«TATARBOY»: «Бер дуэтыбыздан соң, Раниска Арчада чыгыш ясарга рөхсәт итми башладылар»
«TATARBOY» тәхәллүсе астында иҗат итүче Вәгыйзов Айдар Азат улы 2000 елның 25 декабрендә Минзәлә шәһәрендә туа. Минзәлә гимназиясендә 11 сыйныфны тәмамлагач, Казан медицина көллиятенә теш технигы һөнәренә укырга керә. Бүгенге көндә Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә теш врачының ярдәмчесе, ә Минзәлә шәһәрендә теш технигы булып эшли. Әтисе Азат үзенең стоматология кабинетында ортопед-хирург, ә әнисе Эльвира стоматолог-терапевт. Айдардан бары тик 15 минутка зуррак булган бертуганы Айнур Чаллыда заводта эшли.
Айдар, җырлау сәләтеңне кем сизеп алды?
Җырлау сәләтемне кемдер сизеп алды дип әйтә алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне җырлый беләм дип уйламый да идем. Берара шундый яшьләрчә «максимализм» булып алды, минем яшьтәшләремнән ничек булса да аерыласым килде. Безнең шәһәрдә җырлый торган малайлар булмагач, мин җырлап карарга булдым. Шуннан китте инде.
Гаиләңдә җырчылар бармы?
Безнең бабаебыз гармунда үзе уйнап җырлый иде. Нинди генә мәҗлескә барсак та, аны җырлатмый калдырмыйлар иде. Мине әле бабаема охшаган диючеләр дә шактый.
Әти-әниең иҗат белән шөгыльләнүеңә ничек карый?
Дөресен әйткәндә, белмим дә. Кайвакыт кына, иҗатым белән кызыксынып, сораулар биреп куялар.Тик алай миңа көч биреп торалар, димәс идем, чөнки безнең гаилә ул медицина өлкәсе белән тыгыз бәйле. Җырлауга мин бар күңелемне бирәм, тик минем өчен ул – барыбер хобби гына.
Беренче җырлаган җырларың нинди иде соң?
Бу – инглиз телендәге җырлар иде. Инглиз телен белмәсәм дә, төрле клиплар карап, андагы кебек кабатларга тырыша идем.
Тәхәллүсең үзеңә туры килеп тора, нигә аны сайларга булдың?
Мин җырлый гына башлаганда, блогер «Татар Малай» (Ринат Галиәхмәтов) бик популяр иде, шуңа минем дә аныкына охшаш тәхәллүс аласым килде. Озак уйламыйча, инглиз теленә генә тәрҗемә иттем дә «Татар Бой» булдым.
Җырлый башларга барыбер кемнәндер илһам алгансыңдыр бит?
Мине Хәбиб Шәрипов үзенең кыяфәте, җырларын тамашачыга җиткерүе белән «эләктереп алды». Мин ул вакытта башкалардан аерылу өчен берәр формат эзли башлаган идем. Безнең шәһәрдә блогер булып килә торган кешеләр күп иде инде, мисал өчен, Платон Горохов, аның турында ишеткәнең бардыр, ул вайннар төшерә иде. Ә мин ул чакта юашрак, олячанрак идем, шуңа вайннар төшермәдем, теләгем дә юк иде моны эшләргә. Шуннан каверлар төшерергә булды. Иң беренче кавер төшергән җырым – Фирдүс Тямаевның «Гомер үтә» иде. Бу – очраклы килеп чыкты, бер абзый туган көнендә гитарага җыр җырларга сорады, мин җырладым, ә бер апа моны видеога төшереп торган.Әзер видеоны «Ютуб»ка керттем, караулар саны әллә ни күп булмады. Бу видеоны ничек «танытыйм» дип уйладым-уйладым да, Фирдүс Тямаевның барлык булган төркемнәренә шушы видеоны җибәрә башладым, аннары җырчының рәсми төркеме бу видеоны үзенә алып куйды, тыңлаучыларга ошады. Һәм мин, бу эшне дәвам итәргә, тагын җырларга кирәк, дигән фикергә килдем.
