Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Ир белән хатын Казанда интим-салон оештырган: фахешханәдә яшүсмер кызлар да эшләгән

0

Законсыз рәвештә интим-агентлык оештыручы Игорь Сорин һәм аның белән бергә җинаять кылучылар эшен судта карау башланды. Тикшерү версиясе буенча, 2012 елда Игорь яшь кызларны, ә кайчак яшүсмер кызларны фахишәлек белән шөгыльләнүгә җәлеп итә башлаган.

Эшне судта карый башлауга бары 2 зыян күрүче генә килде. Аларның берсе күрсәтмәләр бирүдән баш тартты, әлегә нәрсә дә булса сөйләргә әзер түгеллеген белдерде. Утырыш буена ул калтырап утырды, ә кайвакыт күзләренә яшь килде. Ул кулы белән корсагын тотып тора иде.

«Мин әлегә бернинди күрсәтмәләр бирергә әзер түгел. Минем йөклелек фонында кан китү куркынычы бар», – диде ул судка.

Хәзерге вакытта 11 гаепләнүченең икесе генә сак астында: Игорь Сорин үзе һәм аның «уң кулы» һәм урынбасары Артур Нуретдинов. Игорь белән Артурны, фахишәлек белән шөгыльләнүне оештырудан тыш, шулай ук янап куркыту һәм фахишәлек белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдә гаеплиләр. Сорин белдерелгән гаепләүләрнең берсе буенча да гаебен танымый.

«Мин үз гаебемне өлешчә таныйм. Фахишәлек белән шөгыльләнүне оештыруны таныйм. Калганнары барысы да – юк», – диде судка гаепләү игълан ителгәннән соң Артур Нуретдинов.

Бүген хөкем ителүчеләр эскәмиясендә шулай ук Игорьның хатыны да утырды. Тикшерү версиясе буенча, баштан ук, 2012 елдан, ул тормыш иптәшенә «гаилә бизнесын» алып барырга актив ярдәм иткән.

Гаепләү игълан ителгәннән соң яклау процессны ММЧдан ябуны сорады.

«Безнең эш шактый четерекле дип борчылам, ә монда процесста катнашучыларны фото һәм видеога төшерүче корреспондентлар бар», – диде судка адвокат Баһаветдинов.

Процессны ябу турындагы үтенечне барлык гаепләнүчеләр һәм аларның яклаучылары бертавыштан хуплады.

«Мин аларның безнең шәхесләрне фаш итүләрен, фотога төшерүләрен теләмим», – диде адвокат Баһаветдинов якларга алынган гаепләнүче.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гомәров

Һәр «секс-хезмәткәргә» үз машина йөртүчесе беркетелгән булган

Тикшерү версиясе буенча, Соринның интим-хезмәтләр күрсәтү буенча агентлыгы 2012 елдан бирле 13 ел эшли. Бу вакыт эчендә аларның эшчәнлеге үсә барган. Сорин бина арендалап, аны сауна итеп җиһазландыра, аңа «Анапа» исеме бирә. Бу еллар эчендә Казанның Бондюжская урамындагы сауна, тикшерү версиясе буенча, чын притонга әверелгән.

Интим-агентлык Интернетта хезмәт күрсәтү турында белдерүләрне махсуслаштырылган сайтларда урнаштырган. Моннан тыш, аларның мессенджерларның берсендә үз төркеме булган.

Бервакыт аларның бизнесы бик нык үскән, хәтта аларның штатлы машина йөртүчеләре дә барлыкка килгән – һәрбер хезмәткәргә үз шоферы беркетелгән булган. Машина йөртүченең хезмәт хакы үзенә беркетелгән кызның көненә эшләгән сәгатеннән төзелгән.

«Мин аларны бары тик йөрттем генә. Минем өчен бу – вакытлыча эш кенә иде», – диде судка йөртүчеләрнең берсе.

Кызлар төрле тарифлар буенча эшләгәннәр. Үз теләкләре буенча алар йә Соринга хезмәт хакыннан процент биргәннәр, йә аңа айга билгеләнгән сумманы түләгәннәр.

«50гә 50» тарифы кыз үзе эшләгән сауна администраторына 1000нән 1200 сумга кадәр биргән, дип фаразлаган. Калган акчаны ул үзенең машина йөртүчесенә биргән. Машина йөртүче исә акчаны Соринга яки Нуретдиновка тапшырган. Алар исә акчаны алып, машина йөртүчегә һәм кызга процентларын биргәннәр», – дип укыды дәүләт гаепләүчесе эш материалларын.

Әгәр дә берәр хезмәткәр бизнестан чыгарга теләсә, тикшерү версиясе буенча, аның адресына янаулар килгән, аннан акча таләп иткәннәр. Шулай булгач, бу интим-агентлыкта эшләүнең ирекле булуы турында сорау туа.

Ахыр чиктә суд яклау ягының үтенечен канәгатьләндерде, һәм алга таба процесс тыңлаучылардан һәм журналистлардан ябылды.

«Татар-информ»нан Кирилл Гомәров язмасы тәрҗемә ителде




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Мэдисон Киз

Киз получит 2,2 миллиона долларов за победу на Australian Open






Как выбрать шины для грузового автомобиля?

Интервалы движения на Замоскворецкой линии увеличили из-за человека на путях

«Остается надеяться и молиться»: как сочинским садоводам компенсируют изъятые земли

Сводные отряды спецподразделений столичной Росгвардии вернулись из служебной командировки