Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан Язучылар берлегенең «эчке кухнясын» халыкка фаш итү кирәкме?

0

Исегезгә төшерим: «Интертат» сайтында язучылар берлегендә әдәби премияләрне бүлү, Тукай премиясенә намзәтләр билгеләүгә багышланган утырышлардан язмалар чыкты.

  • Язучылар Тукай премиясенә 7 әдипне тәкъдим итә: «Берәү дә юк дисәк, нишләрсең?»
  • Язучылар премия бүлә: «Фәлән хөрмәтенә кул күтәрүне сорыйм. Төгән хөрмәтенә дә күтәрегез»
  • Язучылар намзәт сайлый: Рәдиф Сәгъди Тукай премиясенә бара язып калды, ала язып калды...

Бу мәкаләләр укучыларыбызны битараф калдырмады. Берәүләр Рузилә апаны язучыларның барлык сүзләрен сүзмә-сүз язып чыгуын ошатмаган. Икенче берәүләр, кайчан әле олпат язучы әфәнде вә ханымнарның бу кадәр әсәр аша яки әдәби-мәдәни очрашулардан тыш ничек сөйләшүләрен беләр идек, дип рәхмәт укый. Язучыларны вакланудан гаепләүчеләр бар. «Премияне шушылай бүләләрмени аны?» – дип аптыраган галимә ханым. Ә кемдер гаепне журналистка аударып калдырмакчы. «Монда иң беренче проблема – чын профессиональ журналистиканың юкка чыгуы. Рузилә язган нәрсә – ул журналист язмасы түгел, ә җыелыш беркетмәсе. Сүзен-сүзгә кем нәрсә әйткән-әйтмәгәнен язу – бу бит инде сәркәтип эше. Икенче юлы кертмәсләр дә инде үзеңне»,– дип, шактый кыю сүзле хезмәттәшебезне бераз «куркытырга» да тели. Бу җәһәттән, сораштыру үткәреп алырга булдык. Халык әйтсә – хак әйтә, диләр бит!

«Язучылар берлегендәге премия бүлү вакытында сөйләшүләрне язып чыккач, моны шоу дип атадылар, тәнкыйть итүчеләр булды, язучыларның эчке кухнясын күрсәтергә ярамый, диләр. Сез ничек уйлыйсыз моны күрсәтү дөресме?» дигән сорау белән төрле буын вәкилләре булган язучыларга, журналистларга, артистларга, җәмәгать эшлекләренә һәм китапханәчеләргә шалтыраттым.

Кемнәр язучыларның «эчке кухнясын» күрсәтү яклы?

ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе иясе Рифат Сәлах:

Әлбәттә, «эчке кухнябыз» күрсәтелергә тиеш, без бит ниндидер яшерен оешма түгел. Кайдадыр качып-посып эшләп ятучы оешма түгел бит, үзебез дә руслар әйтмешли – «публичный» кешеләр. Шуңа күрә нинди дә аралашу бара икән, аны халык та белсә, ярый. Язучылар – эмоциональ халык, бераз бәхәскә керешүләре дә ихтимал. Гомумән, алар – күңелле халык. Бу сәбәпле дә аларның сүзләрен, үз-үзләрен тотышларын уку кызык инде. Эмоциясез нинди шагыйрь булсын да, кайсы язучы бөтен әйберне йөрәге аша үткәрмәсен! Әгәр дә кемнеңдер үзенең сүзләрен матбугатка чыгарасы килмәсә, әйтмәсен аларны җыелышта. Ул бит яшерен түгел дә! Ипләп сөйләшсеннәр. Шыпырт кына берәр кафега килеп сөйләшеп утырмыйлар бит. Дәүләтебездәге күп кенә мәсьәләләр ачыктан-ачык рәвештә бара. Ачык дәүләттә яшибез. Бар кайбер ябык әйберләр дә. Премия бүлешүдәге фикер алышулар беркетмәләрдә дә урын ала. Мин, беләсезме, сүгенү сүзләре-фәлән «ычкынып» китсә – анысын язып чыгу яклы түгел. Ачыктан-ачык утырышларны тасвирлаган язмалар – берлекнең эшчәнлеген дә күрсәтә, менә дигән реклама да. Ә менә тәнәфес вакытында язучылар тәмәке көйрәтеп торганнарын язу – журналист үз күзләре белән күрмәсә, язмасын. Кешегә ялган ягу була бит ул. Яшерен рәвештә түгел, ачыктан-ачык тартып торсалар, язарга буладыр.

