Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Январь
2025

Габделфәт Сафин: «Татар элек моңлы җырчыны гына ярата иде, хәзер моңсызны да ярата»

0

Габделфәт Сафин: «Оныклар янында үземне карт ата юлбарыс кебек хис итәм»

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинны яңа яктан ачу һәм ниндидер көтелмәгән сорау белән шаккатыру җиңел түгел: үзе «Акчарлак» газетасын гамәлгә куйган һәм журналистлар штаты тоткан нәшир. Шуңа күрә дә бу интервью күпмедер дәрәҗәдә үземне сынау булгандыр, интервью барышында аның күңелсезләнгәнен күрсәм, «туктыйм» – ике кулымны күтәрергә әзер булып килдем. Андый хәл булмады. Шулкадәр кызып сөйләшкәнбез, без сөйләшкәндә, хатыны Рузилә дә кереп баскан икән, ялгыш кына үзе сүзгә кушылмаса, аны да күрмисе идек, видеооператор белән фотограф та онытылган.

Габделфәт, вакыт машинасы булса, кайсы чорга барып кайтыр идегез?

Совет чоры баласы буларак... артка таба барырга ярамыйдыр инде... шулай да совет чорына кайтыр идем.

Бүгенге акылыгыз һәм тәҗрибәгез беләнме?

Әйе, дөрес әйтәсең, бүгенге халәт һәм тәҗрибә белән совет системасында яшәр идем. Кытай иле алдынгы, алга киткән совет социалистик иле булып калды. Безнең дә шулай булсын иде.

Сез күреп кайтырга түгел, анда барып яшәп калыр идегезме?

Юк, үз илемдә яшәр идем.

Ә кайсы чорның нинди шәхесе белән күрешергә теләр идегез?

Мөслим Магомаев белән очрашыр идем. Бик кызыклы шәхес. Аның белән сөйләшеп утырыр идем. Мин ул шәхесне бик яратам, кызыклы ул миңа. Совет чоры җырчысы бит инде ул. Аның шулкадәр популяр булып та ни сәбәпле сәхнәдән китүе кызыклы. Шуларны сорашып утырасы килә. Биографиясен дә беләм, җырларын да тыңлыйм. Шулай да сорыйсы әйберләр бар.

Аны нәрсә белән сыйлар идегез?

Нәрсә тели инде. Без хәзер чәкчәк дибез бит инде – чәкчәк модага керде. Чәкчәк беренче урындагы милли ризыкка әверелгән икән – барсын инде ул шулай.

Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» әсәре бар бит инде безнең. Шул язылган вакыттан санасак, тагын 78 елдан инкыйраз җитә булып чыга. Ничек уйлыйсыз – татар кайчан да булса бетәргә мөмкинме?

Шулай дәвам итәбез икән, күренеп тора бу инкыйраз. Якынлаша. Чөнки авылларга игътибар юк, авылларга игътибар булмагач, телнең яши алуында шик бар. Заман барган саен, авылларның беткәне күренеп тора, яшерен-батырын түгел. Эш урыннары оештырып, авылны үзгәртәбез икән, авылга икенче караш булдырабыз икән, ул вакытта әле ниндидер периодта тел сакланып калачак. Бөтен нәрсә авылдан тора. Хәзер бит инде авыл халкы шәһәр читенә тупланып бетте, шәһәргә килгән кешенең гаиләсендә баласы татарча сөйләшми. 90нчы елларда әле бу хәл юк иде: безнең балалар икесе дә рус мәктәбендә укыды, ләкин икесе дә ике телне дә яхшы белә. Оныклар белән шулай ук татарча сөйләшәбез, шулай ук тырышып карыйбыз, барып чыкмый.

Алга таба да тырышачаксызмы? Әллә, барып чыкмый дип, кул селтәргә җыенасызмы?

Мин үземнән торганны эшлим. Оптимизм кала. Шулай да пессимизм да килеп чыга шул. Чөнки без башкалабыз Казанда нинди генә бәйгеләр уздырып ятсак та – анысы да кирәк инде – ләкин файдасы шуның кадәр генә булачак.

Шәхсән сез үзегез нәрсәләр эшлисез, милләтне һәм телне саклау өчен? Ярар, 2 оныгыгызны татарча өйрәтә алырсыз, бәлки. Тагын?

Гәҗит чыгару – бу бик зур эш. Мин концертта русча сөйләшмим. Хәзер русча сөйләшәләр...

Татар концертындамы?

Әйе. Русча алып баралар...

Татар җырчыларымы?

Әйе. Ул модага да кереп китәчәк...

Минем башыма барып җитми әле. Татар концертын, русча алып барып, татарча җырлап кына куялармыни?

Әйе. Электән әйтәләр иде бит: «Театр артистлары сәхнә артында русча сөйләшә, чыгып, татарча уйныйлар», – дип...

Ә сез андый русча алып баручыларга: «Ай, энем, сеңлем, дөрес эшләмисең», – дип әйтәсезме?

Юк. Алай әйтүнең мәгънәсе юк. Андый кисәтүләр хөкүмәт югарылыгында гына ясала ала.

Шулар-шулар шулай итә... дип тә әйтмисез инде.

Әйтмим. Битарафлык инде... Халык аны кабул итә икән... Берсе дә сәхнәгә әллә нәрсәләр ыргытмый бит, матур гына тыңлап утыралар. Алга таба да шулай барачак. Бу да – замананың үзгәрүе. Заманадан тора.

Кешеләрдән дә тормыймыни?

Кешеләре – бу заманныкы.

Гәҗит чыгару, дидегез, ничек уйлыйсыз, 100 елдан, әйтик, Габделфәтне искә алсалар, «нәшир» дип искә алырлармы, «җырчы» дипме? Һәрхәлдә, үзегезне тарихта калам дип уйлыйсыздыр бит инде?

Безнең атаклы артистыбыз Шәүкәт Биктимеров бар иде. СССРның халык артисты! Аны кем искә ала? Искә алучы бармы?

Бар.

Искә алу кичәләре үтәме?

