Швециядә Коръән яндырган ир-атны атып үтергәннәр – ул туры эфирда булган
2023 елда Швециядә Коръән яндыру буенча акцияләр оештырган Салване Момиканы атып үтергәннәр. Ул чыгышы белән Гыйрактан булган.
Кичә кич Швециянең Сёдертелье шәһәрендә 38 яшьлек ир-атның мәете табылган, тәнендә ату җәрәхәтләре булган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән үлгән. Бу – Сальван Момика, дип хәбәр итә «ТАСС» «SVT» телеканалына сылтама белән.
Бүген, ягъни пәнҗешәмбе көнне, Стокгольм округ суды Коръәнне яндыручыларга карата «Милләт билгесе буенча дошманлык уяту» турындагы эш буенча хөкем карарын игълан итәргә тиеш булган. Гаепләнүчеләрнең берсе үлгәнгә – бу эш кичектерелгән.
«РБК»да язганча, Сальван Момиканы ул «TikTok»та туры эфир алып барганда үтергәннәр. Аны фатирның балконында атып үтергәннәр, дип хәбәр ителә. Полиция 5 шикләнелүчене кулга алган.
Сальван Момика 2018 елда Гыйрактан Швециягә килгән. 2021 елда 3 елга илдә яшәүгә рөхсәт алган. 2023 елның җәендә ир-атны Стокгольмда 4 урында Коръән яндыру белән бәйле 4 эпизодта гаеплиләр.
«РБК» хәбәрендә Коръәнне яндыруда гаепләнүче икенче кешенең сүзләре дә китерелә. «Чиратта – мин», – дип үлем хәбәрен шәрехләгән Салван Наджем.