Менә бит ничек шәп булган! Ә Хәбиб Шәрипов белән сез танышлармы?
Шәхсән таныш түгел, тик алда «элемтә» бар иде. Элегрәк мин тиз арада аудитория җыя башлагач, ул миннән үзенең җырларына пиар ясарга, каверлар төшерергә сорый иде. Кайбер рус җырларын мин хәтта татар теленә дә тәрҗемә итеп җырлаган идем. Аннары соң ул «үсеп» китте, хәзер алай аралашкан юк.
Ә беренче тапкыр зур сәхнәгә кайчан һәм нинди җыр белән чыктың?
Минемчә, зур сәхнәне форумнар бирә. Минем күп танышларым «Мин татарча сөйләшәм»дә катнашып зур сәхнәгә чыктылар. Мин җырлый гына башлаганда, бу фестиваль бик зур масштаблы иде, Бауман урамында үтә иде. Берничә мең кеше алдындагы беренче чыгышым нәкъ шушы «Мин татарча сөйләшәм»дә булды. Ә иң беренче «локаль» чыгышым дискотека форумда 16 яшемдә Римма Никитина белән «Деспасито» җырының татарчага тәрҗемәсе һәм «Якын кеше» җыры белән булды. Бу дискотекада шулай ук Альберт Нурминский һәм Илдус Садыков та чыгыш ясады, ә ул вакытта бит Нурминскийның иң популяр чагы иде, шуңа дискотекага кеше дә күп килгән иде.
Синең музыкаль белемең бармы?
Әйе, мин музыка мәктәбен бетердем. Мине әти-әнием 4 сыйныфта бертуганым Айнур белән баянда уйнарга өйрәнергә бирделәр, минем барасым килмәде, тик, Айнурдан калмыйсың, диделәр дә… Шунда сирәк-мирәк вокалга да йөри башладым, соңрак гитарада уйнарга өйрәндем.
Җырлаудан тыш кызыксынуларың бармы?
Волейбол уйнарга яратам. Мин Республика балалар клиник хастаханәсендә эшлим һәм ел саен медицина хезмәткәрләре арасында үтә торган спартакиадада катнашам.
Медицина өлкәсендә эшләү авыр бит, иҗат итәргә дә вакытың каламы?
Беләсеңме, иҗат – ул импульсив процесс. Син 3 ай берни дә эшләмәскә, ә аннары көтмәгәндә кискен генә 2 җыр язарга мөмкинсең. Әле хәзер мин кечкенә генә студия булдыра башладым, шуңа җырлар яздыру җиңелрәк булачак.
Медицина өлкәсенә кереп киткәнеңә үкенгәнең булмадымы?
Юк, үкенгәнем булмады кебек инде.Тик алдарак «Бу миңа кирәк микән?!» дип уйлана идем. Медицина көллиятендә укыганда 2нче курста документларны алып китәргә җыенган чакларым булды, тик миңа шалтыратып, «яхшылап уйла» дигәч, мин кире уйладым. Хәзер медицина хезмәткәрләренә дәүләт ягыннан ярдәм күбрәк бит. Шуңа барысы да яхшы, миңа ошый.
Студия булдырам, дидең, анда башка җырчыларга да заказга җырлар яздырырга уйламыйсыңмы?
Юк, бу – үзем өчен генә булачак. Чөнки минем өчен иҗат – акча эшләүдә түгел, ә бары тик үземнең психологик халәтемне яхшыртуда.
Җырларың күпме? Барысын да үзең язасыңмы?
12 җырым бар, барысын да үзем язам. Арада иң популяры – ул 2020дә чыккан «Яралана», 2 ел элек бу җырның статистикасын җибәргәндә, миллионнан артык тыңлау җыелган иде, хәзер тагын да арткандыр.
Нигә син башкарган җырларның күбесе моңсу?
Әйе шул, җырларымның 90%ы – моңсу җырлар. Мине тулысынча характерлый торган сүз ул «sad boy» (моңсу малай). Миңа мондый җырлар җырларга ошый, күңелгә рәхәт булып китә. Күп кеше, синең тавышың нәкъ шундый җырлар җырлау килешә, ди.