Былтыр Казан театр училищесына аның исемен бирделәр.

Әйе, яхшы булды анысы.

Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерәләр. Беркөнне генә Олег Фазылҗановның ватсап статусында күземә чалынды – «Без бу кадрларны Шәүкәт Биктимеров туган йортта төшерәбез», – дип сөйләде. Олегның күпме язылучысы Шәүкәт абыйны искә төшереп куйгандыр. Димәк, бик пессимистик уйламыйк.

Кеше хәзер «бүген ничек яшим дә, иртәгә ничек яшим» дип яши. Үткәндә калган шәхесләргә, тарихка борылып карау заман барган саен бетмәсме икән, дим мин. Артка борылып карарга берәүнең дә вакыты калмаячак. Тормыш ул – сынау урыны. Бүген мин аны «выживание» дип атыйм. Кеше балалары турында уйлый, иртәге көн турында уйларга тиеш. Кичәге көне турында берәү дә уйламый.

Безнең музейлар булдыруыбыз, борынгы йортларны торгызуыбыз киләчәк өчен эшләүдер ич. Алар кирәкми булып чыгамыни?

Кирәк. Ләкин халыкны, беренче чиратта, бүгенгесе һәм киләчәге кызыксындыра. Халыкны, массаны... Каюм Насыйри урамыннан үтеп киткәндә, ул бөек мәгърифәтчене искә төшерергә мөмкин, ләкин, беренче чиратта, иртәгәге көне турында уйлаячак.

Шулай да, 100 елдан Габделфәт Сафинны белсеннәр иде, дип телисезме?

Искә алсалар, әйбәт инде. Икесен бергә кушып, «җырчы һәм нәшир» дисәләр, тагын да шәп... Газет чыгару – ул электән үк байларның меценатлык эше булган. Хәзер газетаны модада түгел дисәк тә, Америкада «Нью-Йорк таймс» чыгып килә. Димәк, алга киткән гаджетлар илендә газета яши. Шуның кебек «Акчарлак» та, еллар үткән саен, укучысын киметмичә калыр төсле тоела миңа. Еллар үткәч тә, шундый җырчы бар иде һәм шундый газета бар иде, дип сөйләрләр, бәлки.

Ягъни, сезнең газета бизнестан бигрәк мәгърифәтчелек булып чыгамы?

Без аңа беркайчан да бизнес дип карамадык, ул сүзне кулланмадык. Чыгара башлаганда ук сметалар төзеп ятмадык. Кайдан килә ул газета ярату, дисәгез, әти эштән кайткач, бөтен газеталарны укып чыга да – без бөтен газеталарга языла идек – иң гыйбрәтле язмаларны безгә кычкырып укый иде. Әнинең «һай, җаным» дип тыңлап утырганы исемдә. Балачактан ук «Яшь ленинчы»ны алдыра идек, бер сүзен дә калдырмыйча укый идем. Үзем дә яза идем, Роберт Миңнуллин исеменнән җавап килгәне әле дә исемдә. «Әле монысы килеп бетмәгән», – дип җавап биргән иде.

Газета чыгару өчен, аның башында торган кешенең интеллекты зур булырга тиеш. Без Рузилә белән танышкач, ул миңа район газетасына язган мәкаләләре, шигырьләре җыелган папканы күрсәтте. Мин аларны кызыксынып укып чыктым. «Боларны беркемнең дә болай укыганы юк иде әле», – диде ул. Газеталар яраткан 2 кеше бергә яши башлагач, уй-хыяллар тәңгәл килде. Газета башында кемнәр тора – шуңа карап, тиражы да була. Әлбәттә, журналистлар командасы эшли. Ул команда да җитәкчегә карап туплана. Тарту көче законы эшли монда.

Шулай бик кызык килдек без бу газета чыгару эшенә, һәм без аны бик яратып эшлибез. Иң беренче чиратта халыкны яратып эшләү һәм халыкка ярдәм итү, аларның проблемаларын чишү, шул чишү барышында каршы якка да ихтирам белән карау кирәк. Газетада кеше рәнҗетү булырга тиеш түгел – безнең төп принцип шул.

Халык кемнедер пычратканны да, сүккәнне дә ярата кебек – социаль челтәрләрдә дә төрлесен күрәбез. Димәк, сезнеңчә, беркемне дә ачуландырмыйча да эшләп була?

Баланс кирәк. Гел батыру өстендә эшләргә ярамый. Доренко дигән журналист бар иде, гел Мәскәү мэры Лужковны сүкте. Сүгеп, ул аны эшеннән ала алмады, Лужков әле Доренкодан соң да күп эшләде. Вакыты җиткәч, җитәкче үзе дә күрә яшь кеше кирәк икәнен. Гел негатив чәчеп торуның мәгънәсе юк.

Габделфәт җырламаса, газета чыгарып кына баеп булыр идеме икән?

Алар – берсенә берсе ярдәм итүче ике юнәлеш. Җырламыйча торсаң, газета эшен алып баруы да авырая. Чөнки хәзер чыгымнар бик зур. Концертлар «Акчарлак»ка ярдәм итә, «Акчарлак» та миңа ярдәм итә. Шулай бара.

Почталар мәсьәләсе дә авырлашты бит әле авылларда. Газета тиражында ул да сиздерәдер үзен.

Тагын шул авыллар темасына әйләнеп кайтабыз. Авылга игътибар беткән саен, милләткә авырая. Бу турында Минтимер Шәрипович белән дә сөйләшеп утырган булды. Мин әйтәм: «Без Татарстанда авыл хуҗалыгын үзебезчә генә алып бара алмыйбызмы?» – дигән идем. «Юк, ул – необратимый процесс», – диде. Кире кайтып булмый, дигән икән, ул – олпат кеше, ул белә. Ни кызганыч... Почта һәм мәктәпләр буенча гына булса да, ярдәм булсын иде.

Нинди борчу, куркуларыгыз бар? Нәрсәдән дә булса куркасызмы?

