Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Бер баламны югалткач, тагын да куркам»: Рәмзия Вәлиеваның кызының хәле начарланган

0

Аш-су остасы, блогер Рәмзия Вәлиева тормыш иптәше, кызы һәм 2 оныгы белән Казанда шәхси йортта яши. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә якыннарын сыйларга дип пешергән ризыкларның рецептлары һәм тормышындагы вакыйгалар белән уртаклашып бара.

Шушы көннәрдә ул язылучылары белән зур кайгысын уртаклашты. Кызының ире махсус хәрби операциядә иде. «Менә ялга кайта» дип көткәндә, аның һәлак булуы турында хәбәр килгән.

  • «Ничек түзәр балакайларым»: аш-су остасы Рәмзия Вәлиева гаиләсендә зур кайгы

«Кайгы килде. Ничек түзәр инде балакайларым», – дип яза ул кияве катнашындагы видеоларны куеп.

Кайгылы хәбәрдән соң, кызының хәле начарланган. Аның кан басымы 210га кадәр күтәрелгән, «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Инде бер баласын югалткан ананың газизе өчен йөрәге бәргәләнә (2013 елда улы хастаханәдә вафат булды, аның вафатында ул табибларны гаепли) кызын үзе 12нче хастаханәгә алып килгән. Ана кеше аннан кайткач кабат табиб чакырткан.

«Әни кеше, бер баласын югалтканнан соң, үзенең калган гомерен бирергә әзер. Тагын соңга калырмын дип курыкканымны үзем генә беләм», – дип яза ана кеше.

Рәмзия ханым кызының операция кичерүен, аңа кадәр авыр хәлдә булуы турында язган иде.

– Әле улым вафатыннан соң күз яшьләрем дә кибәргә өлгермәде, хәзер кызыма сынау килде. Бу операция кызымны түзә алмаслык авыртудан коткарсын иде. Нейрохирург әйтүенчә, бу авыру стенага сикертә. Кызым оныкларым хакына исән-сау котылсын. Балагызның күз яшьләрен күрергә язмасын.

Хәлләр турында сорыйсыз. Күренмисең, дисез… Сезгә күренер кыяфәтем юк. 1 айлап йоклаган юк, нык арылды. Кызымның хәлләренә килгәндә: операция әйбәт узды, әлегә хәле юк. Хирург имплантны күрсәтте, ничек тора, нинди формада булуын. Бик куркып торган идек, бар да яхшы узды. Аллаһка шөкер. Нейрохирург аягына бастырып карады, азрак утырып тора, ятып тора.

Ике баласы калды, 7 һәм 12 яшь. Йокламыйча сорадым. Ни сорасам, шуны бирә идең бит, Аллаһым. Йокламыйча сорадым бит, ишетмәдең бит. Улым бит, балакаем. Мәңгегә ташлап киттең бит, балам минем. Йөрәгемне алып китәсең үзең белән. Улым, соңгы тапкыр озата киттем бит, бәгырь кисәгем. Соңгы тапкыр кочаклап барам бит. Мәңгелек ярам булдың бит, балакаем, – дип өзгәләнеп сөйләгән иде ана.

  • Аш-су остасы Рәмзия Вәлиева кызын «стенага сикертә» торган авырудан дәвалауларын сөйләде
  • Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева кызы турында: «Тиз арада операция кирәк»
  • Аш-су остасы Рәмзия Вәлиева оныкларының хәрби операциядән әтиләрен көтүен әрнеп сөйләде
  • Блогер Рәмзия Вәлиеваның улы вафат булган: «Ике баласы калды, кызы беренче сыйныфка бара»



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Блинкова победила Соррибес-Тормо и вышла во второй круг турнира WTA в Клуж-Напоке






Хинштейн назначил Артема Демидова врио зампреда курского правительства

«Ветераны России» просят объявить Канье Уэста персоной нон грата

Пожар в здании бывшего электрозавода в Москве полностью ликвидирован

Врач Резник рассказала, как рекордно высокое давление влияет на здоровье людей