Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Мәктәпләрдә дини киемнәрне тыю турындагы проектны Дәүләт Думасыннан кире алдылар

0

Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясе әгъзасы) мәгариф оешмаларында дини кием киюне тыю турындагы закон проектын кире алды. Дума Рәисе Вячеслав Володинга исемләнгән мөрәҗәгать Дәүләт Думасы электрон базасында урнаштырылган. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Элегрәк Даванков Дәүләт Думасына төбәк хакимиятләре һәм мәгариф учреждениеләренең җәмәгать урыннарында, мәктәпләрдә дини киемнәрне тыю хокукы турындагы закон проектын керткән иде. Проектның аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, ул төбәк хакимиятләренә «җәмәгать урыннарында тулысынча яки өлешчә йөзен яшерә торган дини һәм башка кием киюне тыю турында» карарлар кабул итү вәкаләтләрен бирергә тиеш иде.

«Россия Федерациясендә Мәгариф турында»гы законның 38нче маддәсе нигезендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар укучыларның киеменә карата таләпләр һәм аны кию кагыйдәләрен билгеләргә хокуклы. Тиешле локаль норматив акт белем алучылар советы, ата-аналар советы, шулай ук әлеге оешма хезмәткәрләренең һәм анда укучыларның вәкиллекле органы фикерен исәпкә алып кабул ителә.

Даванков проектында маддәне мәгариф оешмаларында дини кием, дини атрибутлар һәм дини символика белән кием киюне тыю хокукы турындагы норма белән тулыландырырга тәкъдим ителгән иде.

Владислав Даванков әлеге проектны Дәүләт Думасына 28 майда тәкъдим иткән иде. Ул җәмәгатьчелектә аңлашылмаучанлыклар һәм шау-шу кузгатырга өлгерде. Чечнядан Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов: «Әгәр Даванков һәм тагын кемдер традицион дини кыйммәтләрне һәм йолаларны аңламый икән, без аңа да, башкаларга да, аңлашылырлык итеп аңлатырбыз», – дип янаган иде.

  • Чечен депутаты хиҗабны тыярга теләгән Даванковка җавабын әйтте



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Монпелье (ATP). 2-й круг. Рублев сыграет с Юбэнксом, Бублик – с Кепфером, Оже-Альяссим – с Казо






Суд отправил в СИЗО директора «Роснано» Касенкову

Сотрудницу «Роснано» отправили в СИЗО по делу о злоупотреблении полномочиями

Ученые признали январь в Москве температурным рекордсменом

Мать, муж, дети и... Наследников Анастасии Заворотнюк станет больше