Күрше төбәктә машина йөртүче юл кагыйдәсен бозган өчен, дрон штраф салган
Юллар дроннар күзәтүе астында. Киров – Уржум – Нократ Аланы юлында кагыйдә бозган машина йөртүчегә дрон штраф салган.
Кагыйдә бозучыны дрон Киров өлкәсендәге Кумёны бистәсе янында «тоткан». Машина йөртүче алдагы машинаны узу маневрын тиешле урында тәмамларга өлгермәгән. Берничә йөз метрдан соң аны инде Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре «тоткан».
Алар дронга төшерелгән видеоны һәм күктән күзәтеп торучы аппаратның үзен дә күрсәткәннәр. Кагыйдә бозучыга 7500 сум штраф язганнар. Машина йөртүче бу юлдан даими йөргән һәм беренче тапкыр мондый хәлгә очраган. Бу урында дрон аны бер тапкыр да тотмаган булган, дип яза «Shot» телеграм каналы.