Салаватның бэк-вокалисткасы Гөлназ Муллахмәтова: «Әнисез балачагым өчен әнигә үпкәләмим»
Язмышы җиңелләрдән булмаса да, Гөлназ – бик ачык, шат күңелле кыз. Уйлаганын шунда ук әйтеп бирә. Аралашу вакытында аның тиктормас характерлы, максатларына омтылучан, үҗәт икәнлеге дә сизелеп торды.
«Бюджетка эләксәм – укырмын, эләкмәсәм, кайтып китәргә туры килер»
Гөлназ, сүзне танышудан башлыйк. Сез кайсы яклардан? Ничә яшьтән җырлыйсыз?
Мин үзем Башкортстанның Балтач районы Сәйтәк авылында туып-үстем. Кечкенәдән үк җырларга яраттым. Минем әтием дә матур җырлый, Балтач мәдәният йортында эшли, җырлар да яза. Әмма аның өчен җырлау – ул хобби кебек кенә, төп һөнәре буенча әтиебез – табиб. Ә менә сеңлем белән мин сәнгать юлыннан киттек. Сеңлем хәзер Мәскәүдә опера җырчысы булырга укый.
Әти икебезне дә 9 яшьтән сәнгать мәктәбенә укырга бирде. Аннан соң юлымны Уфадагы сәнгать училищесында дәвам итәргә ниятләгән идем. Ләкин соңга калдым. Бәлки, «блат» буенча да алганнардыр, мин укырга керәм дип килгәндә, училищеда укыячак абитуриентлар исемлеге әзер иде инде.
Октябрьский шәһәрендә бик яхшы музыка көллияте булуын ишетеп, безгә ераграк булса да, әти белән шунда киттек. Биредә бәхет күбрәк елмайды – мине тыңлап карау белән үк, укырга алачакларын әйттеләр. Көллияттә безгә бик төпле белем бирделәр, өстәвенә, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһировларны укыткан укытучы Галия Закировна классына эләктем. Укыган дәвердә бик күп бәйгеләрдә, чараларда катнаштык.
Фото: © Гөлназ Муллахмәтованың шәхси архивыннан
Мин көллиятнең соңгы курсында укыган вакытта, Балтач районына концерт белән Салават абый Фәтхетдинов килде. Безнең мәдәният йорты директоры аңа: «Безнең бер бик талантлы кызыбыз бар, аны укырга алсагыз, яхшы булыр иде», – дип, минем турыда сөйләп биргән. Ул тиздән Октябрьскийда концертлары булачагын әйтеп, миңа үзе янына керергә кушкан.
Батырлыгымны җыеп, Салават абый янына кереп, үзем турында сөйләп, җырлап күрсәттем. Минем җырлаганны ошатты бугай инде (көлә). «Укып бетергәч, документларыңны алып, Казанга килерсең», – дип чакырды.
Фото: © Гөлназ Муллахмәтованың шәхси архивыннан
Салават абый үзе чакыргач, Уфага барыйммы, Казангамы, дип икеләнеп тору булмады. Өстәвенә, Татарстанда сәнгать бик югары үсеш алган. Казан мәдәният һәм сәнгать институтына, Салават абый классына укырга кердем. Уку өчен түләү хаклары бик кыйммәт булгач, бюджетка эләксәм – укырмын, эләкмәсәм – кайтып китәргә туры килер, дип уйлаган идем. Аллаһка шөкер, бюджет төркеменә керә алдым.
Студент еллары аерым бер күңелле, рәхәт еллар булды. Укыган вакытта «Татар моңы» һәм Ваһапов фестивале лауреатлары булдым. Институтны, укытучыларыбызны, андагы атмосфераны әле дә бик сагынам.
Фото: © Гөлназ Муллахмәтованың шәхси архивыннан
«Бэклар һәм хәрәкәтләр кызларның берсеннән берсенә тапшырыла»
Салават Фәтхетдинов төркеменә килүегез ничек булды?