Мин Рузилә апа яклы. Ул да язмаса, безнең турыда кем яза инде?! Аңа кызык булмасак – кемгә кызыкбыз?..

Дизайнер, «Теория» студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов:

– 2001 елда университетка кергәч, укытучыбыз безне Язучылар берлегенең татар секциясе утырышына алып барды. 3 сәгать буе бар талашкан-сүгешкәннәре шул премияләр иде. Андагы ыгы-зыгыдан соң ике хис калды: беренчедән, татар язучылары тулган бүлмәгә җирәнү; икенчедән, татар язучылары өчен иң мөһим тема – Тукай премиясе. Ул хәзер дә һәркемгә күренә инде: татар язучысы интервьюсы булса, ул теге яки бу контекстта премияне искә ала. Димәк, ул аларның игътибар үзәгендә.

Сорауга килгәндә, минемчә, мондый сөйләшүне чыгару дөрес һәм файдалы. Үз акчаларын өләшмиләр, халык акчасын өләшәләр. Кухняларында утырмыйлар, рәсми совет утырышында утыралар. Трансляция да кирәк әле. Башка премияләр дә шулай булсын. Өстәвенә, бу конфликт ике як өчен дә отышлы. Кешеләр шундый-шундый язучыларны искә төшерде, гади кеше телендә сөйләшкәнен күрде, мәсьәләләрне хәл итү ысулларын күрде. Язучылар исә пиар алды. Тискәре пиар да уңайга була ала. Шулай ук, язучыларның башка темаларга караган очрашуларыннан репортажлар көтеп калам. Әйтик, «Китап бастыру планына кемне кертәбез?» дигән очрашудан. Бик кызыксынып укыр идем.

Илдар Әюпов бу уңайдан «мем» да ясаган.

Алып баручы Айваз Садыйров:

Билгеле булганча, язучының төп эшчәнлеге – теге яки бу вакыйганы сурәтләп, укучының игътибарын җәлеп итү. Һәм дә нәкъ шушы форманы язучыларның үзләренең эшчәнлеген карата куллануда ниндидер криминалны күрмим. Бәлки, хәзерге заман таләпләре белән караганда, бу – бик отышлы алымдыр. Әдәбиятка игътибар кимегән чорда, әдәбиятчылар сөйләшүен башкалар да күрүе, укуы һәм белүе яхшы! Бу – үзенә күрә бер символизм, аллюзиядер дә. Нинди дә булса этик нормалардан чыккан фикерләрне редакцияләп чыгаруны кулай саныйм.

«Мин ике яклы фикердә»

ТР халык артисты, берничә тапкыр мәртәбәле «Тантана» театраль премиясе лауреаты Рәфыйк Таһиров:

Премияләр бүлү, мактаулы исемнәргә тәкъдим ителүләр, әлбәттә, худсовет тарафыннан, берлекнең компетентлы шундый өлкән, ныклы фикерле язучыларыннан торган шәхесләрдән булсын иде. Ничек кенә булмасын, монда әшнәлек, якынлык булмыйча калмыйдыр. Кешелек һәрвакыт камиллеккә омтылырга тиеш. Ничәмә гасыр әдәбият, сәнгать, дин адәм баласын тәрбияләргә тели. Әдәп һәм әхлак турында югары кимәлдә әсәрләр языла. Ләкин кешелек куркаклыктан, хөсетлектән аерыла алмый. Аннары әдәбият, журналистика, дисәк тә, һәр стиль дә кемгәдер ошый, ә кемгәдер хуш килми.

«Эчке кухня» дигәннән. Бер яктан, демократик илдә яшибез. Төгәл генә җавап кына биреп тә булмый. Бәлки, кирәктер дә, бәлки – кирәкмидер дә. Шәхсән минем өчен кирәкми.

Әлбәттә, «сары пресса» өчен бу тема бик кызык. Язучылар арасыннан да дусларым бар, кайберәүләре белән аерым мөнәсәбәт.