Илләр арасындагы дошманлык артырмы икән, дип борчылам. СССР вакытында бар да әйбәт, бар да дус иде. Брежнев барып кайта иде дә үбешеп... Илләр арасында дуслык булырмы – шундый борчу бар. Ләкин бу – бездән тора торган әйбер түгел, шуңа мин аны курку димим. Бу – гомуми борчылу, ләкин көне буе шуны уйлап борчылып йөрү дигән сүз түгел. Бу инде халыктан тормый. Халык тынычлык кына тели. Һәр милләтнең, башка милләтләрне хөрмәт итеп, үзенчә яшисе килә.

Борчылу дигәннән, быелгы җылы кышка карап, глобаль җылыну дип борчылмыйсызмы?

Барыбер кыш булмый калмый дибез инде. Юк, юк дисәк тә, кар явып куя бит әле. Глобаль үзгәрешләр бара, әлбәттә. Ләкин кәефне тышкы һава торышыннан гына алырга калса, булмый инде. Кешенең эчке дөньясының үз кәефе булырга тиеш.

Олыгаеп, олпат яшькә барганда «баш югалтып» гашыйк булу куркынычы бармы?

Гашыйк булу? Гашыйк булдылар инде... һәм бик күп булды андый кешеләр, әйбер бүлешеп, сугышып, талашып, судлашып... аннары үлеп тә китә кеше.

Сезнең акыл җитә инде, әйеме, андый җүләрлек эшләмәскә?

Акыл җитә, Аллага шөкер, гашыйк булмаска. Моңа безнең ислам диненең файдасы бар. Өч нәрсәне яшер, ди: күзне, телне теш арасына һәм өченче әйбер – билгеле инде. Бу өч әйберне яшерсәң, табигатькә гашыйк булу кала. Кеше төзегән биналарга түгел, Аллаһы бар иткән табигатькә гашыйк булырга кирәк. Бу заманда гаиләң һәм кайчандыр яраткан хатының белән дус-тату булып яшәүдән дә дөрес юл юк. Тигезлек булсын! Үз гаиләңне яратырга кирәк!

Хатының «җен карчыгына» әверелмәгәч, әйбәт ул сиңа (дидем Рузилә Сафинага карап. – авт.).

Яратсаң, хатын беркайчан да җенгә әйләнми ул. Яшәгән саен мәхәббәт кими, диләр, юкка чыга, диләр. Алай түгел. Яшь чагында кешеләр тәңгәл килгән икән, мәхәббәт гомер буе дәвам итә.

Соңгы тапкыр кайчан, хәләл акчагызны түләп, ниндидер мәдәни чарага кергәнегез бар?

Күптән юк инде.

Рузиләне театрда күргәлим. Ә сезне күргәнем булмады.

Театрга йөрим дип мактана алмыйм. Чөнки... Елга 3-4 тапкыр барыладыр. Ләкин мин аннан илһамланып кайттым дия алмыйм...

Ни өчен?

Чөнки без студент вакыттан ук Камал театрының иске бинасына – хәзерге Тинчурин театрына йөрергә өйрәнгән. «Әлдермештән Әлмәндәр»не карарга көн саен төшәбез бит, малай. Иң өстән – өченче каттан басып карыйбыз. Ярар, «Әлдермеш...» – ул инде шедевр, «Әни килде»не, «Сүнгән йолдызлар»ны да карый идек. Кат-кат карый идек. Мәсәлән, минем «Ирония судьбы»ны да һәр елны утырып карамасам, күңелем булмый. Ул – шундый шедевр. Ул канга сеңгән. Анда «душа», артистлар да анда уйнамый, яшиләр. Хәзер драматургия бар, дип тә әйтә алмыйм. Бер Илгиз Зәйниевтан көтәбез инде. Миңа туры килгән спектакль юк. Хәзер драма артистлары шәхес булып та китә алмыйлар. Истә кала торган андый роль уйнамагач, ничек шәхес булсын алар?!

Иске спектакльләрне искә алдыгыз, сүз башында да совет чорын сагынып куйдыгыз. Ниндидер үткән белән яшәү... Ә бүгенге көн? Кайда соң бүгенге көннең матурлыгы?

Мин үзем сөйләгәндә, кешеләрнең гомуми фикерен дә искә алып әйтәм. Әмма ләкин безгә бүген яшәргә кирәк, үткән турында «бар иде шундый вакыт» дип кенә әйтә алабыз. Бүгенге көн белән яшәмәсәк, машина штрафын да ничек түлисен белмәссең, аңа да өйрәнергә кирәк. Дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булып торырга кирәк. Артта калырга ярамый, «теге вакытта шәп иде» дип кенә йөрсәң булмый.

Ул заманнарда «коммунизмга барабыз» дип сөйләшә идек. Хәзер кайда барганыбыз да билгесез. «Коммунизмга барабыз» дигән вакытта, без инде коммунизмда яшәгәнбез икән. Безнең буын кешесеннән, кемнән сорасаң да, шуны әйтәчәк. Илләр белән илләр арасында конфликтлар юк иде. Ничәмә ничә еллар – 1945 елдан башлап туксаннарга кадәр стабильно яшәдек, сыйфатлы ризык ашадык. Әмма безгә бүген яшәргә кирәк.

Шул заманнардан бүгенге заманга кадәр татар кешесе үзгәрдеме?

Бары тик татар кешесеме?

Әйе. Татар кешесе. Чөнки сезнең газета аудиториясе дә – татар кешесе, концертта сезне тыңлаучыгыз да – татар.

Татар кешесенең нәрсәсе үзгәрергә мөмкин икән?.. Татар ул – татар инде. Менә бу Казан тирәсен авылдан шәһәргә килгән авыл халкы әйләндереп алган. Алар хәзер үзләре дә, балалары да русча сөйләшә. Үзгәреш шунда. Авылдан Казанга килгәндә, татар кешесе Компрессорныйны узуга, русча сөйләшә башлый. Рус кешесе белән түгел, татар белән татар да, белештермичә, русча сөйләшә. Уйлап та тормый ул аны, үзе дә сизмәстән шулай итә башлый. Тагын бер үзгәрешне әйтә алам – элек ул моңлы җырчыны гына ярата иде, хәзер моңсызны да ярата...

