Кайтаваз: «Язучылар әсәрләрен бихисап премия ияләре булу өчен генә язалармы әллә?»
Филология фәннәре кандидаты Лилия ГАЛИТЗУЛЛИНА (Чаллы) «Интертат»та басылган «Язучылар Тукай премиясенә 7 әдипне тәкъдим итә: «Берәү дә юк дисәк, нишләрсең?», «Язучылар премия бүлә: «Фәлән хөрмәтенә кул күтәрүне сорыйм. Төгән хөрмәтенә дә күтәрегез», «Язучылар намзәт сайлый: Рәдиф Сәгъди Тукай премиясенә бара язып калды, ала язып калды...» репортажларына карата фикерен белдерә.
Әлеге язма аша фикерләремне белдерергә Рузилә Мөхәммәтованың әдәби премияләр билгеләү хакындагы язмалары сәбәп булды. Башта: «Кысылма, идарәдә җәмәгатьчелек тарафыннан хөрмәтләнгән, зурланган, дәрәҗәле исемнәр алган, кайберләренең табынучылары байтак булган затлар утыра, син кем соң аларның сүз-гамәлләренә дәгъва белдерергә?» – дип, үземне тыелып калырга мәҗбүр иттем. Аннан: «Ә нишләп мин кысылмаска тиеш? Беренчедән, мин – китап укучы, икенчедән, «идарәчеләр» премияләрне үз кесәләреннән чыгарып бирәләрме, Хөкүмәт Язучылар берлегенә бүлеп бирсә дә, ул – халык акчасы, минем балаларымның хезмәт хакыннан тотып калынган салым акчалары да бит, бүлүчеләрнең аталарыннан калган мал түгел», – дигән уй калкып чыкты. Ләкин, барысыннан да бигрәк, бу процессның әхлакый ягы әрнү, гарьлек, ачыну катнаш уйларны кузгатты.
Иң беренче аптыраш шул: баш миеннән «Премияләр шулай бүленәме икән?» дигән уй сызып үтте. Кайда монда премиягә лаек дип табылучылар хакында чыгышлар? Ул премияләрнең күрсәткечләре, аерым бер критерийлары бардыр бит? Кайда бу теге яки бу лауреат булырга лаек язучы хакында шушы таләпләргә туры килгән чыгышлар? Дөрес, Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлеге җитәкчеләре генә беркадәр төпле чыгыш ясаган. Мин, әлбәттә, чынбарлыкта моның ничек тормышка ашырылуын күз алдына китерә алмыйм, әмма теге яки бу кандидатны яклап яисә каршы тавыш бирәсең икән, аның иҗаты хакында беркадәр чагыштырма характерда күзаллау булырга тиештер бит? Бу күзаллау фикер алышуларда чагылыш табарга тиештер бит?
Күз алдына Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Рафаэль Мостафин, Нури Арсланов, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев һәм башка олпат язучылар килде. Алар да мондый утырышларда шулай мәгънәсез, тозсыз фикерләр әйтешеп, бер-берсе белән телләшеп, үчекләшеп утырдылармы икән?! Кайда монда әдәп, сохбәт үрнәге? Мондый да тәртипсез, компетентсыз, эзлексез утырышлар буламы икән? Әллә дөнья тулысы белән шундыйга борылдымы икән? Безнекеләр генә шундый түгелме икән?
Әйтелгән, кыстырылган фикер-репликалар эчтәлеге ягыннан да мантыйгыма сыймый әле. Әйтик, «Өлкән яшьтә бит инде, биреп калыйк күп язган, күп хезмәт куйган бит» дигәне. Хәзер язучы ун дистә китап чыгарып, язганнары Габдулла Тукай, Фатих Хөсни, Абдулла Алиш югарылыгында булмаса да, лауреат булырга тиешлеме? «Бездә проза бармы? « дигән реплика да бик мәзәкчән. Булмаса, нигә проза буенча премияләр билгеләп утыруда катнашырга? Әйтегез, кемдә бар ул проза, тәкъдим итегез - юк-барны укыганчы, шуларны укырбыз.
Әйе, мин, әдәбият хасияте белән беркадәр таныш кеше буларак, чынбарлыктагы авторның әсәрдә уй-фикерләре чагылыш тапкан авторга, аның образына тәңгәл булмавын аңлыйм, бу мәсьәләгә фәнни-теоретик якын килеп, реаль авторның кимчелекләренә бәйләнмим. Язучы да фәрештә түгел, гөнаһлы адәм баласы. Әмма мондый утырышларда сохбәт, бәхәсләшү әдәбе, мәдәни яктан гадиләрдән бер баскычка гына булса да өстенлек булырга тиеш.
Тагын бер ачынулы-ачулы уй да туды бит әле. Язучылар әсәрләрен бихисап премия ияләре булу, шулар белән үзләрен кәттә итеп күрсәтү өчен генә язалармы соң әллә? (Әллә акча – төп стимулмы?) Укучы укысын, иҗатын үз итсен өчен түгел бугай.
Язучылар союзы бик катлаулы шартларда яши, мөнәсәбәтләр без аңлый торган түгел икән ләбаса.