Җырларың синең күңел халәтеңә туры китереп языламы?
Әйе, аеруча моңсу җырларым 10-11 сыйныфта беренче җитди мөнәсәбәтләр, эмоциональ борчылулар булганда язылды. Әле хәзер дә кайбер җырларның өзекләрен табып, ахырына кадәр эшләп бетереп чыгарам. Мисал өчен, «Сау бул» җыры шундыйлардан.
Син хәзер Ранис Гарипов һәм Искан белән бик дус, дип беләм.Танышуыгыз ничек булды?
Ранис белән – әйе, Искан белән бик алай дус түгел инде. Ранис белән Нурминский аркылы таныштык. Ул Альберттан күп ярдәм сорый башлады. Ә мин бу вакытта, үземә җырлардан коллаборация ясарга, яшь, үзенчәлекле тавышлы кеше эзли идем. Раниска яздым да, 2 атнадан Казанда күрештек, таныштык, аннары бергә дуэтлар да яздырдык. Бер дуэтыбыздан соң, Раниска Арчада чыгыш ясарга рөхсәт итми башладылар. (Сүз «Имиләр» җыры турында бара.)
Фото: © Айдар Вагизов Ранис Гарипов белән
Бу җырга тыңлаучыларның реакциясе нинди булды соң?
Бүгенге көндә әнием минем ул җырны Ранис белән икәү җырлаганымны беләме-юкмы – билгесез. Тик инстаграмда Ранисның бу җырга керткән рилсын күргәч, әнинең, «әстәгъфирулла» дип, бу видеоны тизрәк уздырганы истә калган. Дөресен генә әйткәндә, бу җырны мин дә җырлаганны күбесе белми иде. Хәзер аны үземнең «карточка»га керткәч кенә белә башладылар.
Кызык икән! Ә Искан белән нигә алай аралашмыйсыз?
Без аралашабыз, тик алдагы кебек якын мөнәсәбәтләрдә түгел. Киләчәктә уртак проектларыбыз булмый дип, төгәл әйтә алам.
«Ранис белән җырлап җиңгәч, мине бу фестивальгә алмый башладылар»
«Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә синең Ранис Гарипов белән чыгыш ясаганыңны беләм. Үзең генә җырлаганың бармы?
Әйе,үземнең генә җырлаганым бар, бу 2017 елларда булды.Ул вакытта әле минем үземнең язган җырларым юк иде, татарча каверларны гына башкара идем. Мин әле бу фестивальдә 2 тапкыр җиңдем, рәхәт чаклар иде инде, ул вакытта Казанга килүгә мине шунда ук танып алалар иде.
Ни өчен соңгы елларда бу фестивальдә күренмисең?
Ранис белән җырлап җиңгәч, мине бу фестивальгә алмый башладылар, чөнки «Мин татарча сөйләшәм» белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан иде. Беренче елларның шартлары буенча, җиңүчегә альбомының язмасын бүләк итәргә тиешләр иде, тик бу бүләк миңа эләкмәде. Ул вакытта әле җитәкчеләр алышына торган вакыт иде, бәлки, бу шуның белән бәйле булгандыр.
«Мин татарча сөйләшәм»нән Алия, Ранистан кала тагын кемнәр белән аралашасың?
Беләсеңме, анда аларның үзләренчә «ябык тусовка», калганнар белән мин алай сөйләшеп китә алмадым да. Ә болай миңа катнашучылар арасыннан бик актив булган Илгиз Шәйхразиев, шулай ук «Gauga» ошый.
Бу фестивальдә тагын катнашасың киләме соң?
Чакырсалар гына. Болай үзем сорап, ялынып йөрмәячәкмен.
Ә «ДәртФест»ка чакырганнары бармы?
Әйе, Чаллыга чакырганнар иде, билгеле сәбәпләр аркасында бармадым.