Бу – халыкның музыкаль зәвыгы бетү белән бәйлеме?

Бу – зәвык бетте дигән сүз түгел. Кеше позитив бирә ала, энергетика бирә торган җырчыга тартыла. Бу заманда андый җырчылар да кирәк.

Нәрсәгә акчага жәлләмисез?

Сәламәтлеккә. Сәламәтлекне сакларга һәм үземне формада тотарга акча жәлләмим. Мәсәлән, массажист бер массаж өчен 5000 сум ала икән, мин аңа ул акчаны жәлләмим. Чөнки ул массаж миңа алга таба эшләү өчен кирәк. Чаңгым искерде һәм нык тотмый башлаган икән, яңаны алам.

Нәрсәгә жәллисез?

Яшь чагында кызлар белән йөрисең бит инде, берсе, икенчесе белән... Монысы ошамый, тегесе торып торсын дисең. Минем бер кызга да чыгым чыгарганым булмады. Бер букет та алганым булмады.

Акча юклыктанмы? Әллә...

Белмим нәрсәгәдер. Бу – саранлык та түгел. Кирәк дип уйламаганмын.

Ягъни, үз бәягезне югары куйгансызмы?

Әйе. Бер тиен дә акча чыгарганым юк. Байлар, әзрәк баеп китсә, кылана башлыйлар – андый әйбер бар бит инде. Мин каяндыр көтмәгән җирдән акча килеп төшсә, туганнарга, мохтаҗ кешеләргә булышам, редакциядәге журналистларга, штаттагы артистларга премия биреп куя алам. Уфада бер елны минем иҗатымны яратучы бер бай кеше алып китте... нәрсә әле ул уйный торган җир? Әшәке әйбер.

Казиномы?

Әйе. Казинога. Мин анда уйный да белмим. Нигә моның белән бәйләндем, дип утырдым инде, чөнки икенче көнне концерт куясы бар, ә мин, йокламасам, кеше түгел... Шундый казиноларга акча чыгаруның ни кызыгы бар икән, дим инде. Кирәкмәгән нәрсәгә акча түгү бит бу.

Театрдан ләззәт алмыйсыз, ниндидер башка рәхәтлекләргә акча туздырмыйсыз? Ә кайдан рәхәтлек аласыз?

Хәзер оныклар бар. Алар белән аралашудан тәм табам. Аларда – «свежий» энергия. Шул балалар янында үземне карт ата юлбарыс кебек хис итәм. Үземне формада тотудан ләззәт алам. Фитнеска йөрим, чаңгыда йөрим. Чаңгыда чапмыйм, табигатькә сокланып, ипләп кенә әкрен генә йөрим. Җәй көне велосипедта йөрим һәм шуннан ләззәт алам. Аллага шөкер, әтием исән. Аңа быел 103 яшь була. Аның акылы яшь вакытында һәм 70-80дә ничек булган – хәзер дә шулай.

Деменциясе юкмы?

Бернәрсә дә юк. Ниндидер көчсезлек сизгән мизгелләрдә «монда әти нишләр иде» дип уйлыйсың. Әтинең үткәне – үзе бер кино, без ул киноны эшләдек бит инде («Габдрахман» документаль фильмы. – авт.). Шулар яшәргә стимул бирә – әтинең исәнлеге һәм дүртенче буын үсеп килүе. Әти янына барган саен сөйләшер сүз күп була. Концертларга килмәсә дә, графикны белеп тора. Арча концертларын аеруча сораша.

Ул сезнең җырчы булып китүегезгә риза идеме?

Мин җырчы булып китүем турында берәүгә дә әйтмәдем. Филармониядә эшли башлагач, белделәр инде.

Ә ничек кабул итте?

Мин бит инде төзелеш буенча укысам да, сәнгатьтән ерак кеше түгел идем. Авылның оста баянчысы булып, туйларда уйный идем. Әти җырлый башлавыма аптырамады. «Сине дә телевизордан күрсәтәчәкләр икән», – дип кенә куйды. Ул вакытларда телевизордан күренү – зур нәрсә иде. Аннан әни әйтте инде: «Улым, биюче булмагансың икән, җыр бит ул бик авыр», – диде. Җыр җиңел түгел. Биючеләргә кайчагында үзем дә кызыгып куям. Эшлиләр дә, эшләре физкультура да була.

«Эх, шул кеше белән сөйләшеп утыра алмыйча калдым» дигән үкенечләр бармы?

Бервакыт Ирек абый Баһманов шалтыратты да: «Минем синең белән сөйләшеп утырасым килә», – диде... «Уфалла арбасы» җыры турында да әйтте...

Бик җыр ярата, концерт ярата торган кеше иде, мәрхүм.

– «Ярар, Ирек абый», – дидем дә, янына барылмый калды... Бераздан, бер ярты елданмы икән, «Ирек абый вафат» дигән хәбәр ишетелде. Шул үкенеч булып калды.

Илһам абый белән соңгы елларында бергә эшләп алдык, соңгы чыгышларын минем концертта җырлады. Без аның белән бөтен шәһәрләрдә булдык. Гастрольләрдә ихластан рәхәтләнеп сөйләшеп утырган вакытлар булды, аннан соң, ул күп сөйләшә торган кеше дә түгел иде. Гыйлеме күп кеше күп сөйләшеп йөрми ул. Гыйлеме сай кеше бөтен җирдә бер үк сүзне сөйләп йөри.

Авырый башлагач, Илһам абыйның хәлен белергә дә бара алмадым, әмма шалтыратып хәлен белеп, булдыра алганча ярдәм итә алганыма шатланам. Илһам абый соңгы интервьюсын «Акчарлак»ка биргән иде. Щапов урамындагы кафега бөтен редакциябез журналистлары белән барып, интервью алып кайткан идек. Илһам абый – философ иде...

Ә Габдерәхим искә төшәме? Сагындырамы?

