АКШтагы самолет һәлакәтендә тумышы белән Россиядән булган фигуралы шуу чемпионнары үлгән
Вашингтонда самолет һәлакәтендә тумышы белән Россиядән булган фигуралы шуу чемпионнары үлгән.
АКШта Вашингтон аэропортына төшкәндә пассажир самолеты һәм хәрби вертолет бәрелешкәч 19 кеше һәлак булды, дип яза «СтарХит» басмасы.
- Америкада пассажир самолеты вертолет белән бәрелешкән
Һәлак булучылар арасында Россиядә туган фигуралы шуучылар – 52 яшьлек Евгения Шишкова һәм 55 яшьлек Вадим Наумов булган (соңгы елларда аларның Америка гражданлыгы була). 1994 елда алар фигуралы шуу буенча дөнья чемпионнары була.
Евгения Шишкова 1972 елның 18 декабрендә Ленинградта туган. Вадим Наумов 1969 елның 7 апрелендә шулай ук Ленинградта туган. 1995 елда спортчылар Санкт-Петербургта өйләнешкән. 1998 елда АКШка күчкәннәр. 2001 елның 1 августында уллары Максим туа.
Уллары Максим да алар белән бергә бортта була. Ул да әти-әнисе юлыннан фигуралы шууны сайлаган, соңгы вакытта АКШ җыелма командасы өчен чыгыш ясаган һәм узган чемпионатта дүртенче урын яулаган.
Бортта СССР чемпионатының парлы шууда бронза призеры 58 яшьлек Инна Волянская да булган.
Самолетта барысы 14 фигуралы шуучы, аларның әти-әниләре һәм тренерлары да булган. Аларның күбесе – Россия эмигрантларының балалары, АКШ чемпионатында катнашканнар.
Радарлар мәгълүматлары буенча, пассажир самолеты курсын кисәк үзгәртә, хәрби вертолетка бәрелә, шуннан соң Потомак елгасына төшә. Бортта 60 пассажир һәм экипаж, вертолетта 3 хәрби булган.
Хакимият хәбәр иткәнчә, бу теракт түгел – фаҗига очучылар хатасы һәм техник төзексезлек аркасында килеп чыккан. Коткаручылар эзләүләрне дәвам итә, әмма әлегә исән калучылар табылмаган.
Вашингтон аэропорты 31 гыйнвар иртәсенә кадәр ябылган. Эзләү эшләре дәвам итә.