«Бәлки, киләчәктә өйләнешеп тә куербыз, Алла боерса»
Яшь җырчы АлияНур белән 1 ел очрашып йөрисез, ничек таныштыгыз?
Мин популяр булган чакларда, ул миңа интернетта яза иде. Тик мин аның белән аралашуны алай җитди кабул итмәдем дә. Ә соңрак, ул да төрле видеолар кертә башлагач, аңа игътибар иттем. Шуннан танышып киттек тә, 3 ел элек бергә видео төшерергә булдык. Дуслаштык, Алия Казанга күчкәч, тагын да якынайдык. Бәлки, киләчәктә өйләнешеп тә куербыз, Алла боерса.
«Бәлки» генәмени? (көләм)
Монысы сер булып калсын әле.
Алия интервьюда, чама белән 2 елдан соң өйләнешәбез, дигән иде.
Аның даталары төгәл түгел, карарбыз әле (көлә).
Алия сиңа кайсы ягы белән ошады?
Алия башкалар кебек түгел. Кыюрак, аның бар нәрсәгә дә үз карашлары бар, ул барлык башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерә. Гомумән, миңа аның белән бик җиңел, аңа кадәр күпме кызлар булды, тик Алия белән булган рәхәтлекне берсе белән дә чагыштырып булмый. Һәм Алиянең күзләре бик матур!
Алия белән үзара татарча сөйләшәсезме?
Әйе, Алия русча сөйли башласа, мин аңа ачуланып та куям әле. Миңа әти дә: «Айдар, матур итеп татарча сөйләшә торган кыз табасың, балаларың да татарча сөйләшәчәк», – диде.
«Дөресен генә әйткәндә, ниндидер лейблда эшлисем дә килми»
АлияНур – «Yummy Musik» лейблында, син дә анда кергәнме?
Мин анда юк. Мине 2017 елда бер үк вакытта «REAL Records» һәм «Yummy Musik» үзләренә чакырдылар. Мин, ике дә уйламый, беренчесен сайладым. 3 ай буе, килеп, анда җырлар эшләдем, тик бу лейблдан Нурминский һәм Вильдан киттеләр дә, ул ябылды. Мин бу лейблга килгәндә, без килешү төзедек, ләкин бу – беркая да кәгазь вариантта язылмаган иде. Ахыр чиктә, алар барысын да үзгәртеп бетерделәр, ә миңа бу ошамады, өстәвенә, ул вакытта мин бик кызу канлы кеше идем, түзмәдем – тоттым да киттем аннан. Бу хәлдән соң «Yummy Musik» лейблыннан тәкъдимнәр килгәне булмады, ләкин алар барыбер минем социаль челтәремә язылган һәм мине карап баралар. Дөресен генә әйткәндә, ниндидер лейблда эшлисем дә килми, чөнки алар бит барыбер ниндидер шартлар куялар. Миңа калса, үзең генә барысын да аңлап эшләү яхшырак.
Үзеңнең җырларыңа клиплар төшерергә уйлаган юкмы?
Минем бик яхшы Самат Сөләймәнов исемле дустым бар. Ул күбебезгә – Раниска да, Исканга да, Алиягә дә, миңа да рилслар төшерә. Бик тырыш, ярдәмчел егет, теләсә кайчан вакыт табып килә. Ул мине һаман «әйдә, төшерик инде клип» дип кыстап тора инде, тик мин моның мәгънәсен күрмим. Минемчә, татар җырлары клип форматында тыңлаучыларга бик «керми», рилс форматы исә – киресенчә.
Синең Ранис белән башкарган бер рус җырың бар, тагын бу телдә җырларга исәп бармы?
Хәзерге вакытта мин татар һәм рус телендәге җырлардан «коллаба» ясау өстендә эшлим. Башта шулай эшләп карыйм, бәлки, аннары тулысынча русчага күчәрбез.
Татар эстрадасы җырчыларын тыңлыйсыңмы?
