«Ничек түзәр балакайларым»: аш-су остасы Рәмзия Вәлиева гаиләсендә зур кайгы
Язмыш җилләре аш-су блогеры Рәмзия Вәлиеваның гаиләсен сынап та карый. Аның гаиләсендә кабат зур кайгы. Блогерның кияве, кызының ире махсус хәрби операциядә һәлак булган. Аның 2 баласы калды.
«Отпускыга кайтасың дип көттек бит. Ничек түзәр балакайларым?» – дип яза блогер һәм кияве катнашындагы видеолар белән уртаклаша.
Рәмзия Вәлиеваның 2023 елда улы вафат булды, 2024 елда кызы авыр операция кичерде һәм озак вакытлы тернәкләнү узды. Инде 2025 елда кабат ачы кайгы: кызы – тол, оныклары әтисез калды.
Рәмзия Вәлиеваның гаиләсенә килгән зур кайгыларын уртаклашабыз. Аларга күркәм сабырлык телибез!
Рәмзия ханым операциягә кадәр кызының авыр хәлдә булуы турында язган иде.
Әле улым вафатыннан соң күз яшьләрем дә кибәргә өлгермәде, хәзер кызыма сынау килде. Бу операция кызымны түзә алмаслык авыртудан коткарсын иде. Нейрохирург әйтүенчә, бу авыру стенага сикертә. Кызым оныкларым хакына исән-сау котылсын. Балагызның күз яшьләрен күрергә язмасын.
Хәлләр турында сорыйсыз. Күренмисең, дисез… Сезгә күренер кыяфәтем юк. 1 айлап йоклаган юк, нык арылды. Кызымның хәлләренә килгәндә: операция әйбәт узды, әлегә хәле юк. Хирург имплантны күрсәтте, ничек тора, нинди формада булуын. Бик куркып торган идек, бар да яхшы узды. Аллаһка шөкер. Нейрохирург аягына бастырып карады, азрак утырып тора, ятып тора.
Ике баласы калды, 7 һәм 12 яшь. Йокламыйча сорадым. Ни сорасам, шуны бирә идең бит, Аллаһым. Йокламыйча сорадым бит, ишетмәдең бит. Улым бит, балакаем. Мәңгегә ташлап киттең бит, балам минем. Йөрәгемне алып китәсең үзең белән. Улым, соңгы тапкыр озата киттем бит, бәгырь кисәгем. Соңгы тапкыр кочаклап барам бит. Мәңгелек ярам булдың бит, балакаем, – дип өзгәләнеп сөйләгән иде ана.
Аш-су остасы Рәмзия Вәлиева кызын «стенага сикертә» торган авырудан дәвалауларын сөйләде
Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева кызы турында: «Тиз арада операция кирәк»
Аш-су остасы Рәмзия Вәлиева оныкларының хәрби операциядән әтиләрен көтүен әрнеп сөйләде
Блогер Рәмзия Вәлиеваның улы вафат булган: «Ике баласы калды, кызы беренче сыйныфка бара»