Институтны тәмамлагач, Салават абый миңа: «Гөлназ, бездә эшләргә теләгең юкмы?» – дип шалтыратты. Мин бик сөендем инде. Аның концертлары башланырга бөтенләй 10 көн вакыт калган иде. Бэк-вокалда Гөлзада Шакирҗанова белән җырладык. Санаулы көннәр эчендә репетицияләр ясап, костюмнар алып…
Беренче сезонны бик матур гына эшләп чыккач, алдагы сезонга да калырга булдым. Салават абыйда эшләвемә инде 2 ел була.
Фото: © Гөлназ Муллахмәтованың шәхси архивыннан
Салават абыйда бэк-вокалда эшләү өчен кызларны ничек кабул итәләр? Аларга нинди дә булса кастинг уздыралармы?
Кастинглар буенча җавап бирә алмам. Чөнки Салават абый мине, укучысы буларак, кастинглар уздырып тормыйча гына чакырды.
Ә Гөлзада Шакирҗанова киткәч, аның урынына мин үземнең иптәш кызымны тәкъдим иттем. Салават абый җырлавын ошатты. Лилиянең үзенең дә бездә эшләү теләге зур иде. Ул – бик сәләтле, җырга-моңга гашыйк кыз, Венера Әхәтовна укучысы. Җырларны өйрәнеп, бэкларны ятлап, быел, Аллаһка тапшырып, сәхнәгә бергә чыктык.
Гөлназ Салават Фәтхетдинов белән сәхнәгә чыккан көнне төшергән видео:
Бэк-вокалда эшләү өчен ниндидер яшь кысалары бармы?
Ялгышмасам, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрле кызларны алалар.
Бэк-вокалчы булып эшләр өчен музыкаль белем булу мәҗбүриме?
Әлбәттә! Сәхнәгә чыгу өчен бит әле тавыш кына түгел, пластика да кирәк. Бэк-вокалда бит без басып кына тормыйбыз. Беренче чиратта, кешенең музыкаль ишетү сәләте булырга тиеш. Ритмны тоя белергә, ноталарга эләгергә, шул ук вакытта матур итеп биергә, гел елмаеп кына торырга, үзеңне сәхнәдә тота белергә тиешсең. Бэк-вокалда тору – бик авыр эш ул. Миңа Лилияне боларның барысына да өйрәтергә туры килде.
Менә бу хәрәкәтләр ясау дигәннән, сезнең белән хореографлар эшлиме, әллә инде барысын да үзегез уйлап табасызмы?
Бэклар һәм хәрәкәтләр бэк-вокалда эшләүче кызларның берсеннән берсенә тапшырыла. Мине, мәсәлән, барысына да Гөлзада Шакирҗанова өйрәтте. Хәтта концертлар алдыннан Камал театрында икебезнең генә репетицияләребез дә булды. Гөлзада киткәч, хәзер инде ул вазифа миндә – мин Лилияне өйрәтәм.
Ә иң беренче бэк-вокалисткаларны боларга кем өйрәтте икән?
Белмим шул, беренче бэк-вокалисткалар кемнәр булуы турында төгәл әйтә алмыйм. Бэк-вокалда 5-6 ел эшләгән кызлар да бар бит. Миңа, шәхсән, Чаллы кызы Ләбибә бик ошый иде. Без бәләкәй вакытта Салават абыйның концертларын видеоязмалар аша карый торган идек. Ләбибәне мин беренче тапкыр шулар аша күреп, хәтеремдә калдырдым.
«Костюмнарның фасоны, төсләре буенча киңәшләшергә Салават абыйга шалтыратабыз»
Җырларга «пара-пара-пам-пара», «нара-нара-нара-ней» дигән сүзләрне ничек һәм кем сайлый?
Күбесенчә үзебез уйлап табабыз, кайвакыт булышалар да. Тавыш яздыру студиясендә эшләгән абыйларыбыз ярдәм итә, үзебез дә идеяләребезне тәкъдим итәбез. Безнең төркем менә шундый бердәм инде, бөтен нәрсәне бергәләп уйлыйбыз. Җырларны безгә алдан бирәләр дә, нинди «подпевка»лар булырга тиешлеген уйлап йөрибез. «Менә бу җирендә «лә-лә-лә» дип, ә бу җирендә менә шулай әйтергә була», – дип, әкрен генә башка килә алар. Студиядә тавыш яздырган вакытта, барлык нечкәлекләрен дә исәпкә алып, көйләп бетерәбез.
