«4 нәрсә соралмыйча, үкчәләре дә кузгалмас»: Кыямәт көнендә кешегә нинди сораулар бирелә?
«Хозур дин турында» телеграм-каналында Кыямәт көнендә кешедән соралачак нәрсәләр турында аңлаталар.
Кыямәт көненә ышану – иманның бер баганасы. Кем дә кем үлгәннән соң терелеп, хисап тотачагына ышанмый икән, Кыямәт көне киләчәгенә шикләнә икән, ул имансыз була. Башына түбәтәй киеп, мәҗлесләр үткәреп, садакалар биреп йөрсә дә, Кыямәт көненә ышанмаган кеше мөселман булмый, чөнки Раббыбыз Коръәни Кәримнең бик күп урынында бу көн турында, Кыямәт көненең куркынычлылыгы, анда булачак вакыйгалар хакында зикер итә.
Имам Әл-Куртуби әйтүенчә, Кыямәт көнендә кешеләр караңгыда кубарылачак. Коръән тәфсирләрендә: «Күк анда төрелеп куелыр, йолдызлар чәчелер, кояш яктылыгын югалтыр, кояш белән ай кушылыр, һәм шунда кешеләр чакыручы артыннан иярер, аларның тавышлары да чыкмас, иллә дә мәгәр акрын-акрын гына пышылдаган тавышлары килер, хәтта аяк баскан тавышлары да ишетелмәс», – дип языла.
Һәм шушы пышылдап кына сөйләшкән көндә кешеләрдән 4 нәрсә хакында соралмыйча, аларның үкчәләре дә кузгалмас.
Шуларның берсе – гомер. Аллаһы Тәгалә биргән гомеребезне ничек үткәргәнбез – шул хакта хисап тотачакбыз.
Раббыбыз Коръәндә җәһәннәмгә төшкән кешеләр хакында болай ди:
«Алар анда: «Ий Раббыбыз! [Без тарыган бу газаптан] Безне чыгар [дөньяга кире кайтар] да, [элек] кылган нәрсәбездән башка – изге гамәл эшлик», – дип кычкырып елаячаклар». «Фатыйр / Бар кылучы», 35:37
Ләкин аларга җавап каты булыр: «Үгетләнгән кешене дә анда [вакыт эчендә] үгет алырлык кадәр яшәтмәдекме? Сезгә [пәйгамбәр, Коръән, картлык һәм якыннарыгызның үлеме кебек] кисәтүчеләр дә килгән иде. Шулай булгач, [бу газапны] татыгыз. [Сезнең кебек кяфер булган] Залимнәр өчен бернинди дә ярдәмче юк». «Фатыйр / Бар кылучы», 35:37
Адәм баласына җитәрлек гомер дигәндә, тәфсир галимнәренең фикерләре төрле. Кемдер, 17-18 яшь, ди, чөнки, бәлагать яшенә ирешкәч, кеше Аллаһы Тәгаләнең фарызларын үтәргә тиеш, харам нәрсә эшләсә, аңа гөнаһ языла. Кайбер галимнәр – 40, икенче берәүләр 60 яшь, дигән фикердә.
Бер хәдистә: «Әгәр кеше 60 яшькә җитә икән, аның акланырлык бернинди дә сәбәбе калмый», – диелгән. Әле яшь кешенең акланырлык ниндидер сәбәбе, гозере булса, инде 60 яшькә җиткәннәрнең Аллаһы Тәгалә алдында акланырлык бернинди гозере калмый.
Адәм балаларына Раббыбыз билгеле бер гомер биргән, һәм шушы гомер эчендә уйланыр, фикерләр, Аллаһыны таныр өчен һәрберебездә дә җитәрлек вакыт бар.
Кыямәт көнендә кеше тәне, җәсәде, яшьлеге хакында да соралачак: яшьлеген ничек үткәргән, сәламәтлеген ничек кулланган?
Яшь чакта кешенең көче дә, куәте дә, зиһене дә яхшырак, шуңа ул бу вакытын файдалы итеп үткәрсә, картлыгы да бәрәкәтле булачак. Яшьлеген дөрес кулланмаса, олыгайган тормышы җиңел үтәр дип әйтүе кыен. Шуңа, без – яшьләр – үзебезнең мөмкинлекләребезне дөрес итеп кулланырга тиеш, диелә хәбәрдә.