Сагынып йөрим димәсәм дә, искә төшә инде. Мине күргән саен, «интервью алыйм әле» дип, диктофонын чыгарып куя иде. Кызык иде ул, фикер сөреше үзенчәлекле иде. Гади кеше түгел иде, тирән кеше иде. Аллаһы Тәгаләдән туп-туры профессиягә килүчеләр инде андый кешеләр. Журналистка да укымаган, диджейга да укымаган. Укыса, бәлки, тагын да шәп булыр иде. Хәер, сәнгатькә, иҗади профессиягә уку – ул үз-үзеңне алдап йөрү кебек, минемчә. Кирәк булса, курслар үтәргә була. Журналистлар арасында укымыйча да матур итеп халыкчан язучылар бар. Журналистка да, җырчыга да, музыкантларга да сәләт Аллаһның үзеннән килүе кирәк. Таһир Якуповка җырчы булырга хәтта курслар да кирәкмәгән, туп-туры килгән дә җырлый да башлаган...

Әлфия Авзалова да...

Габдулла Рәхимкулов та... Илһам абый укыса-укымаса да, шулай җырлар иде. Хәния, Хәмдүнә һәм бүген эстрада сәхнәсен тотып торучыларның, укыйсы бар әле дип, башына да килми. Алар халыкны ияртә, һәм ияртерлек булгач яхшы инде. Төп миссия – халыкка хезмәт итү бит.

Кызык, заманында Габделфәт Сафин Төзелеш институтына түгел, Консерваториягә кергән булса, башка төрле уйлый торган башка төрле җырчы булыр идеме икән?

Юк, мине Консерваториягә кертә алмыйсың син. Минем Төзелеш институтын бетергәч кенә җырлыйсы килә башлады. Күңел курка, аяк филармониягә бара. Мин филармониясез дә эшли башлаган булыр идем дә, радио бер генә бит. Ә анда Рафаэль Ильясов утыра – эфирга үткәрми. Ул вакытларда укымаган җырчыларны «урам җырчысы» дип санау бар иде. Радиодан ишетелү өчен, мин Хөкүмәт учреждениесе булган филармониягә эшкә кердем. Миңа FM-радиолар чыккач кына хут китте.

Алай икән... Филармониягә җиңел генә алдылармы үзегезне?

Ходай йөртә: йөрәк дөп-дөп типсә дә, сине кемдер кулыңнан тотып алып керә кебек, икенче катка менәсең, анда Илһам абый пианинода уйный. Илһам Шакировны радиодан гына ишетеп яшәгән кеше бит инде мин. Ул мине эшкә алды, эшли башладым. Кеше 20дә җырлый башлый, 30да да була, 40та чыгучылар да бар. Кешегә салынган була – туганчы ук җаннарны әзерләп, «теге» дөньядан укытып җибәрәләр... Килешәсеңме, Рузилә?

Рузилә: Мин монда сай йөзәм.

Бу – бик ачык бит. Әзерләп җибәрәләр. Шул укытканнар бу дөньяда бәрә дә чыга. Башта, әлбәттә, теләк туа, ул теләк – җанның болытлар өстеннән очасы килүе.

Филармония дигәннән, Камал театрында Әлфия Авзалова турында спектакль чыкты. Карамадыгызмы әле? Анда филармония җырчыларына да бераз карикатура бар.

Карамадым әле шул. Карарга булыр. Кызыктырып тора.

Ул спектакльдә җырчыларның авылдан килгән яшь Әлфияне салкын каршы алулары шактый комик итеп күрсәтелә. Ә 80нче еллар азагында төзелештән килгән яшь Габделфәтне филармония «йолдызлары» ничек каршы алды?

Туктале, кем язган ул пьесаны?

Резеда Гобәева.

Минем турында язмаганмы икән ул? Чөнки филармониягә читтән килеп кергән һәм берәү дә кабул итмәгән кеше – мин идем ул. Ул спектакльне карамагач, каян беләсең? Әлфия ападан ояла идем мин. Ярый, Илһам абыйга күнектем, ә бит әле Әлфия апа бар. Ул: «Филармониягә, ниһаять, бер чын ир-ат килде», – дип йөри башлады. Ул бит әле аны мин барында әйтә. 90нчы елларда барысы да эчә иде. Илһам абый минем начар юлга кереп китү куркынычын күреп алып: «Син аның сүзенә ышанып бетмә, Әлфия апаң мактар ул, мактауга бирешмә», – диде. Менә нинди гениаль кеше! Минем ул вакытта «Ак күлмәгем» дигән җыр бар иде инде. Мине Әлфия апа яратты, Илһам абый яратты. Аларның яратуы башка җырчыларга авыр тәэсир итте.

Соңгы сорау – нәрсә ул моң?

И-и-и, бик күңелле иде әле. Моңның тәрҗемәсе юк, дибез бит инде. Ул – халыкчанлык... Моң ул безнең милләткә генә хас. Моң ул җыр гына түгел, моңлы шагыйрь дә була. Шагыйрьләрнең күбесе моңлы. Моңлы итеп җырлау – Аллаһының бер нигъмәте. Аны аңлатып та булмый, «бу – моңлы» дип кенә әйтеп була.

Җырга килгәндә, моңлы булу өчен авырлык күрергә, барьерлар аша үтәргә кирәктер. Бая әйттем бит: хәзерге тамашачы моңлы җырчыга гына түгел, моңсызга да йөри. Чөнки моңлы җырчылар сирәгәя бара, моңлы булу өчен авырлык юк, барысы да әзергә – бәзер. Җырчы авылдан чыкса да, анда хәзер авырлык юк, моңлы була алмый. Мәсәлән, Илһам абый бит нинди авырлыклар аша үтеп, аның җаны моңга манчылган! Шул ук Таһир Якупов... аның биографиясен өйрәнсәң... әле бер кешесе үлә, икенчесе үлә, моңланып бетә кеше, җаны үзе җырлый башлый.

Сез моңлы җырчыдыр бит инде?