Фото: © Гөлназ Муллахмәтованың шәхси архивыннан
Киемнәрегезне кем сайлый? Алар һәр сезонга махсус тегеләме?
Костюмнарны без үзебез сайлыйбыз. Фасоны, төсләре буенча киңәшләшергә Салават абыйга шалтыратабыз. Аның төп таләбе – костюмнар ябык булырга тиеш. Ул ачык костюмнар, күлмәкләр яратмый. Костюмнарны кибетләрдән эзлибез, күңелгә ятышлыларын фотога төшерә барабыз. Салават абый «монысы матур» дип хупларга, яки «бу күлмәк бармый» дип әйтергә мөмкин. Костюмнарны дистанцион рәвештә аның белән бергә сайлыйбыз, дип әйтергә дә була инде.
Салават абый костюмнар мәсьәләсенә хәтле шәхсән үзе контрольдә тота икән.
Ул безне җитәкче буларак та бик әйбәт тота (көлә). Әмма, читтән караганда кырыс булып тоелса да, Салават абый чынлыкта бер дә усал түгел. Безнең төркем эчендә бик яхшы мөнәсәбәтләр, җылы атмосфера хөкем сөрә. Шаярышабыз, көлешәбез. Салават абый – юмор сөя торган кеше, безне гел шаян сүзләр сөйләп көлдерә. Гастрольләребез бик күңелле уза безнең.
Аңлашылмаучанлыклар да чыгарга мөмкин, әлбәттә. Анысы инде бөтен коллективта да була торган нәрсә. Ләкин алар бик тиз онытыла, концертларыбыз бик җылы, рәхәт үтә. Шуңа да миңа биредә эшләве тыныч. Кайбер Салават абыйны кырыс дип санаучы кешеләр «ой, бу кызларга эләгеп кенә торадыр инде» дип уйлый торганнардыр. Әмма бу – алай түгел. Гел мактап, үсендереп тора ул безне. Аннан Салават абый – хәлгә керә, аңлый белә торган кеше. Аның шул ягын да бик хөрмәт итәбез. Безнең өчен икенче әти кебек инде ул, без аңа бик рәхмәтле. Ул барыбызны да ярата, без дә аны яратабыз.
Сезнең эш режимы ничегрәк?
Безнең концертларыбыз август аенда Камал театрында була. Калган концертларны сезон дәверендә төрле район-шәһәрләрдә куябыз.
Салават абыйның җыр театрыннан тыш, мин вокал укытучысы булып та эшлим. Буш вакытларыбызда сөйләм теле һәм вокал буенча дәресләр бирәм. Сәнгать кешеләре арасында «минем тавышым көчле түгел, әкрен чыга» дип борчылучы, моны кимчелек дип санаучылар күп. Тавыш куярга, вокалга өйрәнергә төрле театр актрисалары, депутатлар һәм башка шәхесләр килә. Алар белән җырлар җырлыйбыз, артикуляция, тавыш үстерү буенча «распевка»лар ясыйбыз. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Муслим Могамаев, Александр Градский кебек җырчылар репертуарыннан җырлар башкарабыз.
Вокал дәресләренә йөрү сөйләм яхшы ишетелсен, тавыш матур чыксын өчен дә кирәк.
Вокалга депутатлар да йөримени?
Әйе, әле кайберләренең, бөтенләй башка өлкә кешеләре булсалар да, тавышлары да матур. Шул ук вакытта бөтенләй җырлый белмәүчеләре, тавышлары яңгыравыклы булсын өчен генә дәресләр алучылары да бар.
«Барлык хыялларым чынга ашты дип, сөенеп, шаккатып йөрим»
Салават Фәтхетдинов концертында җырлау – танылуга үзе бер баскыч. Моның өчен артистлар әллә ниләр бирергә әзер, диләр. Ул яктан сезнең мөмкинлекләр зуррак.
