Гөлүсә Закирова: «Җирләргә кеше җыелгач, һавада ике кош кычкыра-кычкыра очып йөрде»
Шушы искитмәле хәлләрне «Интертат» хәбәрчесенә Илнурның бертуган апасы - «Мәгариф» журналының баш мөхәррире, язучы Гөлүсә Закирова сөйләде. Гаиләнең тирән кайгысын уртаклашырга мәрасимгә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «ТНВ-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре кайткан. Бу хакта «Татар-информ»да язган идек.
Илнур Закиров – авылдагы бердәнбер егет мобилизацияләнгән егет. Аңа 2022 елның октябрендә повестка килгән һәм ул махсус операция зонасында пулеметчы булып хезмәт иткән. 2024 елның язында ул яралана, ләкин, реабилитациядән соң, яңадан махсус хәрби операция зонасына китә. «Махсус хәрби операция катнашучысы» медале белән бүләкләнгән. Чечняда да хезмәт иткән булган. Гөлүсә Закирова әйтүенчә, ул чираттагы ялга кайтырга бик ашкынган, тик насыйп булмаган. Соңгы тапкыр туган ягына узган елның сентябрендә кайткан булган.
«Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, төшенке халәттә иде»
Гаиләдә өч кыз, өч малай үстек, Илнур – бишенче бала. Абыебыз яшьли китеп барган иде, хәзер энекәшне югалттык. Илнурга 13нче гыйнварда 43 яшь тулды. Туган көненә матур теләкләр теләдек. Отпускка кайтырга приказ да чыккан иде, такси белеште, яңа киемнәр алды, биштәрләрен тутырды, ләкин никтер ял көне аларны алгы сызыкка керткәннәр. 19-20 гыйнвар элемтәдә идек, 21е минага эләккән һәм, кыйпылчык тиеп, исән калырлык булмаган инде, - дип көрсенеп куйды Гөлүсә апа.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Әле вафатына берничә көн генә алдан энесе белән язышып, һич уйламаганда Илнурның тормышы турында бер повесть язганын әйтте. «Күңелдән авыр кичереп, елый-елый яздым мин аны», - ди Гөлүсә апа. Югыйсә, ялга кайтасы бар дип көткәч, соңрак та языла ала иде бит. Ә юк, күңелләре сизгән шикелле, Илнур сөйлисе килгән әйберләрне сөйләтеп өлгереп, шулай иҗат ителгән әсәр булган ул.
Вафатыннан соң төшкә керде. Сеңелкәшкә ят номердан шалтыратып, «нихәлләр, юлны ачтыгызмы әле» дип сорап төшенә кергән икән. Бу аның кайтуын бер атна көткән вакытлар бит инде.
Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, төшенке халәттә иде, ялга кайта алмаганына борчылуыннандыр. Ул бик җыенган иде. Без аны монда кайткач, ашлар үткәрербез дип әзерләнгән идек, – диде.
Илнур шук малай булган үзе, шаян шигырьләр чыгарып ятканын да хәтерли апасы. Атларга да үзенә бер мәхәббәт тоеп яшәгән егет.
Атларны яратты, җигеп тә йөрде, атта эш тә эшләде, Чечнядан кайткач та, Күгәрчен исемле аты белән юана иде. Кулы алтын иде. Юктан да чишмә сугара белә иде, күлләр, буалар тотарга да үзенә күрә бер инженер осталыгы бар иде. Кем әйтсә дә, каршы килмәде, риясыз малай иде, - ди Гөлүсә апа.
Илнурның фронтта позывное «Физик» булган. Ул тәхәллүсе аның Казанда институтта физика факультетында укыганнан ук килгән икән. Мәктәптә дә физика олимпиадасында җиңеп кайтканын искәртте апасы.
Гөлүсә Закирова волонтерлар ярдәмен бик тойганын әйтте. Бигрәк тә мәетен көтеп алганда. Арчадан Илнур Яруллинга бик рәхмәтле булуын әйтте. «Аның кебек кеше дөньяда юк. Бөтенесен аңлатып, мәетен алып кайтканда да гел контрольдә тотты, сорашып торды. Бик борчылган идек», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
«Һавада ике кош кычкыра-кычкыра очып йөрделәр»
Гөлүсә Закирова сүзләренчә, энесен җирләргә әзерләнгәндә дә, хәстәрлек җиңел барган, барысы да гел уңай килеп торган.
