Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Африка егете «Туган тел»не яттан сөйләргә өйрәнә

0

Илсөя Бәдретдинова төркемендә биюче булып эшләүче Африка егете Гбато Поль Джонатан тамашачыларны татарча сөйләшеп шаккаттыра. Егет «ИБ» төркеменә яңа сезонда гына кушылды, хәзер ул актив рәвештә татарча өйрәнә.

  • Татар сәхнәсенә чишенеп биергә яратучы егет килә

«Туган тел»нең беренче куплетының ике юлын инде ятлады, алда әле тагын өйрәнәчәк», – ди Илсөя Бәдретдинова концертта «Джо» турында.

Җырчы аны татарча сөйләшергә өйрәтә, татар шигырьләрен ятлата, ә концерт вакытында «имтихан» үткәреп ала.

Бу егет белән максат куйдык, көненә 5 сүз булса да татарча өйрәнәбез. Казанда май аенда узачак өстәмә концертларга «И туган тел, и матур тел»не өйрәнергә кирәк, дип сөйләштек, болай булмый! Ул инде һәркөнне бер җөмләсен кабатлап йөри. Сез аны күрсәгез, шундый тырыша, көне буе, читкә китеп, чыш-пыш килеп, шунда үзенә-үзе сөйләшеп йөри, – дип сөйли Илсөя Бәдретдинова.

Моңа кадәр Илсөя Бәдретдинова төркемендә Конгодан кайткан Оливер Маккенди да эшләгән иде. Ул шулай ук татарча иркен сөйләшә һәм җырлый. Җырчы үзе дә төркемендә төрле милләт вәкилләре эшләвен һәм аларның төрле диндә булуын еш сөйли.

«Интертат»ка әңгәмәдә ул: «Без юлда барганда сәгатьләр буе диннәр, гореф-гадәтләр турында сөйләшәбез. Алар мине үзләренең телләренә өйрәтәләр. Ул минем өчен дә файдалы, мин аларны татар теленә өйрәтәм. Алар минем белән татар телендә сөйләшергә тиешләр! Бу – безнең канун! Телисеңме, теләмисеңме, син бүген татар милләтенә эшлисең икән, татар-башкорт милләтенә, дип атыйм мин. Син безне аңларга һәм, әз генә булса да, хөрмәт йөзеннән, сөйләшергә тиешсең. Аллаһка шөкер, алар моны кабул итә», – дип уртаклашкан иде.

  • Илсөя Бәдретдинова: «Акырып елаган, депрессиягә киткән чакларым була»



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Курникова

Анну Курникову заметили в Майами в инвалидном кресле






Mash: владелец крупного наркошопа разбился, выпав из окна 17-го этажа в Москве

РФС избрал новый состав Исполнительного комитета. В него вошли Гинер, Ротенберг и еще 22 человека

Ликсутов: в индустриальном парке «Руднево» построили общественно-делового центр

Три человека погибли и один пострадал в ДТП с тремя авто в Амурской области