Намазда дүртенче рәкәгатьтән соң, онытылып, өченче рәкәгать дип уйласаң нишләргә?
«Хозур дин турында» телеграм-каналында намаз укыганда рәкәгатьләр саны белән буталу турында аңлаталар.
«Кичә мин өйлә намазын укыганда, дүртенче рәкәгатьтән соң, онытылып китеп, өченче рәкәгать дип уйлап, киләсе рәкәгатькә басканмын. Намаздан чыгып, аны кабаттан укыдым, чөнки нишләргә кирәк икәнлеген белмәдем».
Имам Кудури рахмәтуллаһи галәйһи «Мохтәсар Әл-Кудури» хезмәтендә болай дип яза:
«Соңгы утыруда ялгышкан (ягъни гомумән соңгы утыруны башкармаган) кеше, (ялгышлык белән) бишенче рәкәгатькә басып, әгәр ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгермәгән булса, утыруга кире кайтырга тиеш; аннары ялгышлыктан соң үтәлә торган сәҗдәи сәһү кыла, бишенче рәкәгать укылмый.
Әгәр ул бишенче рәкәгатьтә сәҗдә кылып өлгергән булса (ягъни исенә төшергәнче бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгерсә), аның фарыз намазы юкка чыга, һәм ул нәфел намазына әверелә, аңа алтынчы рәкәгатьне өстәргә кирәк.
Әгәр намаз укучы кеше дүртенче рәкәгатьтән соң «Әттәхият» дәвамлылыгында утырса, һәм шуннан соң, бу беренче утырудыр дип, сәлам бирмичә торса, ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен башкарганчы кәгъдәгә кайта (аннары сәҗдәи сәһү башкара).
Әгәр ул бишенче рәкәгатьне сәҗдә белән башкарырга өлгергән булса, аңа тагын бер рәкәгать һәм сәҗдәи сәһү өсти, аның фарыз намазы дөрес була, ә ахыргы ике рәкәгате аның өчен нәфел намазы була».
Сезнең очракта исә, искә төшерүгә үк, кабаттан утырырга һәм, сәҗдәи сәһү кылып, намазны төгәлләргә кирәк иде.