– Ул бөтенесен үзе җайлап барган шикелле булды, бернинди авырлык тудырмыйча, мәсьәләләр үзеннән үзе хәл ителә барды. Энекәшнең гел ярдәмен тойган кебек булдык. Тормышта да җайлы кеше булды, бер кешене борчымады ул. Ризык пешеп җитмәсә дә, «ярар, ярар пешәр әле» дия иде. «Салкындыр сиңа» дисәң дә, «юк, берни булмый, борчылма» диде. Тегендә дә зарланмады бит ул, «әй, монда өстән дә, астан да оча, була инде ул» дип җиңел генә әйтеп куя иде.
Төнге 3 тә гәүдәсен кайтаргач, каршы алырга чыкканда, шәлне алыйм дисәм, шәл эченнән камка (божья коровка) чыкты. Бу вакытта гүя: «Апа, мин кайтам» дип әйткән кебек тоелды. Кеше җыелгач та, һавада ике кош кычкыра-кычкыра очып йөрделәр, дип сөйләделәр.
Иртәнге якта Урта Балтайдан Маратның җеназасы билгеләнгәнгә күрә, без аны хөрмәт итеп, төштән соң җирләргә килештек, – диде Гөлүсә апа.
«Апа, моннан кайтып булмас» дип тә әйткәне булды»
Түзсә дә түзәр икән ир йөрәге! Ничек кенә сер бирмәскә тырышса да, өзгәләнгән, бәгырьләре телгәнләнгән, яралары сыкраган көннәре аз булмаган бит инде аның. Гөлүсә апа сөйләгәннәрдән чыгып та шундый нәтиҗә ясарга була. Әле бит бер ай элек кенә яраланып, җәрәхәтләре төзәлеп бетмәгән килеш тә, яңадан яуда көрәшергә туры килгән.
– Бер ай элек кенә яраланган булган. Аны биш көн буе алып чыкканнар. Блиндажда качып утырырга туры килгән аларга. Аяклары тулы кыйпылчыкларны пычак белән каезлап алган көннәре дә булган. Ул миңа бөтен видеоларын да: «Апа, синдә саклансын» дип җибәреп калдырды. Өстән тамып торган тамчыларны чүпрәккә сеңдереп, аны кружкага сыгып бүлеп эчкән көннәре дә булган бит аларның.
Аның элегрәк, әле 2023 елда, бик авыр бер зонага эләгеп, «Апа, моннан кайтып булмас» дип тә әйткәне булды. Аннары ялга кайткач, онытылды инде ул аның. Былтыр яз көне дә яраланып, хастаханәдә ятып чыккан иде. Кыйпылчыкларын алып та бетерә алмаган булганнар, алары үзләре белән китте инде… – дип уртаклашты Гөлүсә апа.
Ул энесен хөрмәтләп озатырга килгән һәркемгә рәхмәтле булуын әйтте.
– Бөтен кешегә рәхмәтле мин, күп теләкләр ихластан булуын беләм. Кайберәүләр: «Безнең өметебез өзелде. «Физик» кайтса, әле башка малайлар да кайтыр дигән ышаныч бар иде» , – диләр, – дип сөйләде.
Илнур гомере өзелгәч тә, әле гел үзләре янәшәсендә, әйтерсең, кайгыртып йөргән. Гөлүсә Закирова сөйләгән тагын бер могҗизалы хәлне ишеткәч, шулай дими ни дисең?!
– Үлгәнен белгәч, кайчан кайтасы турында хәбәр көтеп йөрибез шулай. Идән сайгагын төзәтергә дип, ирем гаражда кирәкле шөреп эзли икән. «Илнур, кая куйдың соң» дип ачуланыбрак әйткәч, бер кош кереп, бәргәләнеп очып йөреп, шкафның тәрәзәсенә килеп кагылган да, ишектән чыгып киткән. «Шул шкафны ачып караган идем – шунда шөреп. Мин аны өч тапкыр ачып карадым – күрмәдем», – ди ирем. «Син, җизни, нәрсә карадың соң?» – дип әйткән кебек бит инде бу, – дип уртаклашты Гөлүсә Закирова.
