Ринат Рахматуллин янына сәхнәгә яшь хатынының улы менгән
Ринат Рахматуллинның Казанда узган концертында сәхнәгә яшь хатыны Динараның кечкенә улы да менгән. Ул сәхнәгә әнисе белән күтәрелә, Ринат Рахматуллинга чәчәк бәйләме суза. Җырчы балага рәхмәт әйтә, хатынын үбеп үк ала.
«Рәхмәт! Менә, мәхәббәт шундый була инде ул, дуслар. Иртәгәсе көнне нәрсә буласын беребез дә белмибез. Минем кебек гөрләтеп, рәхәтләндереп яшәргә һәрберегезгә насыйп булсын", - дип куя Ринат Рахматуллин.
Искә төшерәбез, Ринат Рахматуллин моннан берничә ел элек, 30 ел яшәгән хатыны белән аерылышып, яңадан өйләнде. Икенче хатыны – Саба кызы Динара – Ринат Рахматуллиннан 29 яшькә яшьрәк. Аларның никахлашуына инде ике елдан артык вакыт узган. Динараның беренче никахыннан кечкенә улы үсеп килә. Ринат Рахматуллинның исә шул бала яшендәге оныклары бар.