Мәктәптә атыш оештырган Илназ Галәвиевтән 23 миллион сум компенсация түләттерәчәкләр
Гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Илназ Галәвиевтән суд приставлары 23 миллион сумнан артык компенсация түләттерә башлаган.
2021 елның 11 маенда Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган иде. Ул 7 укучыны, башлангыч сыйныфлар укытучысын һәм инглиз теле укытучысын атып үтерде. 2023 елның апрелендә ТР Югары суды Галәвиевне гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Хәзерге вакытта Илназ Галәвиев халык телендә «Кара дельфин» дип йөртелә торган 6нчы төзәтү колониясендә җәза ала. Бу – илнең махсус режимлы иң зур колониясе, анда Россиядәге иң куркыныч җинаятьчеләр утыра.
- Үлгәнче Галәвиев утырачак «Кара дельфин» төрмәсе: ятарга ярамый, ут сүнми, кара капчык
Хәзерге вакытта Галәвиевкә карата 11 башкарма (исполнительное) производство ачылган. Бурычның гомуми күләме 23 миллион 171 мең 956 сум тәшкил итә:
20 миллион 123 мең сумнан артыгы – китерелгән әхлакый зыян өчен компенсация;
1 миллион 638 мең сумы – башкарма җыемнар рәвешендә;
1 миллион 409 сумнан артыгы – милек түләүләренең башка төрләре.
Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы суд приставларының мәгълүматлар базасына сылтама белән хәбәр итә.
- 175нче гимназиядә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде