Сәнгати экспериментлар турында: «Ипләп кирәк», яки «Тукай да экспериментатор булган»
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында чыгыш ясаган Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов сәнгать әһелләренең милли тематикага игътибары кими башлавына һәм эксперименталь формалар белән артык мавыгуларга борчылуын белдерде.
Рифкать Миңнеханов: «Иҗади тирәлектәге бер тенденция борчый – сәнгать әһелләренең милли тематикага игътибары кими башлавы. Бу – күп милләтле халыкларның тукучылык, зәркәнчелек кебек традицион сәнгатенә, классикларның әсәрләренә игътибар җитмәүдә дә чагыла. Иҗат иреге һәм яңа агым лозунглары астында эксперименталь формаларны нигезсез һәм чамасыз куллану милли мәдәнияткә зур зыян сала, милли тарих бозыла. Беркемнең дә шиге калырга тиеш түгел – кешелекнең алдынгы техник һәм технологик үсеше нигезендә рухи-мәдәни кыйммәтләр ята. Шуңа да бу мәсьәләләрнең вакытында чишелеше өстенлекле әһәмияткә ия».
Рифкать Миңнеханов бу күзәтүләр турында республика Рәисе йөкләмәсе белән үткәрелгән республикада мәдәният тармагындагы эшчәнлек буенча социологик тикшенүләргә сылтама белән сөйләде һәм үз чыгышында мәдәният тармагындагы зур күләмдәге позитив үзгәрешләрне дә искә алды.
Татар мәдәниятендә эксперименталь иҗат дигәндә, беренче чиратта, Туфан Имаметдинов һәм аның эксперименталь спектакльләре, шәхсән минем күңелдә якты истәлек булып калган перфоманслары искә төшә. Режиссерның Тинчурин театры репертуарындагы «Идегәй» трагедиясе, «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» кебек хип-хоперасын да күпмедер эксперимент дип карый алабыз. Туфан Имаметдиновның Тинчурин театрында куелган «Галәм. Әгъләм» шигъри спектакле дә, Түбән Кама театрында куелган «Таң вакыты» пластик спектакле дә, Әлмәт театрында куелган «Тынлыкта да урын бар» спектакле дә шушы исемлеккә керә ала. Соңгы икесе «Алтын битлек» экспертлары тарафыннан да югары бәяләнде. Гүзәл Сәгыйтова һәм Нурбәк Батулла Кариев театрында эшләгәндә төрле кызыклы экспериментлар, эксперименталь спектакльләр булыштырды, иҗат кешеләренең нәкъ менә шушы кыюлыгы Кариев театрын театр дөньясында танытты. Театр җитәкчесе булып Луиза Янсуар килгәч тә биредә театраль лабораторияләр дәвам итте, «Алтынчәч» кебек эксперименталь куелышлар (режиссер – Резеда Гарипова) булды. Минзәлә театры да берара, театрны Роберт Шәймәрданов җитәкләгәндә, якут режиссеры Сергей Потапов куелышында «Иблис», «Салкын» кебек спектакль чыгарды.
Шушы санап үтелгән спектакльләр арасында Тинчурин театрында Туфан Имаметдинов чыгарган «Идегәй» трагедиясе галимнәр каршы чыгуы белән шау-шу тудырган әсәр булды.
Көтмәгәндә экперименталь әсәрләр турында Россия театр сәнгате институты (ГИТИС) ректоры, театр тәнкыйтьчесе Григорий Заславский фикерен ишетергә туры килде. Григорий Заславский бу темага «Миллиард татар» журналисты Регина Яфарованың «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестиваленә кагылышлы соравына җавап биргәндә кагылды.
Фестиваль кысаларында ГИТИС кураторлыгында оештырылган театраль лаборатория узган иде. Лаборатория эскизлары өчен Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» һәм Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан озын көн» романы сайлап алынды.
Григорий Заславский: «Докладларның берсендә эксперименталь формалар турында сагаюлы, борчулы фикерләр яңгырады. Югыйсә, без барлык бөек сәнгать әһелләренең дә, шул исәптән, Тукайның да экспериментатор булуын беләбез. Әгәр дә ул үзенең кыю экспериментларына бармаса, мөгаен, без татар театры картинасын да башкача күрүебез мөмкин иде. Миңа калса, начар әйбер эксперименталь театр юнәлешендә дә, традиционда да – икесендә дә бертигез дәрәҗәдә җитәрлек. Кайбер үле традицияләр сәнгать өчен дөрес экспериментка караганда зыянлырак та булырга мөмкин», – диде.
Григорий Анатольевич «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивален дөрес эксперимент дип атады.
Сүз башында әйтелгәнчә, эксперименталь формаларны нигезсез һәм чамасыз куллану турында фикер Камал театрының яңа бинасында яңгырады. Моңарчы Камал театры эксперименталь формалар белән мавыкмады. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев инициативасы белән «Яшьләр сишәмбесе» проекты эшләп алды. Аның кысаларында кыска форматлы эксперименталь спектакльләр күрсәтелде, спектакльдән соң фикер алышулар да оештырылды. Әмма бу проект дәвамлы булмады. «Без аны туктатып тордык. Чөнки яңа әсәрләр кирәк. Безнең «Татар trip»тан (Булат Минкин пьесасы) башка андый әсәр юк. Ә бер әсәр белән генә оештыруның мәгънәсе юк», – дип аңлаткан иде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әлеге проект турындагы сорауга җавап итеп.
Кызык: алга таба, мәйданчыкларның күп булуын һәм төрле булуын файдаланып, театр эксперименталь әсәрләр белән кыюрак эшли башлармы – киләчәк күрсәтер.