Әни булган Марсилә Искәндәрова һаман хастаханәдә: «Тормышымдагы иң зур сынау шушы булсын»
Күптән түгел генә алып баручы Марсилә һәм музыкант, җырчы Илфир Искәндәровларның тагын бер тапкыр әти-әни булулары турындагы сөенечне хәбәр иткән идек.
Сабый белән барысы да яхшы булса да, Марсилә Искәндәрованың бик сынаулы көннәре. Ул бүгенге көндә сабыеннан аерым – әле һаман хастаханәдә ята. Бәбине якыннарына әнисеннән башка гына өйгә алып кайтып китәргә туры килгән. Алып баручы үзен югалткан дусларына җавап итеп түбәндәге сүзләрне язды:
«Аллаһның барлыгын онытма.
Тормышымдагы иң зур сынаулар шушы булсын иде, Ходаем. Бәби тапканыма 1 ай бүген, мең мәртәбә үлеп, терелгән көннәрдер.
«Марсиляшка, ты же такая хорошенькая, за что тебе это?» – медперсоналның миңа әйткән шул сүзләрен тыңлыйм да, беребез дә әүлия түгелдер, дим.
Йөрәгемнән өзелеп төшкәнем әнисеннән башка гына өйгә кайтты. Аллаһка мең рәхмәтем сау-сәламәт сабый бүләк иткән өчен. Тиздән мин дә өемә кайтырмын инде ул дигән өмет бар. Күргәннәрем бер китап язарлыктыр.
Монда чыгарга, гомумән, теләгем юк иде. Әни: «Зинһар, бер сүз әйт. Бөтен дөнья сине эзли», – дип ялварганга гына көч табып кердем. Рәхмәт яратуыгызга. Җавап язмасам да, сезнең терәкне тоям мин.
Әни аша мине сорап төпченмәсәгез бик рәхмәтле булыр идем. Аңа да бик авыр. Кеше белән эшләгәч, көч табып, дөньяга чыгасы бар. Борчылганыгызны аңлыйм.
Радэльны 1 айдан артык күрмәдем. Үсеп беткән балакай.
Мораль яктан үләргә бирмәгән әти-әнием, апам, абыем, Айсылуым, җизниемә мең рәхмәт. Тыңламаганнарым, җавап бирмәгәннәрем, борчуга салганнарым өчен гафу итәрсез. Минем аларны чын-чынлап борчыйсым килмәде. Әти-әни күңеле сизгер инде, яшергәнне аңлыйлар иде» – дип язды Марсилә үзенең социаль челтәрләрдән югалып торуының сәбәбен.
Марсилә бәбине бик яхшы табибта кесарево ысулы белән табуын, икенче көнне үк аякка басып, әйбәт итеп йөри башлавын да әйткән.
Марсилә Искәндәрованың тизрәк савыгып, өйгә кайтып сабыйлары белән кавышуын теләп калабыз.