«Язучыларның эчке кухнясын күрсәтергә кирәкми»

ТР Язучылар берлеге әгъзасы, журналист, радио алып баручысы Дания Нәгыйм:

Татарстан Язучылар берлегенең утырышлары турында язмалар чыга башлагач, мин гаҗәпләнгән идем. «Бу ни өчен кирәк икән?» дигән сорау туды. Андый җыелышларда бәхәсләр кубуы, төрле фикерләр яңгыравы табигый. Һәм аларны дөньяга чыгарып селкергә кирәкми, минемчә. Интернет тормышыбызга үтеп кергәнче, җырчыларны телевизор экраны аша, сәхнәдән һәм плакатларыннан гына күрә идек. Алар серле, бездән, ким дигәндә, бер башка югары тоела иде. Хәзер исә кайда ял иткәннәреннән алып, ни ашаганнарына, кем белән ызгышканнарына кадәр күз алдында. Инде язучыларның да дәрәҗәсен төшерүгә керештекме?

Бәлки, алайса, турыдан-туры трансляция гына ясаргадыр? Журналистларга да, мәкалә язып, күз нурларын түгәргә туры килмәс. Җырчыларны халык – җырлары, язучыларны – әсәрләре аша белергә тиеш. Калганы – «эчке кухня». Әдипләрнең дәрәҗәсен төшереп бетерсәк, халык кемгә таяныр соң? Нинди генә проблема туса да, кешеләр иң беренче «Язучылар ни әйтер? Ни язган?» дип уйлый, аларга өмет баглый бит.

ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре, Муса Җәлил премиясе иясе Булат Ибраһим:

Кызык язмалар. Рузиләнең язмаларын укып барам инде, союз белән күпчелек ул эшли. Ләкин анда ул башыннан азагына кадәр яңгыраганнарны бер текст итеп язмый. Шуңа күрә тәнкыйть тә була: болай булды микәнни, моны болай эшлиләрме, дип... Объектив язу булса – эшчәнлек белән танышу, материалны уку өчен дә әйбәт. Шулай да, «эчке кухня»ны бик яктыртмасалар да ярыйдыр! Фильтрация булырга тиеш. Беребез дә идеаль кешеләр түгел. Ә инде андый югарылыктагы язучыларның тәмәке көйрәтүен уку халыкка кирәк тә түгелдер. Һәр журналистның язу форматы, үз стиле бар. Рузилә Мөхәммәтованың исеме бар, һәм аңа болай итеп язу килешә. Ә башка журналист мондый ысул белән яза башласа, матур булмас иде. Рузиләнең бу язмаларын Рафис абый Корбан, Данил абый Салихов союзның рәисләре булганда да, идарәдә төрле җитәкчеләр булган вакытта да күреп, белеп тордык. Шуңа да килешә, өйрәнгәнбез. Иң мөһиме – союзның «эчке кухня»сын күрсәткәндә дә начар яктан фаш итү кирәкми.

«Татар китабы йорты» мөдире, җәмәгать эшлеклесе Айдар Шәйхин:

Без бит инде 1930 елларда яшәмибез... Совет чорындагы журналларда да әдәби процесслар җентекләп яктыртылып барган. Бәхәсләр дә, бер-берсен «батырырга» тырышулар да булган. Бөтенебез дә гайбәтне яратабыздыр инде. Шуңа күрә укуы да кызык! Безнең заманда татар язучысының статусы бик нык түбәнгә төшерелде. Моңа кайбер әдипләр үзләре дә гаепледер. Җәмгыятьтә язучыны кадерләп торырга тиешләр бит. Бер яктан, болай ачыклап бетерүнең ике ягы бардыр. Әлбәттә, Язучылар берлеге идарәсе эше ачыктан-ачык халыкка күренергә тиеш. Иманым камил, башка бер генә берлек тә, оешма да андый утырышларына журналистны кертеп, бар булганын да язып чыгарга ирек бирмәячәк. Мин, мәсәлән, ачык утырыш ясап, алай мәңге эшләмәячәкмен. Тулысынча ябык яки ачык процесслар да була бит. Шуннан соң утырышка журналист киләчәк икәнен, аның андагыны бөтен дөньяга язып чыгачакларын белгән хәлдә – идарәдәгеләр үзләрен ничек тота бит!.. Сүзне уйлап сөйләшәләрме... Җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту да бар бит. Мин, мәсәлән, бу мәсьәләдә ике яклы: мин булдырмас та, яздырмас та һәм, журналист булсам, язмас та идем. Премияләргә кандидатларны караганда да, алар белән халыкны таныштыру да зыян итмәс иде. Кечкенә премияләрне бүлгәндә дә андый ачыклык кирәк микән?! Ачыклык кирәк, әлбәттә, ләкин монда сөйләшү һәм анализлау күбрәк күз уңында булса, хәерлерәк. Әдәби премияләргә кандидатларны сайлаганда да ачык тавыш бирү яхшы булачак.

