китә. Иртән генә табиблар аңа операция билгели.

Хатын бик күп кан югалтканга, сепсис башлана, бөерләре эшләми башлый. Ул операциядән соң аңына килми, комага китә. Шундый халәттә 13 гыйнварга кадәр ята. Хатын комадан чыкмый инде… «Әлеге медицина учреждениеләрендәге медицина хезмәткәрләре һәм вазифаи затларның эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча сәламәтлек саклау буенча федераль закон таләпләрен бозулар һәм аларның һөнәри вазифаларын тиешенчә башкармавы аркасында пациент үлеменә китерү ачыкланды», – дигәннәр республика прокуратурасында.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция стартового матча Елены Рыбакиной на турнире за миллион долларов






Продукция из разных уголков страны представлена на мытищинской ярмарке

«Мы тут не за хлебом пошли»: как Бородина и Сердюков готовятся к свадьбе

Вильфанд сообщил, что в южных регионах России ожидается штормовая погода

Наш земляк вступил в ряды волонтеров в Анапе