Моңлы дип әйтәләр инде...

Биографиягезгә караганда, сезне дә зур авырлыклар күргән димәс идем, моң кайдан килгән соң алайса? Сез дә, без дә – барыбыз да – шул 90нчы еллар аша уздык, анысы бар... әмма бу гына җитәме?

Һәркем үзе генә белә үзенең нәрсә күргәнен...

Әлбәттә.

Мин Төзелеш институтында укыганда гел моңланып йөрдем. Анда укыганда, минем ике төрле генә билге бар иде – «5»ле һәм «2»ле. Укыйсы килмәгәненә – «2»ле, кат-кат тапшырам, йөрим дә йөрим, укытучылар көләләр. Берсе «измором хочешь взять» диде. Татарча сөйләшү юк бит инде, ә мин ул вакытта русча белмим. Әле дә белмим... Мәсәлән, «КПСС тарихы» укыттылар, мин аны татарча да белмим, русча да белмим. Чөнки миңа кирәкми ул. «Сафин» дип бастыра да укытучы, «садись, два» ди. Руслар көлә. Болар бит барысы да тәэсир итә. 5 ел бит ул! Укый алмагач, «академка» да алдым. «Философия» белән «высшая математика»ны «5»кә бирәм, ә мине кумакчы булалар. Чөнки хәрби кафедрага йөрмәгән идем. Әле, тузанга батып, заводларда да эшләп йөрдем...

Моңланырлык бар, дисез алайса.

Моңланырлык булды ул. Шушы период миңа җитә калды. Мин нәрсә теләвемне белмим бит. Укыйсы да килми, кем буласымны да белмим. Шулай моңланып йөргәндә, Татар халык хорына барып кердем. Бауман урамында Сара Садыйкова хоры иде ул. 1982 еллар булгандыр. Мине шунда ук алдылар да, солист итеп куйдылар. Концертлар куеп йөри башладык. Шуларны кушсаң, 40 ел җырлыйм инде мин. «Сорнай» фольклор ансамблендә дә йөрдем. Шушы период моңландырды мине. Сөйләшә алмау...

Татар телендә сөйләшә алмау проблемасы, дисезме?

Әйе. 80нче елларда әле Казанда татарча сөйләшмиләр иде. Әнинең сеңлесе Әлфия апайларга 9нчы трамвайга утырып бара идем. Газета-журнал нәшрияты («Идел-пресс») яныннан узганда: «Их, бу татар бинасы инде, монда чыга бит татар газеталары, шунда эшләсәң икән», – дия идем. Шушы кызыгу «Идел-пресс»ка әйләндереп кайтарды. Шул бинаның арткы ягында булса да, без анда эшләп алдык.

90нчы еллар турында нинди хисләр калган? Рухи һәм матди яктан.

Иң кызыклы чор булды ул! Хәзер бит яшьләр «самовыражаться» итә алмый. Ясалма фәһем кергәч, яшьләргә тагын да авыр булачак. Кеше бит җиргә ниндидер миссия белән җибәрелгән. Кеше җиргә килгәч, шул миссиясен үти алмый.

90нчы елларда бәяләр контрольдән ычкынды. «Азатлык!» дип, мәйданнарга чыгып йөрдек әле. Рузилә белән мәйданнарга чыгубыз әле дә хәтердә – Дәүләт Советы каршында тордык.

Бу бит инде чын күңелдән ышанып чыгу булгандыр.

Чын күңелдән. Трамвайларга утырып бардык бит әле без анда. Рузилә ул заманда мондагы товарны – тегендә алып барып, тегендәген монда кайтарып сата иде. Җырчылар аякка баскан чорлары турында «миңа шул булышты, шул иганәчем булды» дип искә алалар. Минем иганәчем Рузилә булды. Рузиләнең товар алып кайтып сатып эшләп алуы бик булышты, ниндидер «челтәрле» бизнеста савыт-саба сатып та эшләп алды әле ул. Филармониядән киткәч, аякка басар өчен, ул эшләгән акчага тавыш җиһазлары алдык. Без дефолтка кадәр рәхәтләнеп яшәдек. Дефолт булгач кына стресс булганын хәтерлим – без анда долларлар белән яндык.

Гөнаһ нәрсә ул сезнең өчен?

Гөнаһ ул – бәндәләргә начарлык кылу. Мин концертта да гел әйтәм: кешегә файда китерәбезме – билгесез, иң мөһиме – зыян салмаска. Кабат «Акчарлак»ка әйләнеп кайтам. Газета ул – зур инструмент. 25 ел дәвамында атна саен 32 мең кешегә тарала. Элек 40 мең иде. Хәзер бит концертлар куялар да «безне 10 мең кеше карады» диләр. Ә безне атна саен 32 мең кеше «карый». Бу – бик җаваплы. Без Рузилә белән журналистларга да гел әйтеп торабыз: кешегә бик сак кагылырга кирәк. Рәнҗетмәскә! Рәнҗетү – гөнаһ. Бөтен нәрсә язылып бара. Савапны һәм гөнаһны ике җилкәдә ике фәрештә язып баруы турында ислам динендә булмаган кешегә дә билгеле. Мин шулай уйлыйм.

Җитәкче буларак, үзегездә кул астындагыларны рәнҗетмимме икән дигән курку-борчылу бармы?

Алар үзләрен рәнҗетергә һәм каты итеп әйтергә урын калдырмыйлар. Без бит – коллегалар, һәм барыбыз да бертигез. Безнең җитәкчелек итү манерасы чиновникларча түгел. Үзебезне алар белән бер дәрәҗәдә тотабыз. Без үзебезне шулай тотканга күрә, алар безне ихтирам белән җитәкче итеп тота.

Ягъни, кемнеңдер рәнҗеттем ахрысы, дигән хис белән йокларга ятканыгыз булмадымы?

Юк.

Авыр вакытларда, сәхнәгә чыгып, күңелегез белән елап җырлаган чакларыгыз булдымы?