Салават абый миңа, эшкә чакырган елны ук: «Җырлар әзерлә, бәлки, быелгы концертта ук җырларсың», – дигән иде. Тик сценарий буенча, җырчыларның исемлеге әзер иде инде. Салават абый: «Ярар, Гөлназ, борчылма, инде артистларны тапканнар икән. Икенче елга җырларсың», – диде. Шулай итеп, беренче елны мин бэк-вокалда гына басып тордым, үзем җырламадым. Шулай килеп чыгуына, хәтта, сөендем дә. Ияләнү, тәҗрибә туплау өчен миңа бик яхшы булды ул. Чөнки Салават абый концертында җырлау – ул бик зур җаваплылык. Аның концертлары гади концерт кына түгел, бик масштаблы концертлар, дәрәҗәле кунаклар да еш килә.
Бу сезон концертларында исә аерым җырлау мөмкинлеге дә чыкты. Гомумән, мин бүгенге көндә җырлавым гына түгел, шундый легендар шәхесләр белән бер сәхнәдә басып торуым белән үк бәхетлемен. Салават абыйның иҗатына кечкенә чакта ук гашыйк идем. Салават абыйның 26-27 сезон концертларын видеоязмадан карап: «Әти, минем Салават абыйда эшлисем килә. Мин үсеп җиткәнче эшләрме икән ул, мине дә эшкә алырмы икән?» – дип әйтә торган булганмын. Башкортстанда яшәсәм дә, ни өчендер, кечкенәдән үк җаным Татарстанга тартыла торган иде. Әтигә һәрвакыт Казанда яшисем килүе турында әйтә килдем. Барлык хыялларым чынга ашты дип, сөенеп, шаккатып йөрим.
Фото: © Гөлназ Муллахмәтованың шәхси архивыннан
Шушы хыялларыгызны чынга ашырырга кайсы сыйфатыгыз ярдәм итте?
Әлбәттә инде, җырлау сәләтем дип әйтер идем. Чөнки Салават абый, әйткәнемчә, бик гадел кеше. Тавышым, сәләтем булмаса, ул мине болай гына укырга да, эшкә дә алмас иде.
Бэк-вокалда эшләгән кызлар төркемнән киткәч тә сәнгать юлын дәвам итәме?
Җырлаганнары җырлауларын дәвам итә, җырламаганнары юк инде. Салават абыйда эшләү зур тәҗрибә булса да, алдагы тормышы, сәнгать юлыннан китү-китмәве кешенең үзеннән торадыр инде ул. Безне беркем дә ирексезләп сәхнәгә чыгармый бит.
Татар эстрадасында тагын кайсы артистлар белән эшләр идегез?
Мин Cалават абыйга эләгүем белән бәхетле. Әлегә башкалар белән эшлисем килми, хәзерге вакытта үз урынымда булуымны тоям.
Минем башка җырчылар белән эшләү тәҗрибәм бар. Ярты ел чамасы ИлСаф абый төркемендә эшләп алган идем. Ул да шундый яхшы күңелле кеше. Аның белән бик матур концертлар куеп йөрдек.
Хәзерге заманда яшьләргә сәхнәгә күтәрелергә авыр. Бу – сезне куркытмадымы? Күпме сәләтле яшьләр, хәтта профессиональ музыкаль белеме булган яшьләр, конкуренциягә түзә алмый.
Бөтен нәрсә теләктән тора. Ә минем сәхнәгә менү теләгем шулхәтле көчле иде. Бернәрсәгә карамастан, максатыма ирешергә тырыштым. Бүгенге көндә дә җырлар яздырам, концертларда, чараларда чыгышлар ясыйм. Ничек тә күренергә, халыкны җырларым белән таныштырырга тырышам. Шушы көннәрдә тагын яңа җыр яздыру нияте белән йөрим. Кайбер җырларымның көйләрен үзем дә иҗат итәм.
Фото: © Гөлназ Муллахмәтованың шәхси архивыннан
Кайбер яшьләр сәнгать юлын, танылу өчен, ниндидер чараларда җырлаудан башлыйлар. Банкетларда чыгышлар ясауга мөнәсәбәтегез нинди?