Әйе, татар җырларына мәхәббәт уятучы ул – Элвин Грей, аны яратып тыңлыйм.Шулай ук Марат Яруллинны, аның белән бер кызык хәл дә булган иде әле – ул элегрәк вакытта миңа үзенең демо көйләрен җибәрә иде, миннән текст көтә иде. Җибәргәләдем, тик аңа ошаганы булмады. Алияне, Ранисны, Миләшне тыңлыйм. Ә Искәндәрнең саунд-дизайндагы җырлары гына ошый. Алар инде Айдар тарафыннан булдырыла. Айдар – ул бүгенге яшь җырчыларның продюсеры.
Ә синең Айдар белән эшләп карыйсың киләме?
Айдар белән эшләү планда бар инде, тик аның янына эләгү бик авыр, аның вакыты бик тыгыз. Мин дә, 2 шәһәрдә яшәгәч, аның вакытына туры килә алмыйм. Әлегә мин әзер «бит»лар алам һәм барысын да үзем яздырам. Әле тагын Илнур исемле егет бар, аның белән дә, Алла боерса, берничә проект эшләрбез дип уйлыйм.
2 шәһәрдә эшлим, дисең, берсе – Казанда, ә берсе кайда?
Казандагы клиникада мин махсус төзелгән график буенча теш врачының ассистенты булып эшлим. Ә Минзәләдә исә мин – теш технигы. Мин 2 шәһәрдә эшләвемә ияләштем инде, Алиягә генә авыррак, мине юксына.
Фото: © «Татар-информ» Рамил Гали
Сине чыгышлар ясарга еш чакыралармы?
Чакыралар, тик минем хәзер алай бик йөрисем дә килми. Миңа бер тапкыр «үзеңә дөрес бәя бирә белергә кирәк» дигәннәр иде.Чынлап та җырчы булам дигән кешеләр, кая гына чакырсалар да, аз бәягә дә барырга тырышалар. Ә мин үземнең чыгышларыма бер бәя куйдым, аңардан әзрәкне тәкъдим итсәләр, мин ризалашмыйм.
Җырлау – хобби гына, дисең, димәк, «сольный» концертлар кую турында уйлаганың да юк?
«Сольный» концертлар кую турында уйламыйм шул, тик берәр нинди татарча «солянка»ларда чыгыш ясау мөмкинлеге булса – мин риза.
Халык арасында йөргән «җырчы булу – җитди шөгыль түгел, бигрәк тә ир-атларга» дигән фикер белән килешәсеңме?
Минемчә, җырчы булу – ул физик яктан да, психологик яктан да авыр эш. Күпләр бераз эшләп карагач бирешәләр, минем үзем белән дә шулай булды. Хәзер генә мин ничек эшләргә кирәк икәнен аңладым һәм яңадан моның белән шөгыльләнә башладым.
2025 елда ничә җыр чыгарырга уйлыйсың?
Мин «ай саен җырлар чыгарырга» дигән максат куйдым, тик менә гыйнварда гына яңа җырны өлгертеп булмас ахры.
Алия белән кайчан дуэт яздырасыз?
Без бер-беребезнең иҗатына кермәскә сөйләштек һәм бу мәсьәләне читкә алып куйдык. Кем белә,бәлки, киләчәктә дуэт та булып куяр.
Фанаткаларың күпме соң? Алия аларга ничек карый?
Бардыр инде. Гадәттә, миңа «о, мин сине 2017-2018 елларда тыңлый идем» дип язалар. Хәзер бит минем аккаунтта Алия белән фотолар бар, шуңа бик алай «ябырылмыйлар». Алия алардан көнләми.
Әңгәмә өчен рәхмәт, Айдар! Уңышлар сиңа!
Айдар Вагизов турында кызыклы фактлар:
- Мәктәптә Айдардан зуррак кызлар аңа «Американ бой» дип дәшә торган булганнар.
- 9 сыйныфта укыганда гитарада уйнарга өйрәнә башлый, 2 айдан бу шөгыльне ташлый, сәбәбе – өйрәнгәндә бармаклары каты авырту. Тик, бармаклары төзәлеп беткәч, өйрәнүне дәвам итә.
- Балыкка йөрергә, җиләк-җимеш җыярга яратмый.