Әни үлгәннең икенчеме-өченчеме көнендә Уфада концертым иде. Әнине җирләдек тә Уфага киттек. Сәхнәдән кереп китмәдем, ләкин «Әни» дигән җырны, күңелем тулып, бик авыр җырлаганым истә калган.

Күз тиюгә ышанасызмы?

Ышанам.

Залда каты күзле кеше утыруын сизәсезме?

Беләсезме, ул аерым кешеләргә генә күз тия. «Загрязненный» кешегә күз тими.

Ничек була ул?

Күңеле чиста кешегә күз тия. Мөхәммәд пәйгамбәргә күз тиючән булган, диләр. Вәгазьләрдә әйтәләр. Якты кеше! Якты кешегә күз тиючән.

Сезгә тия дип аңларгамы, тими дипме?

Тия инде. Тия.

Нинди котылу яки саклану юллары бар?

Концерт саен тозлы су белән коенып чистарынырга кирәк. Чистартучыларның, өшкерүчеләрнең дә файдасы күп.

Ягъни, даими өшкереп китүче кешеләрегез бармыни?

Әйе. Мин ышанган андый кешеләр бар.

Концерттагы каты күзле кешеләрдән шулай котыласыз алайса.

Катымы, йомшакмы, сокланып караган күзләр дә тия. Ярату да тия. Бер кешедә – ике күз, мең кешедә ике мең күз – шул ике мең күз ике күзгә карап тора. Монда бит инде ниндидер процесс барганлыгы билгеле. Без бит үзебез зал белән алмашу телибез – алар миңа, мин аларга. Мин аларга эмоция белән җырлыйм, аларның эмоцияләре миңа килә. Шундый процесс барганда күз тию дә килә инде.

Төрле регионнарда, Татарстанның төрле районнарында яшәүче татар тамашачысы бер-берсеннән аерыламы?

«Татар – бөтен җирдә дә татар» дип әйтә иде Илһам абый. Әмма карау системасы аерылып тора. Актанышлар, мәсәлән, музыкаль як дибез бит инде. Концерт башланыр алдыннан тып-тыныч булгач, хәтта пәрдә читен ачып карыйсың – зал тулы, барысы да тыныч кына утыра, концерт дәвамында да тыныч карыйлар. Энергетика бирү ягыннан әйтүем. Уфага барсаң, концерт башланганчы ук зал гөжләп тора, андагы энергетика! Була икән бу концерт, дисең!

Рузилә видеога төшереп торганда сорыйм әле: хатын аерасы килгән вакытлар булгаладымы тормышта? Андый мизгелләр булганда нәрсә коткарып калды?

Мин хатын аера торган кеше түгел. Чөнки Рузиләне аерып булмый аны. Мин аңа хатын итеп кенә түгел, кеше буларак та карыйм. Мин хатынга гына түгел, үзем белән эшләгән артистларга да, журналистларга да кеше буларак та карыйм. Кеше кайчагында бигүк талант да булмаска мөмкин. Ләкин ул шулкадәр сиңа булыша, иҗатыңны ярата... Рузилә турында иде бит сорау, җавап шул: Рузилә – ул чын кеше. Шуның белән бетерик моны.

Музыкантлар арасында да, редакциядә дә төрле кеше белән эшләргә туры килгәндер. Әйтик, бик талантлы, әмма холкы начар кешегә түзеп буламы?

Бик талантлы кеше ул үзе оештыра башлый. Йә тамада булып китә, йә башка эшкә аерылып чыга. Коллективта берәр дорфа кеше була икән... татар телендә «дорфа» дигән сүз бар, кулланмыйлар да бугай инде ул сүзне... шундый кеше булса, бөтен коллективны болгата ала. Шуңа күрә андый кешеләргә сак карыйм. Хәер, андыйларның миңа эләккәне дә булмады. Мин кешеләрне кешелеклелек ягына карап сайлап алам.

Сез нинди дә булса карарга киләсе булганда тиз хәл итәсезме? Әйтик, гап-гади сайлау – кибет киштәсендә сезгә ошаган өч ботинка тезелеп торса, кайсын аласын тиз сайлыйсызмы?

Керүгә үк «монысы минеке» дим. Үзем «Үлчәү» билгесе астында тусам да, тиз хәл итәм. Рузиләне хатынлыкка алуны да бер көндә хәл иттем. Ботинка алу белән Рузиләне алуны чагыштырган кебек булды инде... Сәхнә киемен дә, киеп карамыйча, үземә килешәсен күрәм. Сайланып азапланмыйм. Мин киемне гел алмыйм, ошаган киемне 10 ел кия алам. Искерми торган булса...

Сез оныкларга бабаймы, дәү әтиме?

Дәү әти.

Оныкларның башка буын, башка чор кешесе икәне сизеләме?

Башка чор кешесе булмыйча... Буыннар аермасы бар. Безнең буын үзе үскән замандагыча күрә, әмма алай булмый икән. Ул вакыттагы тәрбиядә бернинди начарлык юк, тик ул бу заманга тәңгәл килми. Кечкенәдән балага эш йөкләргә кирәк. Без бит эшләп үстек. Әллә нинди уеннар уйнасак та, ЧП килеп чыкмый иде. Берәүнең дә баш мие дә селкенми, кулы да сынмый. Хәзер безнең замандагыча уйнасалар, әллә нишләп бетерләр иде. Кеп-кечкенәдән ат җигәргә өйрәнә идек, берәү дә кысылып калмады. Каникулларда эшлидериек. Бозауны илтеп арканлау, су эчереп кайтулар – балаларның бурычы иде. Хәзер шушы аермаларны күрәсең дә, куркыныч булып китә.

Шушы эшләрне балаларыгыз Әдилә белән Зөлфәт авылга җәйге каникулларга кайткач эшләделәрме?

Әдилә авылны белә, әле дә ярата. Эшләде дип әйтеп булмый, әмма ләкин ул авылга якын булып калды. Авыл ул – авыл инде. Авыл ул хезмәт сөючән һәм чыдам итеп тәрбияли.