Мин элек үзем дә банкетларда катнашып йөри идем. Дөресен әйткәндә, җырчы буларак карьерамны шулай башлап җибәрдем дә инде. Хәзер инде банкетларга бик чыккан юк. Барганда очракта да, Салават абый белән бик дәрәҗәле бәйрәмнәрдә генә бэк-вокалда чыгышлар ясыйбыз.
Студент вакытымда Нияз абый Җәләлов белән эшләп алдым. Аның белән эшләү исә гастрольләр, сәхнәдә җырлау буенча беренче тәҗрибә булды.
Банкетлар мәсәләсендә ниндидер рамкалар бармы сезнең өчен? Мәсәлән, гел ирләр генә булган компаниягә җырларга чакырсалар, барыр идегезме?
Нинди банкет булуына карап инде. Хәләл банкет булса, бәлки, барыр да идем. Ә болай начар банкетларда катнашканым юк, катнашасым да килми.
«Мондый язмыш Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән сынау булгандыр»
Нинди җырлар башкарырга яратасыз?
Мин мәхәббәт, туганнар, туган нигез турында җырларга яратам. Концертларда әтием турында җырлыйм. Аны әтиемә рәхмәт йөзеннән яздырган идем. Чөнки без – әти белән генә үскән балалар. Әти белән әни без кечкенә чакта аерылышканнар.
Язмышыгыз да җиңелләрдән булмаган икән, Гөлназ. Бүгенге көндә әниегез белән элемтәгез бармы соң?
Без әни белән дә аралашып торабыз, әмма безне әти үстерде. Без әтигә бик якын булдык. Сәнгать юлыннан китүебезгә дә әтиебез, аның да җырлаганын күреп үсү тәэсир иткәндер.
Җырчы булабыз дип йөрүебезгә әти башта каршы килгән иде. Ул сеңлем белән минем табибә булуыбызны теләде, үзеннән ерак җибәрәсе килмәде. Шулай да, җырларга яратуыбызны күреп, үзебез теләгән һөнәр иясе булу мөмкинлеген бирде. Әтигә моның өчен дә бик рәхмәтлемен.
Авыр тема булса да, тагын әниегез турында сорыйм. Безнең җәмгыятьтә ир белән хатын аерылышкан очракта, балалар күбрәк әни янында кала. Сезне әти белән калдыру әниегезнең теләге булдымы, әллә инде сез үзегез әти ягын сайладыгызмы?
Әти ягын сайларга, без ул вакытта бик кечкенә идек әле. Әниләр миңа – 3, сеңлемә нибары 2 яшь булганда аерылышканнар, кемне катырак яратканыбызны аңларлык яшьтә булмаганбыз.
Әниегез сезнең янәшәдә булу өчен көрәшкәнме?
Әнинең дә безне үзендә калдырасы килгән. Алар арасында нәрсә генә булып бетмәгән… Судлар һәм башкалар… Судта әти җиңеп чыккан, аның танышлары, элемтәләре дә булган инде… Шулай итеп, безгә әти тәрбиясендә үсәргә туры килде.
Хәзер әниегез белән мөнәсәбәтләрегез нинди?
Әни белән аралашабыз, әмма безнең арада әни белән бала арасында була торган җылылык юк.
Әни ул һәр бала өчен иң якын кеше булырга тиеш. Безнең очракта безгә әтиебез әни дә, әти дә булды. Шуңа да карамастан, әнисез балачагым өчен әнигә бер тамчы да үпкәм юк. Рәнҗү ислам дине буенча бик зур гөнаһ санала. Мин аңа безне тапканы өчен рәхмәтле. Мондый язмыш Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән сынау булгандыр. Әгәр әни белән калган булсак, безнең тормышыбыз бүтән борылыш алыр иде. Без җырчы булып китмәгән булыр идек, дип уйлыйм. Алай гына да түгел, мин, хәтта, үземнең җырлый беләмме, юкмы икәнлегемне дә белмәс идем. Ә әти безне бу юнәлештә үстерү өчен бик күп көч куйды.