Фото: ©Земфира Мөхәммәтшинаның шәхси архивыннан
«Нихәлләр сез, мин исән, бу дөньяда очрашырга язсын» дип, исәнлеген гел белгертеп торды»
Илнурның классташы Земфира Мөхәммәтшина әйтүенчә, сыйныфташлары өчен дә Илнурның үлеме кара пәрдә төшергән.
Илнурны югалту әйтеп бетергесез авыр. Эчкерсез, гади, авыл җанлы, һәрвакытта ярдәмчел, йөзеннән елмаю китмәс, киң күңелле, олы йөрәкле кеше иде. Чып-чын батыр ул, горурланабыз. Авылда бура бурасалар да, мич чыгарсалар да, бөтен авыр хезмәтләрдә ярдәмгә ашыкты.
Соңгы 6-7 айда тыгыз аралаштык. Сентябрьдә катйкач, авыл клубына чыгып, сөйләшеп утырган идек. Арганы йөзенә чыкса да, зарланмады, «туйдым» димәде. «Дөньялар тынычлансын» дип кенә әйтеп куя иде.
Фото: ©Земфира Мөхәммәтшинаның шәхси архивыннан
Бөтен классташлар белән очрашу турында хыяллана иде ул. Миңа җыярга кушкан иде барысын да. Бөтенебез дә очраша алмадык. Аның хыялын тормышка ашыра алмадым дигән үкенеч тә бар. Ә соңгы араларда һәр көн саен диярлек классташларны барлап торды ул. «Нихәлләр сез, мин исән, бу дөньяда очрашырга язсын» дип, исәнлеген гел белгертеп торды.
Ялга кайтырга тиеш иде, «бу юлы классташларны җыеп бетер инде» диде. Аны күмәргә дә барыбыз да 100 процент җыелыша алмадык шул.
Алар тегендә җир астында намаз бүлмәләре дә ясаганнар бит. «Үзем дә намаз укырга тырышам» дия иде, догалары теленнән төшмәде аның. «Догалар саклап тота инде мине» дия иде. Хәрби операция вакытында җир астында юыныр өчен ничә мунча гына төзегән бит алар! Илнурның хезмәте күп кергән анда, ул видеоларда аңлатып бара. Эчәргә күпме метр казып, сулар чыгарганнар. «Су таптык» дип бик куана иде. Ничә катлы чүпрәк аша чистартып эчкәннәрен күрсәтә иде. Без монда рәхәт тормышта, ә алар авырлык чигүен күз алдына китереп, тәннәр чымырдап куя. Урыны җәннәттә булсын! – дип теләде Земфира.
Фото: ©Земфира Мөхәммәтшинаның шәхси архивыннан
Ул да үлеме алдыннан Илнурның гаҗәеп бер видео җибәргәнен әйтте.
20нче гыйнвар көнне бер фәрештә очып йөреп, барыбыз да Аллаһ кулында, иртәгә нәрсә буласын белмибез дигәнрәк язулар белән шундый видео җибәргән. Сизенгәнме инде ул?! 21е һәлак булды… – диде.
Группадашы Илдар да Илнурның якты истәлегенә иң җылы хатирәләре белән бүлеште.
Без аның юклыгына башта ышанмадык та. Үз күзләребезгә үзебез ышанмадык кайткач. Алай булырга тиеш түгел иде ул малай белән. Казанда укыганда, ул бик тәртипле, акыллы, гади егет итеп күрсәтте үзен. Бер кешегә авыр сүз әйтә алмый иде. Без әле шук, тынгысызрак булдык, ул бөтенләй башка төрле иде. Безне эт итеп сүккәндә дә, безнең сафларга кермәсен дип, читкәрәк утырталар иде аны, – дип искә алды.
Гөлүсә Закированың, әти-әниләре Рәүф абый, Зәйтүнә апаның, барлык туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Бу язма Илнур Закировның рухына дога булып барып ирешсен! Урыны оҗмах түрләрендә булсын!