Әнгам Атнабаев әйтмешли:

Туган авылыбызны сагынып,

Авыз суыбызны агызып,

Күз яшьләрен хәтта тамызып,

«Кайтам» диеп җырлар язабыз,

Гонорарын алып салабыз да

Калабызда торып калабыз.

Гениаль сүз әйткән, әйе.

Шигырьләр яратасызмы?

Укыйм. Яратам. Равил Фәйзуллинның «Аталар» шигырен концертта да укыган идем. Роберт Миңнуллинны әйтәсе дә юк... Разил Вәлиевның «йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм» дигән юллары... Аннары Әнгам Атнабаев инде...

Көе табылмаган шигырьләр ятамы?

Юк. Бик күп килеп тора җырлар, кытлык юк. Гүзәлия көн саен җыр җибәрә. Арада мин җырларлыгы да килеп чыга. Безгә мәгънәле җыр кирәк. Кайчакта яшьләрчә җырлар җибәрәләр – җырлап булмый, көен аңлап булмый.

Сез «Мин» дип аталган китап авторы бит. Тагын китап язу теләге юкмы?

Иртәрәктер әле. Аңа килергә кирәк. Вакыт китереп җиткерер әле.

Мемуарлармы?

Әйе, мемуарлар булырга мөмкин. Аны үз кулың белән язарга кирәк.

Ул тирәлек турында булачактыр бит инде?

Тирәлек була инде, тирәлек белән, әлбәттә.

Тирәлекнең төрлесе була, пычрагы да чыгарга мөмкинме?

Юк. Теге кеше миңа начар булды, монысы шулай булды дип язу – эш түгел ул. Начарлыкны үтә алдыңмы, димәк, онытырга кирәк. Үткәнсең бит – булган. Аллаһы Тәгалә аны барьер итеп биргән, үтсәң, тагын да көчәясең.

Сез кешенең начарлыкларын, этлекләрен онытасызмы?

Онытам. Аңа көлеп кенә карарга кирәк. Без гәҗиттә дә кешене батырмыйбыз, дидем бит. Китап язылса да – шул система. Барьер үткән саен көчәясең, аңа карап шәлперәергә кирәкми. Аяк чалучылар булса да...

Инде бу яшькә җитеп, үз дәрәҗәгез булгач та, аяк чалучылар бармы?

Юк, мин бит беркайчан да шоу-бизнес эченә кермәдем. Миңа концерт буласы урынны яшьләр алып бетергәнче алып өлгерергә генә кирәк. Иң мөһиме – шул!

Сәйдәнең беренче чыгышлары сезнең белән булды, Динә Гарипованы да сез беренче сәхнәгә чыгардыгыз. Бүгенге яшь кеше кайчандыр үзен сәхнәгә чыгарган өлкән буынга рәхмәтле була беләме?

Әйе, кызлар – молодцы. Динә Гарипова минем группада 2 ел эшләде. Эчендә максатлары барлыгы күренеп тора иде. Башкалар автобуста лыбыр-лыбыр сөйләшеп барса, ул берәү белән сөйләшмичә, тәрәзәдән агачларга карап бара. Ниндидер дәрәҗәдә киңәшләр белән Рузилә дә, мин дә булышканбыздыр.

Ул кыз бит беркайда да укымаган. Бары тик репетиторлар гына булышкан, репетитор белән шөгыльләнү укуга керми, ул – тавышны чарлау гына. Динәнең табигый тавыш. Динә «Голос»та җиңү яулагач, мине телевидениенең «Беренче» каналына Малахов тапшыруына да чакырдылар. Бардым. Сәйдә белән дә аның балачагыннан ук дуэт җырладык. Интуиция бар инде миндә, күрә белү бирелгән. Венера Шәмиева белән дә дуэт җырладык. Заманында «Хыянәт» җыры резонанс уятты. Заманында Иркә дә миндә эшләде. Хәзер дә уңышлы гына бара бит. Аксубайдан алып килдем мин аны, «Аксубаем» дигән җырын ишеттем дә. «Бу кыз булырлыкмы?» – дип сораучылар булды. «Була», – дидем..

Килгәндә үк Иркә идеме?

Юк, Айгөл Миншакирова иде. Менә бит, барысы да үз юлын табып йөриләр бит! «Айфара» группасын яраттым, аларның стилен яраттым. Әле дә аерыла алмыйм. Ул вакытта аларның «Ласковый май» стиленең вакыты җитмәгән иде. Репертуары да кызык иде аларның, көтелмәгән темалар да бар иде. Миңа алар кызык тоелды.

Аксакаллык нәрсә ул?

Олпатлык, тормыш тәҗрибәсе һәм гыйлем ул.

Аксакал дигәч, татар дөньясындагы бүген исән булган шәхесләрдән кем күз алдына килә?

Хәзер бит татар интеллигенциясе сүз әйтми. Татар интеллигенциясе юкка чыкты, элеккеге интеллигенция юк. Элек бит милләтне галимнәр алып барган. Ә хәзер шоу-бизнес кешеләренә табыналар, алар беренче планга күчте. Аксакал дигәч, Шәймиевтан башка кеше күз алдына килми. Аксакал ул барысын да белергә тиеш – сәясәтне дә, сәнгатьне дә, тарихны да.

Рәхмәт...

Беттемени? Кызык иде бит әле. Ни өчен мин төрле тапшыруларга бармыйм? Чөнки ачыла гына башлыйсың, «тапшыруыбыз ахырына якынлашты» диләр. Ачылып бетеп рәхәтләнеп утырып булмый. Кысаларга куйгач, әйтәсеңне әйтеп бетерә алмыйсың.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Хавбек "Пари НН" Калинский: Синнер - адекватный парень, одобряю выбор сестры






«ДИАКОН» займется импортозамещением для неонатального скрининга в РФ

«Метриум»: Число новостроек с «историческим» неймингом

Генеральным подрядчиком премиального дома MИRА стала компания ANTTEQ

На 48 % построена дорога между Калужским шоссе и трассой Солнцево – Бутово – Варшавское шоссе в Новой Москве