Фото: © Гөлназ Муллахмәтованың шәхси архивыннан
Балачакта әниегез белән еш очраша идегезме?
Әни белән очрашкалый идек, әмма бик сирәк. Әти белән әни начар мөнәсәбәтләрдә калдылар, әти безне аңа якын китермәскә тырышты. Безне тәрбияләргә нәнәй булышты.
Сезгә иртә олыгаерга да туры килгәндер.
Сеңлем белән бөтен өйдәге эшләрне үзебез эшли идек инде. «3 яшьтән дөбер-шатыр идән юа торган идегез», – дип искә ала туганнар. Савыт-сабалар юа, әтигә ярдәм итәргә тырыша идек. Барысына да өйрәнеп үстек.
Әнисез үсүегез өчен әтиегезгә дә үпкәгез юкмы?
Без сеңлем белән әтигә дә, әнигә дә үпкәләмибез. Яшермим, балачакта бик авыр булды. Мәктәптә ата-аналар җыелышларына – барысының да әниләре, ә безнең әти килә…. «Бөтенесенең әнисе бар, ә безнеке юк», – дип елый торган идек… Үсә төшкәч, бу хисләр артта калды. Гел әти белән үскәч, әтине бик яраттык. Әтидән калмыйча, бөтен җиргә ияреп йөри торган идек.
Ә менә еллар узган саен, әни белән мөнәсәбәтләребез ерагая барды. Ул безгә туган кеше кебек кенә булып калды. Хәзер дә аңа якыная алмыйбыз. Кечкенәдән күңелгә салынган әйбер инде бу, аның белән үсмәгәнгәдер, әнигә карата мәхәббәт хисе бездә бик аз. Әмма моны үпкәләү дип аңларга кирәк түгел. Әни белән аралашып торабыз, ул миңа шалтырата, хәлләремне белешеп тора.
Әнинең инде хәзер башка гаиләсе бар, ә безнең – үзебезнең гаиләбез.
Әтиегез башка өйләнмәдеме?
Юк, өйләнергә тырышып караса да, килеп чыкмады, үзен безгә багышлады. Менә шулай, тормышыбыз җиңелләрдән булмады. Әмма мин боларның барысын да үзем өчен бер дәрес итеп кабул иттем.
Үз гаиләгез бәхетле була күрсен, Гөлназ. Иң яхшы әни булырга язсын сезгә.
«Хатын-кыз беренче урынга гаиләсен куярга тиеш»
Шәхси тормышыгыз турында сөйләшик әле. Сез кияүдә түгелме?
Бу – минем иң яраткан соравым (көлә). Минем тормышымда эш, карьера ягыннан барысы да яхшы, искиткеч дип тә әйтер идем. Ә менә шәхси тормыш мәсьәләсе әлегә авыррак. Кияүдә түгелмен, егетем дә юк.
Авыр дип үк әйтмәгез инде, сез бит әле яшь, матур.
Барыбер кияүгә чыгасы, үз кешемне табасым килә инде. Көтеп, сабырсызланып йөрергә ярамый, әлбәттә. «Кайчан бирәсең инде миңа тиң ярымны, Аллаһы Тәгаләм», – дип йөрсәң, бирми дә бирми инде ул. Миңа калса, бу – могҗизалы рәвештә, кисәк кенә килеп чыга торган әйбер. Баштарак аеруча нык борчыла идем. Ничек кияүгә чыгармын икән, гомумән, чыгармынмы, мине берәрсе кияүгә алырмы икән, дип йөри торган идем. Хәзер күбрәк үзем, эшем турында уйлыйм. Ходай язган парым килеп чыгар әле.
Менә хәзерге моментта килеп чыкса, эшне һәм гаиләне берьюлы алып бару мөмкинлегегез бармы?
Нинди кеше очравына карап инде, Гөлназ. Иремнең минем сәхнәгә чыгуымны, гастрольләрдә йөрүемне теләмәве бар. Ә бәлки, иҗади тормышыма бик уңай караучы кеше булыр ул.