«Халыкка язучыларның нидер бүлешүе кызык түгел»

Апас районының Карамасар авылы китапханәчесе Альбина Бәширова:

Мин бу турыда уйлаганым гына юк, кинәттән генә җавап та бирә алмыймдыр. «Интертат»та чыккан язмаларны укып барырга тырышам. Әле яңартылган китапханә һәм клубыбыз ачылышка әзерләнә. Шуңа күрә дә, мин бик хәбәрдар да түгелмендер. Дөресен әйткәндә, халык премияләргә чыгарылган күп номинантларны белми дә. Гади халыкка премия бүлешүгә багышланган утырышларда булган конфликтлар, фикер алышулар да кызык түгел. Кызыксынмыйлар. Халык исеменнән фикер йөртәм – чөнки, авыл китапханәчесемен. Язучылар да – җир кешеләре инде, «фамильярность» та күп тормышта. Язучыларның ниндидер сүзләрен журналист язып чыкмаса да, бүгенге көндә һәрберебез – бераз журналист. Гади халык укыган китаплар авторларының диапазоны бик тар. Гомумән бездә, шул Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиевалар әсәрләрен укыйлар күбрәк. Гади яшәеш турында аңлаешлы итеп язылганнарын күп укыйлар. Язучылар берлегенә кермәгән иҗатчылар да бихисап. Аларның интернетта иҗатларын күреп калалар да килеп сорыйлар. Мәсәлән, «ВКонтакте»да берәр каләм тибрәткән кеше, һәвәскәр язучы иҗаты тупланган китабын сораулары ихтимал китапханәдән. Авыл халкы өчен югары даирәдәгеләрнең нидер бүлешеп ятуларын уку кызык түгел. Була бит менә, бөтенләй халык арасында танылмаган җырчыга «атказанган» исемен тагалар. Халык менә шул очракта чын күңелдән гаҗәпләнә.

***

Менә шундыйрак сораштыру килеп чыкты, иптәшләр! Әлбәттә, фикерләр төрле: кемгәдер ул утырыштан чыккан мәгълүматлар кызык, кемгәдер – юк... Тик, сөйләшү барышында, һәркемнең бу мәсьәләгә карашы, күзаллавы бар икәне беленде. Гаҗәп күренеш тә түгел инде, башка бернинди берлек утырышында да мондый җанлы, эмоцияләргә һәм бәхәсләргә бай аралашулар юктыр да сымак... Ә инде Язучылар союзы утырышларыннан кечкенә пьесаны хәтерләткән Рузилә апа Мөхәммәтованың мондый язмалары булмый башласа инде, кояш көнчыгышка баер да, көнбатыштан чыгар идедер ул! Хәзер инде аның үзенә сүз бирик:

Дөресен әйткәндә, башта, үземнең дөрес эшләвемә ышанып эшләсәм дә, тәнкыйть ишетелә башлагач, бераз югалып, уйланып калдым. «Шоу», «реалити-шоу» дигән фикерләр дә ишеттем, тагын да ямьсезрәк чагыштыруларны да. Аклану булып яңгырармы икән: язганым – бары тик изге теләктән – татар әдәбиятын таныту ниятеннән эшләнгән эш. Утырыш аудиоязмасы ниндидер юллар белән алынмаган, язучылар белән бергә залда идем, соңыннан алар белән бергә чәй эчтем, алар барысы да минем язасымны белделәр. Мин язганда да, хәзер кабат укып чыккач та начарлык күрмим.

Ркаил Зәйдуллага ачыклыгы өчен бик рәхмәтле, аңа хөрмәтем зур.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле: минем текстларны стенограмма яки протокол дип кабул итәсе түгел, алар буенча, барысы да устав һәм нигезләмә буенча дөрес эшләнгәнме, дип нәтиҗәләр чыгарырга ярамый, ул язмалар – иҗат, журналистика. Укучыга мондый язмалар кирәкмәсә, язмаска да була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублев обыграл Басилашвили и вышел в полуфинал турнира ATP в Монпелье






Прокуратура Москвы: в Строгине пьяный мужчина ночью разбил 20 машин

Акцию по безопасности на ж/д станциях провели в 40 округах Подмосковья

Казанский ТЮЗ показал спектакль «Просто жить» о жизни после участия в СВО

Мать, муж, дети и... Наследников Анастасии Заворотнюк станет больше