Элегрәк мин башка төрле фикердә идем. Берәр егет очрап: «Менә вокал укытасың, чараларда катнашасың һәм гаиләне карыйсың. Әмма гастрольләргә чыкмыйсың», – дип әйтсә, һичшиксез каршы төшкән булыр идем. Карьера минем өчен алгы планда иде. Ә хәзер, яшь барган саен, хатын-кыз беренче урынга гаиләсен куярга тиеш, дип уйлый башладым. Ирем каршы булса, мин гастрольләрдән баш тартырга әзер.
Салават Фәтхетдинов концертларына аерым бер контингент, дәрәҗәле кешеләр йөри. Араларында яшьләр дә күп. Сезгә дә очрашырга тәкъдим итүче, игътибар күрсәтүчеләр буладыр?
Әлбәттә, концертлар вакытында бик күп яңа кешеләр белән аралашасың. Яңа танышулар инде болар безнең өчен. Уйлап карасаң, нинди генә җырчылар килми Салават абый концертына. Беренче елларда шундый танылган шәхесләрне якыннан күрү миңа бөтенләй «вау» эффекты бирә иде. Хәзер өйрәндем инде.
Ә игътибар күрсәтүләргә килгәндә, белмим инде. Мин үзем дә егетләрне артык якын китермим бугай. Социаль челтәрләрдә язып, номерымны эзләүчеләр булгалады. «Үзегез табыгыз», – дип кенә әйттем. Мин үзем дә «неприступная». Аннан «миңа беркем карамый, мине беркем кияүгә алмас, ахры» дип борчылып йөрим (көлә). Бераз ачыграк булырга, үзгәрергә кирәктер.
Сезнең сөйгән ярыгыз нинди кеше булырга тиеш?
Әлбәттә инде, итагатьле, яхшы күңелле кеше булырга тиеш. Минем өчен аның ышанычлы булуы, мине аңлый, ишетә белүе, үземне хөрмәт итүе мөһим.
Ул бай булырга тиешме?
Ничек әйтергә икән. Нәрсәсе дә булса булырга тиештер инде аның. Һәрхәлдә, очрашуга автобуста килергә тиеш түгел инде (көлә). Ир-егетләр – алар табигатьләре буенча «добытчик»лар. Шуңа үсешкә омтылучан, инде ниндидер нәтиҗәләргә ирешкән кешене очратасы килә.
Читтән килгән яшь кыз өчен Казандә яшәү кыйммәт түгелме?
Әйтүемчә, кечкенә чагымнан Казанга тартылдым. Әйе, бәяләр арта тора. Әмма шул ук Мәскәү белән чагыштырганда (сеңлем шунда булгач, Мәскәүдә дә еш булырга туры килә), Казанда миңа бик уңайлы.
Фатир арендалап торасызмы?
Әйе, әлегә дус кызым белән яшим. Үз фатирымны булдыру теләгем бар. Моның өчен күбрәк эшләргә кирәк. Һәр нәрсәнең үз вакыты, ашыгырга ярамый.
«Салават белән 1 ел эшләү – 5 елга тиң» дигән шаян сүз бар артистлар арасында. Концертлар сезонында үзегезне ничек тонуста тотасыз?
Мин наушниктан матур музыка тыңлап, җәяү йөрергә яратам. Шундый җәяү йөрүләр миңа көч, энергия бирә. Үзем генә рәхәтләнеп йөреп кайтам, планнар корам, тынычланам. Җәяү йөрү дә – шул ук спорт инде ул, җиңел атлетика кебек дип әйттимме. Шулай ук спортзалга йөри башладым, фитнес белән шөгыльләнәм.
Арып китеп, депрессиягә бирелгән чаклар буламы?
Әлбәттә була. Безнең эшебез дә стресслар белән бәйле бит. Эмоциональ яктан арып китүләр булгалап тора, тик мин аларны кешегә күрсәтмәскә тырышам. Вокал укыту да мине бик тынычландыра.
Сольно җырлау турында уйланганыгыз бармы?
Андый уйлануларым бар. Әмма аңа хәтле репертуар тупларга, моңа ныклап әзерләнергә, тәҗрибәмне арттырырга кирәк. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, булыр.
Уңышлар теләп калам сезгә, Гөлназ!